Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе конкурс игълан итте

2014 ел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Ат елы дип игълан ителгән иде.

Бу республика авылларында, хуҗалыкларда ат асрауга игътибарны арттыру ниятеннән эшләнде. Әлеге изге нияткә безнең район җитәкчелеге дә кушылды. Нәтиҗәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе киләсе елның 15 гыйнварена кадәр конкурс игълан итте. Аның шартлары күптөрле, нәтиҗәләр дә төрле юнәлешләрдәге эшчәнлектән чыгып, баллар системасы буенча ясалачак. Әйтик, хуҗалыклар баш санын арттыру, колын алу, нәселле терлек асрау, чабышкылар булдыру, аларның торакларын яңарту һәм башка шундый пунктлар буенча көч сынашачак. Җиңүчеләр фәкать өчәү булып, беренче урын алучы хуҗалыкка 100 мең сум акчалата премия биреләчәк.
"Мондый ярышны Ат елында гына түгел, даими үткәрергә планлаштырабыз", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250