Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алай диеп болай булмый, алабута чәчеп бодай булмый...

«Дуслык» күмәк хуҗалыгы игенчелек өлкәсендә заманча технологияләргә таянып эш итә

Урып-җыюны бердәм башлаган хуҗалыклар белән танышуны «Дуслык» күмәк хуҗалыгыннан башларга булдык. Телефоннан хуҗалык җитәкчесе Николай Колоколов белән сөйләшкәндә, әллә ни мактанырлык эш юк әле, бераз башладык кына әле, дип һәрвакыттагыча тыйнаклык күрсәтеп җавап бирде. Шулай да, борчак сугарга керешкәннәрен белешеп, дүшәмбе басуга юл алдык. 

Түнтәр-Субаш арасында урнашкан борчак басуында эш кайный. Хуҗалыкның дүрт комбайны теземнәргә салынган борчакны суктыралар. Баш агроном Сергей Чириков һәр комбайн артыннан, сукканнан соң борчакның калу-калмавын җентекләп тикшерә, ниндидер җитешсезлек булса, телефоннан комбайнчыларга тизлекне киметү буенча таләбен җиткерә. — Борчак суктыру өчен бик нәзберек культура, —ди ул. — Менә бер караганда суктырылган кузакта борчак юк шикелле, ә покос астында борчак күзгә ташлана. Димәк, бу очракта, мотовила покосны күтәргәндә борчакны югалтабыз. Борчакның «Ульяновец» сортының уңышы елның-елында тотрыклы, шуңа аны игәбез, явым-төшемнәр булмаса да, һәр гектардан 20 центнер уңыш көтәбез, — ди ул.

Комбайнчылар белән танышып йөргән арада басуга күмәк хуҗалык җитәкчесе Николай Колоколов үзе килеп җитте. Аның белән дә урып-җыю барышы, аның беренче нәтиҗәләре буенча фикерләшеп алдык.

— Елның бу аралыгы хуҗалык өчен начар булды, дип әйтергә тел әйләнми. Һава торышы безне елдагыча сынады, без моңа ияләндек инде. Яңгырларның аз булуы үзенең ролен уйнады, ашлыкның гомуми күләме бик артык булмас. Вакытында яңгыры булса, нинди уңыш булыр иде, фаразлый алмыйм, әмма хәзер үстерелгәнен түкми-чәчми җыеп алырга кирәк, — ди ул. — Терлек азыгы әзерләүне һаман әле алып барабыз, чөнки күрше Тукай исемендәге хуҗалыкны азык белән тәэмин итү, аның язмышы да безнең җаваплылыкта, ди җитәкче.

Урып-җыюга ике «КЗС-812» һәм бер «CLААS Tucano» һәм узган ел 21 миллион 400 мең сумга лизинг аша алган «CLAAS DOMINATOR» комбайннары чыккан. Комбайнчы Александр Перфилов үзенә ярдәмче итеп хуҗалыкның баш инженеры Рамил Гарифуллинның улы — Фиданны алган. Сергей Степанов уракка агроколледж студенты Артем Яковлев белән чыккан. "CLААS Tucano«да абыйлы-энеле Рафис һәм Расих Кашаповлар югары җитештерүчәнлек күрсәтәләр. Ә бер комбайнны студент егетләр «иярләгәннәр» — авыл хуҗалыгы академиясенең өченче курсын тәмамлаган булачак инженерлар Әнис Нәбиуллин һәм Илназ Йосыпов озак еллар эшләгән остазларыннан үрнәк алып, булсынга эшлиләр.

Остазлар дигәннән, бергәләп, районда да, «Дуслык» хуҗалыгында да иң өлкән комбайнчы Сәлим ага Вафинны искә алып уздык. Әле аның туктаганына өч кенә ел, 76 яшенә кадәр штурвал артында булды, диештеләр механизаторлар. Хуҗалыкның бригадиры, Сәлим аганың абыйсының улы Рамил Вафин яшь вакытларының хатирәләрен барлап алды. Бер Түнтәр ягында 30 комбайн иде, һәрберсендә тәҗрибәле механизаторлар. Шулар арасында беренчелекне бирмәс өчен бар көчен куйган Сәлим абый аерылып торды. Ул тамак ялгаганда, ярдәмчесе суктырды, бер минутка да комбайны туктап тормады. Басуда зур кызыл флаг кадаган комбайнны аныкы икәнен әллә кайдан таный идек, ди ул.

Хуҗалыкның комбайнчылары, механизатор-шоферлары шундый остазлар кул астында чыныгу алганнар, һәрберсе зур җаваплылык тоялар. Эх, яңгыр яуганчы бу басудагы борчакны суктырып алырга иде, ди Николай Колоколов борчылып. Икенче көнне иртән рәистән борчакны яңгырга кадәр тәмамлаулары турында ишеткәч, ничектер безгә дә рәхәт булып китте. Басуның ике башында «Макдон» белән «Кейс» ярыша-ярыша борчакны покосларга салалар. Борчакны егарга күршеләре — Субаштан булышырга килгәннәр икән. Агроном егет Рәдис Әхмәтшин икенче елын «Кейс» штурвал артына утырып, башкаларга үрнәк күрсәтә. Күп сөйләшми, һәр нәрсәгә җаваплы карый, төп белеме буенча инженер булгач, техниканы яхшы белә, менә дигән егет, дип тасвирлап уздылар аны.

Комбайнчыларга, механизаторларга урып-җыю чорында өстәмә кызыксындыру чаралары каралган, һәрберсенә җиткерелгән. Басуда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләргә карата хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан булган мөнәсәбәт тә сөендерә. Җитәкчеләр һәрчак безнең янда, алар-ның уңыш өчен янып-көеп йөрүләренә без дә шат, диләр механизаторлар. Хезмәтләренә карата хөрмәт күргәндә, мул хезмәт хакы өстенә кызыксындыру чаралары да булганда, сөенеп эшләрлек шул. Бу урып-җыю чорына гына кагылмый. Хуҗалыкның кайсы культура чәчелгән басуын карасаң да, бар җирдә пөхтәлек, вакытында һәртөрле кирәкле агротехник чара башкарылган. Игеннәре суктырылган басуда саламны рулонлап, җыеп, ташып баралар, артыннан инде трактор җир сөрергә керә.

Менә шулай, дус, тату гаилә булып бу хуҗалык хезмәтчәннәре уртак максатка ирешергә тырыш хезмәт куялар. Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев