Хезмәт

Балтач районы

Авыл хуҗалыгы

«Алга»дан «Маяк»ка кадәр басу-кырлар аша

«Алга»дан «Маяк»ка кадәр басу-кырлар аша

«Алга», «Игенче», «Сорнай кырларын карап узганда бәрәңге турында телгә алучы да булмаган иде, «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге, «Татарстан» хуҗалыкларының өчесендә дә бәрәңге басуларында тукталыш ясалды.

Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә Шушма буенда 5 төрле сортын игәләр, торышына караганда уңышы шәп булыр. Салавычлыларныкын да казып карадылар, бүлбеләр күп яралган. Шулай да иң шәбе «Бөрбаш»та дип таптылар. «Гала» сортының инде тавык йомыркасы зурлыгында бәрәңгеләре бар. Әмма янәшәдәге люцерна басуын басып киткән ап-ак чәчәкле чүп үләне «Бөрбаш»лыларның абруен төшерә.
Ә менә орлык алу өчен үстерелә торган сап-сары чәчәкле рапс басуы «Татарстан»лыларныкын бер башка күтәрә. Тимирязев исемендәге хуҗалыкның басулары чүп үләннәрнең аз, чиста булуы белән күршеләре «Сорнай»лыларның борынына чиертә. Беренчесендә 4данә сиптергеч агрегат бар. Икесе даими гербицидлар сиптерүдә. Ә «Сорнай»да ул берәү дә юк, әллә нигә бер читтән алып торып кына чүп үләнне бетереп булмый шул.
Бу җәһәттән «Игенче»нең Карадуган ягы басулары да мактарлык түгел, чүпле. «Алга»да борчакның югары репродукцияле сорты әйбәт уңыш вәгъдә итсә, «Сорнай»ның ерак басуындагы борчагы хуҗаларның кулы җитмәгәнлеген сөйләп тора. «Яңа тормыш»ның «Лучезарный» сортлы борчагын, 111 гектарлы рапсын күргәч, болардан эшкә өйрәнсән була икән дисең.
«Маяк»та инде ду китереп берьеллык үләннәрне, солылы борчак катнашмасын чабалар, сенаж салалар, «К-700» тракторында «БДМ» агрегаты белән бушаган басуны артыннан ук эшкәртеп баралар. Бер комбайннары басу кырларын чабарга әзерләнә. Моны һәр хуҗалыкта башларга вакыт. Алайса, барысынын да басу кырларында ашлык түгел, чүп үлән күбрәк.
Текст после содержания указынный в настройках

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250