Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Санаулы көннәр эчендә...

6 август. «Активист» басуында комбайнчылар Ю. Андреев (ярдәмчесе Д. Иванов), В. Федоров (Р. Аниев), А. Максютов ( С. Дмитриев), В. Шубников (Ф. Федоров) бодай суктыра.

Бер комбайнның ара-тирә башакларны кисми китүе кәефне кыра, кыр эшләре барышын «каравыллап» торучы Валентин Максютов та әлеге җитешсезлеккә игътибар итмәгән, күрәсең. Тау-тау көшелләрнең бөртек -бөртек бөртекләрдән җыелганын онытмыйк, иптәшләр. Утырып калган өч-дүрт башактан гына да үзе бер зур уч төбе тула, югыйсә. Валентин абый Улисьял авылында үзе бригадир, үзе староста. Уракны да алып бара, әнә, янгын сүндерү машинасының двигателе какшаган, ватык, дип акланып тормый, «КамаЗ» машинасы белән су тулы цистерна алып килгән, рульдә - үзе. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлгән, комбайнчыларның журналлары үзләре белән, икътисадчылары хезмәт көннәрен, эш хакларын, сыйфат торышын язып бара. Шоферлар Р. Волков, Н. Шакаев, А. Колесников, А. Семенов бункерлар тулуга «очып» диярлек килеп җитә. А. Волковны, тоткарлык килеп чыкмасын өчен, өстәмә шофер итеп куйганнар. Җирләр эшкәртелгән, 250 гектар мәйданда көзге чәчүлек җире хәзерләп куйганнар. Хуҗалыкка печән өләшенгән, салам, ашлык бирү дәвам итә. Урып-җыюны кайчан төгәлләргә уйлыйсыз, дигәч, бер атна тирәсе булыр, дип озатып калдылар. Димәк, эшлисе дә, эшлисе әле биредә.
«Кама»лылар да бодай басуында. «Эстер» сортлы бодайның уңышы әйбәт, гектарыннан уртача 24 центнер чыга. 5 комбайн суктыра. Комбайнчылар Р. Галиәхмәтов (ярдәмчесе Р. Низамов), Х. Мөхәрләмов (улы Илсаф белән), М. Габдуллин (Р. Төхвәтуллин), Р.Хөсәенов (И. Җәмилов), Х. Низаметдинов (Р. Нуриев) намуслы хезмәт куя. «КамАЗ» машиналарында Р. Сабиров, Р. Гарифуллин, «ГАЗ-53» машинасында Р. Нуриев, Р. Әюпов, М. Валиев, Р. Зиннәтул-лин суктырылган ашлыкны өлгергәнлек белән амбарларга ташып тора. Тракторчы-механизаторлар Ш. Төхвәтуллин, Ф. Хәертдинов Әтнә һәм Сәрдек бригадасы басуларында җир эшкәртә, М. Гатиятуллин арыш чәчәр өчен җир хәзерләү белән мәшгуль. Ф. Заһретдинов, А. Галиул-лин шулай ук Әтнә басуында салам пресслый. Хуҗалыкларга 9ар рулон салам өләшәбез, ди баш агроном. Инде биредә күзгә күренгәне тәртип белән бара, дип китәргә җыенсак... күз комбайнчылар кулындагы журнал битенә төште. Бушлык... Монда инде артык сүзләр кирәк тә түгелдер, болай да аңлашыла... «Якты юл» җәмгыяте басуларын күреп, чын күңелдән куанып кайттык. Биредә бар да наять, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Җирләрне урактан соң ук җанга ятышлы итеп эшкәртеп баралар. 3 «Дон» комбайны аерым бер, 2 «Енисей» аерым бер басуда ура-суга. Янгын сүндерү машиналары урында. Баш агроном, икътисадчы комбайнчылар янында. 150 гектарда рапс чәчкәннәр, аны да урып куйганнар, орлыклары яхшы, уңышы әйбәт чыгачак. Кукурузлар да монда адәмнән биек! Комбайнчылар Р. Бариев (А. Фәйзрахманов), А. Шәйхетдинов (Р. Якупов), Г.Вафин (С.Габделхаков), Н.Закиров (И.Нигъмәтҗанов), И.Шиһабетдинов (улы Нуршат белән) аяз, матур көннең кадерен белүче фидакарьләр, журналлары тәртиптә, комбайнда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлгән, шоферлар җилдән җитез чаба, арбалары брезент белән ябулы. «Ике көнлек эш калып бара», ди җәмгыять рәисе Раиф Хәкимов урып-җыю хакында. Җир эшкәртү дә яхшы бара, механизатор саен бер басу билгеләнгән, эшнең сыйфаты, күләме өчен һәр тракторчы җаваплылык хисе тоеп эшли. Эшләре гөрләп баргач, сыйфат да яхшы булгач, җәмгыять рәисе бер горурлык хисе белән бөтен басуны диярлек күрсәтеп чыкты. Афәрин, якты юллылар! «Якты юл» җәмгыятен үрнәк итеп куясы килә, - ди комиссия әгъзалары. - Әгәр дә башка хуҗалыклар да район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кушканча эшне нәкъ менә биредәгечә оештырып алып барса, ничек яхшы буласы бит... »
Сыйфат комиссиясе өч җәмгыятькә дә хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә аеруча игътибарлы булуны таләп итте, җир эшкәртүләрне тизләтергә кирәклегенә басым ясады һәм дә уракны тиз көннәрдә төгәлләргә дигән бурыч куйды.
Рәсемдә: «Якты юл» җәмгыятенең амбар хуҗалыгында.
Сыйфат комиссиясе әгъзалары: комиссия рәисе Н.САБИРҖАНОВ, Р.ФӘХРЕТДИНОВ, Р.НУРИЕВ, З.ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250