Хезмәт

2017 елда ипиле булырбызмы

Балтач районы җирлегендә туфракныӊ сыйфатын искә алып, төрле ашламалар кулланмыйча югары уӊышка өметләнү ул зур ялгышу. Бу турыда барлык җитәкчеләр һәм белгечләр, икмәк игүчеләр, хәтта авыл хужалыгыннан ерактарак торучылар да яхшы аӊлыйлар.

мма аӊлау бер эш, ә уйлаганны тормышка ашыру бөтенләй башка шул. Район җитәкчелеге тарафыннан 2017 ел башына һәр хуҗалыкта тәэсир көче белән исәпләгәндә, чәчү җирләренеӊ һәр гектарына 40 килограмм ашлама тупланган булырга тиешлеге турында бурыч җиткерелгән иде.
Гомүмән, район буенча бу куелган бурыч үтәлде, барлыгы 3401 тонна аммиак суы, 105 тонна аммиак селитрасы һәм мочевина, 3113 тонна катлаулы ашлама тупланды. 9 хужалык үзенеӊ саклау урыннарына аммиак суын туплады, бу өлкәдә «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хужалыклар өлгерлек күрсәттеләр, аларда 560-530 тонна аммак суы бар. Районныӊ читендә урнашкан «Якты юл» күмәк хужалыгы да 202 тонна бу ашламаны тупларга мөмкинлек тапкан.
Аммиак селитрасы һәм мочевина ашламасы 4 хужалыкта гына бар, иӊ күбесе - 42 тонна Тимирязев исемендәге хужалыкта. Катнаш ашлама туплауда «Кызыл юл», «Алга», «Маяк», «Кама» хужалыклары нәтиҗәле эшләделәр, алар 291-235 тонна катлаулы ашламаны булдыру мөмкинлеген таптылар. Ничек кенә булмасын, әлегә язгы чәчү башланырга вакыт бар, димәк, минераль ашламаларны туплау да дәвам итә.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: