Хезмәт

Ашыккан... ашлыклы булган

Күп кенә хуҗалыклар әле дымлы, әле өлгермәгән, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә, кыскасы, юк сәбәпне бар итеп, игеннәрне җыеп алуга керешүне сузган вакытта «Игенче» хуҗалыгы механизаторлары форсатны кулдан ычкындырмыйлар.

8 комбайн бер булып, һәркөнне 120-130 гектарда игеннәрне суктыралар. 5нче августка ындыр табакларына 1380 тонна ашлык кайтардылар. Шуның 341 тоннасы көзге бодай.
Район сыйфат комиссиясе Карадуган авылы өстендә 100 гектарлы басудагы эш вакытына туры килеп, комбайнчыларның үз Вазыйфаларына намус белән караганнарын билгеләп үтте. Аларның көндәлек эшенә «5»ле балл системасы буенча бәя куела, шул бәягә карап аласы акчалары я арта, я кими. Мәктәптәге укучы балалар шикелле һәркайсы «бишле» билгесенә тырышалар.
Ашлык төягән машиналарның амбар ягына өзлексез китеп торуы арыш уңышының саллы икәнен күрсәтә. «Игенче»леләр борчак басуларына да районда беренчеләрдән булып чыктылар. Покослардагы иген суктыручы комбайннарның җитештерүчәнлеген арттыра, амбарларга бөртек күпмедер кибеп, коры кайта. Яңгыр гына яумасын инде. «Макдон» комбайнын төнге сменада эшләтә башладык, беренче төндә үк 80 гектар арыш теземнәргә салынды, ди күмәк хуҗалык рәисе Булат Зыятдинов.
Тимирязев исемендәге хуҗалык игенчеләре районда беренчеләрдән булып амбарга яңа уңыштан ашлыкның беренче 1000 тоннасын кайтардылар. Бу хуҗалык мисалы җир эшкәртү, чәчү, чәчүлекләрне карау һәм башка агротехник чараларны, технологияне саклап, тиешенчә башкарганда көзге бодайдан да югары уңыш алырга мөмкинлеген күрсәтә. Салавыч авылы янындагы 18 гектарлы басудан һәр гектарыннан 42 центнердан артык уңыш алынган. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев сүзләренә караганда, бу әле чик түгел, 61 гектарда чәчелгән «Казанская 560» сортлы көзге бодай уңышы тагын да саллы - һәр гектардан 48,6 центнер.
Күршеләре «Татарстан» хуҗалыгы мисалы да көзге бодай игүнең бик отышлы булуын күрсәтә. «Татарстан»лылар бу культурадан уңышны тагын да югарырак - һәр гектардан 50,5 центнер алганнар. Амбарларга 200 тоннадан артык яхшы сыйфатлы гәрәбәдәй бодай кайтарганнар.
Хуҗалыкта арыш уңышы да әлегә районда иң югары - һәр гектардан 45,5 центнер чыга. Көннәр болай аяз торганда игеннәрне башта урып, аннан теземнәрдән суктыру нәтиҗәле диләр. 204 гектар арышны теземнәргә салганнар. Райнур Бариев - «Дон», Рәфкать Саттаров «Нива» комбайннары белән теземнәрне җыеп суктыруда көн саен норманы арттырып үтиләр. Механизатор Илшат Һидиятов игеннәрне турыдан җыеп-суктырып, әле районда бердәнбер булган өр-яңа «Джондир» комбайнына сынау үткәрә.
Татар халкында ниндидер булмаган эшне зур итеп, хилафлык кертеп сөйләүне «борчак сиптерү» дип атыйлар. «Смәел» хуҗалыгының борчак басуына килгәч, ничектер шушы әйтем искә төште. Монда «борчакны сиптермиләр», яз-җәй башкарган тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе буларак борчактан мул уңыш үстергәннәр.
Районда беренчеләрдән булып аны теземнәргә сала башладылар. Беренче репродукцияле «Таң» дигән сортлы борчак чәчелгән 65 гектарлы басуда күңелгә рәхәтлек иңә, калын борчак покослары гектардан 28-30 центнер уңыш бирерлек. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Мәсхүт Гарипов бу хуҗалыкта игенчелек тармагында эшнең яхшы оештырылуын билгеләп, еш кына башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп куя. Хуҗалыкның баш агрономы Тәбрис Зәкиуллин кебек җиргә гашыйк булган, хуҗалык җирләренең һәр почмагын үзенең 5 бармагы кебек белгән белгечләр булганда җир үзенең байлыгын мулдан өләшә шул.
«Маяк»та комбайннар янында басуда булганда эшнең тәртип белән оештырылуына шаһит булдык. Хуҗалыкның баш агрономы һәм исәп-хисапчысы комбайнчылар янында мәш киләләр, янгын сүндерү машинасы да шунда гына, көе киткән «Нива» маркалы комбайн да бик тиз сафка бастырылды... Әбәт вакыты җиткәнлектән, тамак ялгап алырга да өлгерделәр игенчеләр. Күмәкхуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиевның да сөенече йөзенә чыккан. - Комбайнчыларыбыз бик уңган, барысы да тәҗрибәле, һәрберсе ел тирәле 2шәр, 3әр техникада эшлиләр, ниндидер начар сәбәпләр аркасында эш туктатканнары юк, исән-сау уңышны җыеп алырга язсын, - ди Хәлил Әгъләметдинович.
Борнакның ындыр табагындагы ашлык өемнәренең муллыгы биредә уракка башыннан ук бик әзерләнеп керешкәннәрен раслый. Илназ Шәмсетдинов «Польский» киптергечтә ашлык киптерә. Бик киптерәсе юк, 17- 18 процент дымлылык белән кайта. Әле башлыча орлыкка салалар.
Ашлык җилгәрүдә Яңгул урта мәктәбенең югары классларында укучы Борнак кызлары да булыша. Владимир Якимов, Николай Асаков, Илдар Шакиров «Нива» комбайннары белән 4 август көнне теземнәрдән җыеп алып 100 тонна арыш кайтарганнар. Алар артыннан ук саламны җыеп-пресслап ферма янына кайтаралар. Леонид Шестаков, Илдар Фәйзрахманов көн саен 200ләп рулон төрәләр. Комбайннардан ашлык ташуда шофер Раузит Габдрахманов, Николай Копаровның хезмәте мактаулы.
Борнакта эшне уйлап, югары нәтиҗә бирерлек итеп оештырганнары көзге чәчү өчен җир хәзерләү, терлек азыклары запаслау кебек эшләрдә дә чагыла. Хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов авылларының яшь агрономы Ранил Әхмәдуллинның беренче урып-җыю сезонының әйбәт башланып китүе өчен сөенечен яшерми. Көзге эшләрне комплекслы алып баралар, үрнәккә лаек итеп оештырганнар Борнакта.
Хуҗалыкларда йөргәндә комиссия членнары эшнең сыйфатына аерым игътибар юнәтеп, үз тәкъдимнәрен әйтеп киттеләр. Урганда башак киселмәсен өчен мотовилаларны дөрес биеклеккә көйләү (игеннең өстән 3тән 1 өлеше). Амбарларда кайсы басуда нинди культура үстерелгәнен күрсәткән язу булдыру. Бу амбарчы нинди сорт бөртек кайтканын белеп тору, бөртекләрне бутамау өчен кирәк. Ашлык ташыгыч һәр транспортта брезент булырга тиеш.
Сыйфат комиссиясе членнары

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: