Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак батырлары (25 июльгә)

«Татарстан» җәмгыяте механизаторы Райнур Бариев «ДОН» комбайнында 2000 центнерга якын ашлык суктырды. «Яңа тормыш»тан Рифкать Габделхаков шундый комбайн белән - 2189, Шамил Нигъмәтҗанов «Полесье» белән 1776 центнер ашлык җыеп алды. «Бөрбаш» җәмгыятеннән Зыятдин Шәйхетдинов «Полесье» комбайнында 2567 центнер, Камил Идрисов «Дон»да 1713 центнер ашлык суктырды. «Сорнай»да «Акрос-1500» комбайнында - 2626,...

«Татарстан» җәмгыяте механизаторы Райнур Бариев «ДОН» комбайнында 2000 центнерга якын ашлык суктырды.
«Яңа тормыш»тан Рифкать Габделхаков шундый комбайн белән - 2189, Шамил Нигъмәтҗанов «Полесье» белән 1776 центнер ашлык җыеп алды.
«Бөрбаш» җәмгыятеннән Зыятдин Шәйхетдинов «Полесье» комбайнында 2567 центнер, Камил Идрисов «Дон»да 1713 центнер ашлык суктырды.
«Сорнай»да «Акрос-1500» комбайнында - 2626, «Дон»да 2379 центнер ашлык суктырган Илдус Хафизов һәм Вәзыйх Яппаров алда баралар. Илдус быел Сабантуйда узган елгы эше өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән комбайнчы. «Игенче»дә уракның беренче көннәрен «Полесье» комбайны белән - 1188, «Дон»да 1053 центнер ашлык суктырган Аяз Әхмәтгалиев, Рәҗәп Фәткрахманов әйдәп бара. «Дуслык» җәмгыятендә «Полесье» комбайннарында 1294-1270 центнер ашлык суктырып алган Александр Перфилов белән Юрий Шерстов алдынгы.
«Дон» комбайннарында эшләүче Рәфыйк Галиев - 2300, Габдулла Гыйбадуллин 1610 центнер ашлык суктырып «Кызыл юл» хуҗалыгын алга әйдиләр.
«Маяк»та «Дон» комбайнында эшләүче Азат Хәбибуллин маяк. Ул уракка төшкәч, 1566 центнер ашлык җыеп алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250