Хезмәт

250 тоннадан артты. Нәрсә ул?

Хөрмәтле авыл хужалыгы хезмәтчәннәре!

Реклама

Сезнеӊ фидакарь тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбызныӊ терлекчелек өкәсендә тагы бер матур сәхифә язылды. 2019 елныӊ 10 июнендә  беренче тапкыр районда сыерлардан тәүлек савым 250 тоннадан артты. Зур үрне яулауда  «Татарстан», «Дуслык», «Кызыл юл», «Игенче», «Смәел», Тимирязев исемендәге хужалык хезмәтчәннәре керткән өлеш саллы булды. Районыбызныӊ  калган хужалык сыер савучыларыныӊ да киеренке хезмәтен билгеләп узарга кирәк. Бу тармакта хезмәт куючы башка бик күпләрнеӊ дә өлеше зур бу җиӊүдә. Барлык сыер савучыларны, терлекчелек өлкәсендә эшләүче белгечләрне, механизаторларны, хужалык җитәкчеләрен зур казаныш белән тәбрик итәм, алда зур уӊышлар бихисап булсын, сәламәтлек һәм имин, тыныч тормыш телим!

Район  башлыгы Рамил Нотфуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: