Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сосна» чәчрәп алга чыкмаган, шактый тотрыклы хуҗалыкларның берсе (фото).

Фирдәвес Ситдыйковның бу әле беренче отчет җыелышы дисәк тә ялгыш булмастыр. Дөрес, 2013 елгы эшчәнлек буенча үткәргән иде инде. Әмма бу елда хуҗалык дилбегәсен әле 1 ноябрьдән генә кулына алган, аңа кадәр булган җитәкчелекнең эшенә төшенеп, эшли башлаган чаклары гына иде.

«Сосна» чәчрәп алга чыкмаган, шактый тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Узган ел да авыл эшчәннәренә хезмәт хакларын гына түгел, ай саен авансын да вакытында биреп барганнар. Айлык хезмәт хакы хуҗалыклар арасында уртачадан югары - 16,306 сум. Продукцияне күбрәк, сыйфатлырак җитештереп сатып, быел аны районның уртачасына тигезләүне максат иткәннәр.
Бу отчет җыелышында хуҗалык белгечләре үз тармакларындагы эшкә ясаган анализлардан да күренде. Җыелыш азагында ясаган чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин белгечләрнең отчетка яхшы әзерлеген искәртеп китте. Һәм аның хуҗалыкта эшләр әйбәт баруы өчен бердәм команда булуы, һәр белгечнең, һәр тармак җитәкчесенең килешеп, аңлашып эшләве кирәк дигән фикере белән залда утыручылар да килештеләр кебек.
Баш агроном Ифрат Сафиуллин игенчелектә инде шактый еллардан бирле күрелмәгән ашлык үстереп алуларын әйтеп, бу эштә зур хезмәт куйган тракторчы, комбайнчы һәм шоферларга зур рәхмәт белдерде. Комбайнчы Расил Зыятдинов, Тәлгать Зарипов, Илфат Закиров, Фәнис Шакиров, Раяз Габдрахманов - һәркайсы үз эшенең остасы. Узган ел бәрәңгене «Удача», «Невский» сортларын 25 гектарда иккәннәр. Вакытында тиешле тәрбия бирә алмадык, шуңа күрә уңышы да түбән булды, диде агроном. Быел бәрәңгегә дигән җирне көздән үк тирәнәйтеп эшкәрткәннәр, органика да керткәннәр, бүлбеләрне дә яңартырга булганнар, элита орлык кайтарабыз диделәр. Гектарын арттырып, быел 30 гектарда игәргә уйлыйлар. Әмма бүгенге таләпләрдән чыгып, бу мәйдан гына җитәрме икән.
Баш инженер Нияз Гыйбадуллинның чыгышын куәтләп, Фирдәвес Нәбиуллинның җыелыш азагында әйткән «машина-трактор паркы - ул хуҗалыкның йөрәге» дигән сүзен китерү урынлы булыр. Әйе, йөрәк туктаса, игенчелектә дә, терлекчелектә дә эш туктый. «Сосна»да паркны гел яңарту, көчәйтү турында кайгырталар. Узган ел ике данә «МТЗ-82» тракторы, бер «КЗС-7» комбайны, пресс агрегаты алганнар. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда ике бригада эшли. Кышын автомашиналарга эш булмагач, берсен шоферлардан туплаганнар. Аларның да гаиләләрен туйдырасы бар ич диләр. Инде тырма, культиваторлар, чәчкечләрне ремонтлап бетергәннәр. Тракторларны механизаторлар үзләренекен үзләре төзәтә. Двигательләрен дә шушында гына ремонтлыйлар. Монда аларга пенсиядәге механизатор Ринат Сафиуллинның тәҗрибәсе һәм булышлыгы ярдәм итә. Күп кенә кирәкле частьларны үзләрендәге токарьлык станогында ясыйлар. Читкә йөртеп артык чыгымнар чыгарасы юк. Шулай да запас частьларны, ягулык-майлау материалларын экономияләү буенча дәвамлы эшлисебез бар әле диләр.
Баш зоотехник Айдар Әхмәдуллин чыгышы кыска булса да, хуҗалыкта терлекчелекнең торышын шактый тулы чагылдырды. Сөтне 2013нче елдагыдан 100 тоннага күбрәк җитештергәннәр - барысы 3011 тонна. Соңгы 4-5 елда тәүге тапкыр бу. Әмма сатылганы канәгатьләнерлек түгел. Киләчәктә сөтчелектән тагын да күбрәк акча кертүгә ниятләнгән планнары бар. Узган ел савым сыерларының баш санын 20гә арттырганнар, хәзер 520 сыер асрыйлар.
Таналар бәйдә асралу, үгезләрне бетерү сәбәпле, узган ел көтүгә тана кертү начар булды, кысыр калдылар. Быел бу кимчелекне бетерергә мөмкинлекләр бар. Узган ел 200 башлык бер, 100әр башлык 2 торак мөгезле эре терлекләр асрау өчен үзгәртелгән. Хәзер таналарны аларда бәйләмичә асрыйлар. Быел тудыру бүлеге өчен дә бер абзарны үзгәртеп корырга уйлыйлар. Һәм иң мөһиме терлекләрнең үлемен киметү, сәламәт үстерү буенча нәтиҗәле эш оештырыла. 2013нче елда 81 бозау үлгән булса, узган ел 20 генә. Шулай да хуҗалык җитәкчесе җыелышта чыгыш ясаган баш ветеринария табибы Рәсим Гомәровны әле эшлисе эшләрегез күп дип кисәтеп куюны кирәк тапты.
Җыелыш шау-шусыз, матур үтте. Чөнки сөйләрлек, күрсәтерлек эшләре бар иде. Шул ук вакытта җитәкче һәм аның командасы җибәргән хаталарын, эштәге кимчелекләрен дә, 2015нче елга планнарын да конкрет күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250