Хезмәт

Агымсуны... ат кичәр яки тәвәккәлләр генә тормышта юл ярып барырга сәләтле

Ул беркайчан зарланмый. Һәм беркайчан мактанмый да. Кайчан шалтыратсаң да: «Хәлләр ярыйсы, акрын гына, бер көйгә эшлибез», - ди. Эше гөрләп барганда да шулай булды, чарасыз калган чакларда да шулай җавап бирде. Чөнки холкы шундый.

Фәритне мин күптәннән беләм. Комсомол секретаре чагыннан. Үзе бүген унбиш ел җитәкләгән Тимирязев исемендәге хуҗалыкта ул чакта әле гап-гади бер инженер иде. Ул вакытта үк үзгә фикере, кинәт уятып җибәрә торган кискен сүзле булуы белән истә калган. Башкаларга каршы чыгып, ялгызы булса да, үз фикерендә кала иде.
Еллар үтеп, үсеш баскычларының төрлесен үтсә дә, холкы үзгәрмәде. «Агроснаб»та директор урынбасары булып, Тукай исемендәге хуҗалыкта рәис булып эшләгәндә дә һәм кабат Тимирязевка - бу юлы инде рәис булып кайткач та шул ук үзсүзле булып калды. Шул холкы аркасында кыйналган чаклары да булды, конфликтлы-чишеп булмастай проблемалар уртасында да калды. - Әмма, миңа калса, шул ук холкы аңа бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм дә итте шикелле.
«Эх, шушы холкы булмаса! Кем булыр иде икән ул?!» - ди аны якыннан белүчеләр. Ихластан әйтәләр. Аның кебек белемле, кызыксынучан җитәкчеләр, кызганычка, бу заманда бармак белән генә санарлык. Һәр яңалыкны ул башкалардан алда ишетә, сынап карый. - Откан, отылган чаклары да була, әмма бу гына аны туктата алмый.
2000 еллар башында Фәрит Гыйрфанов терлекчелектә Көнбатыш технологиясе үрнәкләрен кертү белән мавыкты. Әле республикада да бу турыда өч-дүрт еллап вакыт үткәч кенә Әлки районындагы иң зур яңалык итеп шау иттеләр.
Аңарчы инде Фәрит «Де-Ловаль»ләре белән «кыйналып», әмма инде үзенең хаклы булуын исбатлап та өлгергән иде. Сөт саварга өйрәтү өчен әллә ничә мәртәбә килеп киткән немец галимнәре өчен дә, күп чыгымнар тотып, сөтүткәргечләр сузган өчен шактый эләкте үзенә ул чакта. Нәтиҗәләр үзен аклады: бер ел эчендә хуҗалык сөт саву буенча районда унтугызынчы урыннан өченче урынга «сикерде». «Де-Ловаль»ләр дә тормыш таләбенә әйләнде.
Игенчелек тармагында да элиталы сортлар белән эшләү, орлыкчылык белән шөгыльләнүдә районда беренче «карлыгач» булды дип беләм. Куйган хез мәтләре эзсез дә калмады - 2004 елда «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Үҗәтләнеп, үзсүзләнеп, Рәсәй генофондына кертелгән, әмма беркемгә кирәкмәгән нәселле сарыкларны саклау өчен дистә еллар тартышуын әйтәсеңме тагын? Кызганыч, аның кебекләрнең дә өмете киселә икән. «Дуңгызны да, сарыкны да бетердек. Абзарларны үзгәртеп кору бара. Килидә бер абзарга бозаулар керттек, икенчесенә 200 баш сыер кертергә җыенабыз. Вак-төяк эше генә калды инде», - дип сөйли ул бүген.
Кайбер җитәкчеләр кабинетында сыңар газета-журнал күзеңә чалынмаса, Фәрит бүлмәсендә алар өем-өем. «Монысы укыганнары, болары әле укылмаган, болары кирәклеләре...», - дип төрле өемнәргә бүленгән булыр. Гомергә шулай булды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән журналлар алдырып укыды. Югары белемле авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге генә җитмәде, икътисадчылык буенча да икенче югары белемен алды. Юк, бу белем белән генә дә туктамады - читтән торып аспирантурага укырга керде, кандидатлык диссертациясе яклады. Тынгысыз җаны гел үзгәреш, яңалык таләп итә шул. Билгеле, аның кул астында эшләүчеләргә дә, аның белән идарә итүчеләргә дә җиңел түгел.
Хәер, күп еллар янәшә хуҗалыкларда бергә җитәкчелек иткән, киңәшләшеп-аңлашып эшләгән, бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин башкача фикердә: «Авыл дип җаны авырта торган, чын күңелдән, булсынга эшләүче җитәкче ул. Өч кенә ел рәис булып эшләсә дә, Тукай исемендәге хуҗалыкка ул чакта чын мәгънәсендә «икенче сулыш» өрде.
Аннан шактый каршылыклы, проблемалы Тимирязев исемендәге хуҗалыкта - ә район үзәгенә якын урында болар табигый хәл, менә унбиш ел инде уңышлы гына җитәкчелек итә. Районыбызда игенчелектә, терлекчелектә Фәрит Илгизович башлап практикага керткән яңалыкларны, үзгәрешләрне күрми, бәяләми калу мөмкин түгел. «Де-Ловаль»ләр дисеңме, элиталы сортлар үстерү-сату буенча башлангычларымы, мини катнаш азык заводы коруымы, селекция эше буенча яңа учет формаларымы...
Кыскасы, безне, аның белән бер чорда җитәкчелеккә килгәннәрне аз «котыртмады» ул. Рәис булып эшләгән чакта аның белән яңалыклар артыннан күп йөрелде, күп өйрәнелде. Бер сүз белән әйткәндә, чын заман җитәкчесе».

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: