Хезмәт

26 миллионлык мегафермада җырлап эшлиләр (фото)

Монысы безнең мегафермабыз, дип таныштырды «Бөрбаш» җәмгыятенең баш зоотехнигы Альберт Габдрахманов яңа торакка кергәндә. Чыннан да мактанып та, горурланып та әйтерлек шул әлеге мегафермалары.

Сабадан карап, өйрәнеп кайтып төзелә башлаган ферма күпмедер вакыт тик тора, аннары төзелеш эшләре яңадан дәвам ителә. Май аеннан биредә 380 баш сыер тәрбияләнә. Алар иртәнге бишенче яртыдан 9ларга кадәр чиратлап савыла. Әлеге эшнең берничә сәгатькә сузылуы савыла торган урыннарының 24 кенә булуына бәйле. Биредә сыерлар көнгә ике тапкыр савылып, алар абзарга чыгып киткәч, бөтен җир юыла. Мин килгән көнне әлеге эшләрне Эльмира Сабирҗанова белән Гөлнара Вильданова (рәсемдә) башкара иде. (Икенче сменада исә, Әкълимә Сәфәргалиева белән Гөлнара Сәләхетдинова эшли). Икесе дә әлеге хезмәттә озак еллар мактаулылар рәтендә йөриләр. Эшләре авыр булса да сиздермиләр, җырлап эшлиләр. Алар белән аралашканнан соң хәтта зоотехникка да сездә бөтенесе дә позитив кешеләр генә эшлиме ул, дигән идем, чыннан да шулай булды. «Бөрбаш» фермаларында эшләүче һәрбер хезмәткәр бик ачык булып чыкты. Эштән генә түгел, шартларыннан да, хезмәт хакларыннан да зарланмый алар. Һәрберсе үзенә йөкләнгән эшнең сыйфатыннан акча түләнәчәген белә, шуңа да тырыша.

Суыткыч, компрессор, аппаратларны төзекләндереп, аларга күз-колак булып торучы Сәлим Әхмәтҗановның төп эше бу түгел. Ул районда алдынгы механизатор, 30 еллык стажы булган комбайнчы да.

- Тормыш иптәшем Зәмирә дә биредә эшли, сыерлар сава, Ансар улым җәмгыятьтә икътисадчы, ә икенчесе әле укый, - дип чын күңелдән хатыны, балалары белән горурланып сөйләгән Сәлим абый соклану хисләре уятты миндә. Эш урыны ялт иткән, үзенә тиешле эшен җиренә җиткереп кенә түгел, арттырып та үтәүчеләр рәтеннән ул.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: