Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җайлап тапсаң әмәлен, яхшы булыр гамәлең - 2

Без килгәндә «Кызыл юл»ның Чутай авылы ындыр табагында кара көз булуга карамастан, эш гөрли иде. Нинди эш инде бу вакытта дигән сорауга, анда хезмәт куючылар тыйнак кына, эш булганга без бик шат, эшең булса, ашың да була, дип җавап бирделәр.

Басу түрендә кукуруз сугып җай гына килүче «CLAAS TUCANO 570» комбайны күренде, төп комбайнчы – күпләргә таныш, районның иң оста комбайнчыларының берсе, һөнәри ярышларда җиңүче Рәфыйк Галиев. Аның янәшәсендә Айдар Гайфетдинов, ул да урып-җыюда үзенә тапшырылган «TUCANO 570» комбайны белән катнашкан, менә бүген бер булып, хезмәттәше белән бергәләп кукуруз сугалар. Айдар комбайнга утырганчы төрле техникаларда эшли, бәрәңге игү звеноводы да булган, анда да яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Бүген төп бурыч – ватылмыйча, кояшлы көннәрдә кукурузны алып бетерү, диләр алар.

Ул арада кукуруз басуына хуҗалыкның баш агрономы Рәис Сафиуллин килеп җитте. Баш агроном тәҗрибәле белгечләрнең берсе, 32 ел стажы бар. Эше дә мактаулы, хезмәте дә хөрмәткә лаек. Агымдагы елда 800 гектар кукурузның 200 гектары орлык өчен үстерелде, уңыш та яхшы, ди ул. Хуҗалык «КВС», «Пионер», «Лимагрейн» фирмалары вәкиллекләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Узган ел республикада кукуруздан иң зур уңыш алучы хуҗалыкларның берсе булып, төбәкара кукуруз җитештерүчеләрнең зур семинарының монда булуы да моны яхшы дәлилли. Гибридларның төрлесен сынап карыйлар, без барган басудагы «Лимагрейн» компаниясе тәкъдим иткән «Эмилегрес» гибридыннан 37-39 процент дымлылык белән һәр гектардан 92 центнер уңыш чыга иде. «Пионер» компаниясенең «7043» сортлы гибриды да һәр гектардан 85-87 центнер уңыш белән сөендергән. Үзебезнең сортларны да онытмыйбыз, ди баш агроном. Елның-елында кукурузның «РОСС-140» сортлысына өстенлек бирәләр, бу елда ул 100 гектар мәйданда игелгән, уңышы да сөендерерлек. – Шоферлар көне җитә, сез искә алган шоферлардан тыш, хуҗалыкта булдыклы егетләребез тагын бар әле, аларны да калдырмагыз, барысын газета аша бәйрәм белән котласагыз иде, – ди баш белгеч. «ГАЗ-53» машинасында йөрүче Дамир Йосыпов, «КамАЗ» машинасы шоферлары Ирек Гарипов, Ришат Гарипов, алар янында тәҗрибә туплый башлаган Зөлфәт Хафизовка һәм язмабызда алда искә алган, шулай ук район хуҗалыкларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев