Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыналыр чак җитте яки вакытның кыйммәте алтыннан артык

Район буенча быел барысы 36350 гектарда игеннәрне җыеп аласы бар. Аның иң зур өлешен арпа һәм арыш - 12397 һәм 8793 гектар тәшкил итә.

24нче июль көнне «Борнак» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында арыш ега башладылар. Басуга Борнакта механизатор Илнур Хәбибуллин «Е-303», Чутайда Рамил Җамалиев «Макдон» чапкычлары белән чыкты.
Ә инде 28 июльдә 13 хуҗалыкта арышны теземнәргә сала башладылар. «Игенче»дә 30 гектарда көзге бодай урылды.
29 июльгә кайсы хуҗалыкта ничә гектар арыш егылганы түбәндәге сводкада күренә.
Бөрбаш
180
Смәел
150
Игенче
124
Яңа тормыш
100
«Маяк», «Сорнай», «Труд», «Уңыш», «Активист», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда да арыш урагына чыктылар.
Быел игеннәрне урып-җыюда районда барысы 101 комбайн эшләячәк. Аларның 26сы «ДОН-1500», 35е «СК-5» маркалы.
«Татарстан»га әле районда булмаган яңа «Джондир» комбайны кайтты. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта «Тукано-430», «Сорнай»да «Акрос» һәм «Полесье КЗС-1218» маркалы егәрлекле комбайннар бар. Соңгысына «Бөрбаш», «Игенче» хуҗалыклары да ия. «Макдон» чапкычы «Бөрбаш», «Борнак», Тукай исемендәге хуҗалыклардан кала барысында да бар.
Быел уракта бер шартлы комбайнга уртача 446 гектар басу туры килә. Алар белән игеннәрне 32 көндә җыеп алу планлаштырыла.
Сводкадагы беренче сан - бер шартлы комбайнга туры килгән эш күләме, икенчесе - игеннәрне җыеп алу өчен планлаштырылган көннәр саны.
Кызыл юл
627
45
Сосна
589
42
Борнак
563
40
Сорнай
538
38
Активист
521
37
Иң кечкенә эш куләме - 235 һәм 375,382 гектар - «Алга», «Дуслык», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар комбайннарына туры килә.
Аларның бу мөмкинлекне ничек файдаланганнары - 17-27 көнгә сыеша алалар - урак беткәч күренер. Басуларның торышына караганда, уңыш әйбәт булырга тиеш.
Гектардан уртача 25 центнердан ким чыкмас диләр. Тик моның өчен урып-җыю вакытында эшнең сыйфатына зур игътибар бирергә, югалтуларны булдырмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250