Хезмәт

“Арбор”лыларга югары бәя бирелде (+фото)

Бүген “Арбор” җәмгыятендә техникаларга күзәтү үткәрү рейды узды

Районыбызда “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов җитәкчелегендә һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында техникаларга күзәтү үткәрү рейдлары башланып киттүе хакында хәбәр иткән идек. Бүген шуның чираттагысы “Арбор” җәмгыятендә узды. Барлык техника да күзәтүне уңышлы узып, механизаторлар мактау сүзләре ишеттеләр. Шулай ук һәрбер механизаторга әлеге уңайдан кызыксындыру чаралары да карлаган иде. Әлбәттә, техникалар төзек булу, алда көткән кыр эшләренә уңышлы кереп китәргә дә җирлек булып тора.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: