Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл» да – «Силослы Кыр көне». Аларның эш тәҗрибәсен күрше төбәкләрдән килеп өйрәнделәр

Күптән түгел «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе базасында үзенчәлекле регионара семинар-тәҗрибә уртаклашу үткәрелде.

«Силослы Кыр көне» дип аталган бу чараны кукуруз җитештерү буенча махсуслашкан «Пионер» фирмасы оештырды. Күләмле чарада Татарстан районнарыннан тыш Башкортстаннан, Киров, Самара, Саратовтан килгән белгечләр һәм вәкилләр катнашты. Һәм бу хуҗалыкта әлеге фирма белән бергә алып барылган уртак тәҗрибә белән танышты. Төркемнәргә бүленеп, басуда кукурузның тәҗрибә участокларында булдылар, күпсанлы сорауларга җаваплар алдылар.

«Кызыл юл» хуҗалыгы бу фирма белән 3 ел хезмәттәшлек итә, фәнни тикшеренүләр алып барыла, технологияләр, аерым сортлар сынала. Күрсәтерлек эшләре, уртаклашыр тәҗрибәләре дә бар инде. Килгән кунакларны хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин үзләренең өч еллык эшчәнлекләре белән таныштырды. Узган ел биредә кукурузның һәр гектарынан 114 центнер уңыш җыеп алынган. Бу – республикада иң зур күрсәткеч. «Пионер» оешмасының Идел-Урал төбәге җитәкчесе Михаил Кокотов хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга, баш агроном Рәис Сафиуллин һәм баш инженер Ринат Нәбиевларга Мактау таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Семинарда катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Әгәр без сөт җитештерүне ныклап арттырга  ниятлибез икән, алдынгы технологиягә таянып, ныклы азык әзерләүдән башка бу максатыбызга берничек тә ирешә алмаячакбыз. Бу уңайдан кукурузны орлыкка җитештерүне һәм сыйфатлы силос әзерләүне үзебезгә төп бурычларның берсе итеп алырга тиешбез, – диде. – Районыбызда шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләүче «Кызыл юл», «Татарстан», Тимирязев исемендәге һәм «Алга» хуҗалыкларының эш практикасы шуны күрсәтә».

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү терлек азыгы хәзерләү «Кызыл юл» хуҗалыгы