Аты – кайда, арбасы – шунда
Табигать шулай яратылган: тормыш дәвам итсен өчен, яшәешкә өмет бирер өчен дәвамчылар кирәк. Нәселне дәвам итүчеләр, эшебезне дәвам итүчеләр булганда гына киләчәгебез өметле.
Авылларыбыз яшәсен, чәчәк атсын өчен дә әти-бабайлар һөнәрен дәвам итүче яшьләр кирәк. Бүген нәкъ менә шул җәһәттән мәгълүмат чаралары, авыллар язмышы өчен битараф булмаганнар чаң суга да инде. Үзебез дә бит еш кына: бездән соң бу авылларда яшәүче калмас инде, бу буын туктаса, колхозларда эшләүче булмас та инде кебек уйлар белән баш ватабыз, бәхәсләшәбез, уйланабыз.
Уйлануларыбыз тикмәгә дә түгел: бездә дә мондый проблема бар инде, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең яше елдан-ел арта. Бигрәк тә сыер саварга, терлек карарга киләм дип атлыгып торучылар юк. Юкса, урыннардагы җитәкчеләр дә бу тармакка акча жәлләми, эшләгән кешегә хезмәт хакы да чагыштырмача аз түгел. Моның сәбәпләре күп төрле шул. Иң төп сәбәп, мөгаен, бу юнәлештә кадрлар әзерләүдә бер чорда өзеклек барлыкка килүдәдер. Кайдадыр яшь белгечләргә кытлык зур булса, районыбызның «Татарстан» хуҗалыгы соңгы елларда яшь белгечләргә шактый баеды. Бүген биредә 35 яшькә кадәрле унҗиде югары белемле белгеч эшли. Кайткан берсен кире какмыйлар, эш тә, урын да табалар, дип аптырарлык хәтта.
–Дөрестән дә, кайтам, эшлим дигән бер генә кешене дә бормас-ка тырышабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин. – Күбесе үзебезнекеләр һәм яшьтән шушы хуҗалыкта кайда да булса хезмәт куеп, үзен күрсәтеп киткән егетләр. Соңгы елларда югары белемле агроном, инженер, зоотехник, икътисадчы, хисапчы булып кайткан егет-кызларыбызның бөтенесен диярлек «целевой» белән укыттык. Бүген дә өч егетебез ветеринария академиясендә белем ала. Безнең тарафтан тиешле стипендиясен түләп барабыз, үзебезгә кайталар дип ышанып көтәбез. Моңа кадәр барысы да өметебезне аклады, без исә кайткан һәркайсына белеме буенча эш бирергә тырышабыз. Хәзер югары белемле белгечләрдән башка булмый. Технология заманы, гел зураябыз, киңәябез... Эшкә кайтучыларга хөкүмәт программасына керергә булышабыз. Үткән ел ике фатирлы йорт төзедек, ул да торакка мохтаҗ белгечләргә дип тәгаенләнде.
Тагын шунысы бар: хуҗалыкка кайткан югары белемле егет-кызларның барысы да заманында данлыклы булган әби-бабайларының, бүген хезмәт куючы әти-әниләренең эшләрен дәвам итүчеләр. Баш агроном Фирдүс Хәкимов, баш икътисадчы Шамил Гомәров, хезмәт куркынычсызлыгы инженеры Фирдүс Галимҗанов, автомеханик Рөстәм Зарипов, ферма мөдире Фәрдүс Тәкыев, агроном Илназ Нәфыйков, хисапчы Гөлназ Гомәрова, көтү буенча менеджер Гүзәл Хәтимова, система администраторы Рәдиф Зыятдинов, кадрлар бүлеге инспекторлары Гүзәл Дәүләтова, Илзирә Хәкимова... – исемлек шактый озын. Аларның күбесе инде, стажлары аз булса да, районда хезмәтләре белән танылып килүче белгечләр. Учетчы-лаборант Лиана Иванова, эретеп ябыштыручы Рифкать Сабиров, слесарь Салават Саттаров, шоферлар Ранил Сәйфелганиев, Расих Габделхаков, механизатор Рәдис Габдуллин шулай ук хуҗалыкта берничә буын кешеләре тырышып эшләгән нәсел дәвамчылары. Алар да үз эшләре осталары. Шундый ук уңган гаиләләргә килен булып килгән икътисадчы Лилия Сәйфелганиева, хисапчы Аида Алексеева, сыер савучы Людмила Хәйруллиналар хезмәтеннән дә җитәк-челек канәгать.
Читтән килеп эшләүче белгечләр дә чит түгел биредә. Тырышлыкларын, һөнәри осталыкларын югары бәялиләр. Балтачтан, Чепьядан килеп эшләүче ветеринария табиблары Альнур Шәрәфетдинов, Йолдыз Чупанова, Балтач егете, баш хисапчы Илнар Галимуллин, Аланнан агроном Булат Юнысов, Арча районы Хәсәншәех авылыннан инженер ярдәмчесе Илназ Әхмәдиевлар үзләренең һөнәри сәләтләре белән танылган инде.
Шамил плюс Гөлназ Кайберәүләр югары уку йортын тәмамлагач, хуҗалыкка эшкә кайтса, баш икътисадчы Шамил Гомәров, бирегә Казандагы күп акчалы, перспективалы эшен калдырып кайткан белгеч.
–Казанда эшләсәм дә авылдан аерылмадым диярлек бит инде, – ди Шамил кайтуының сәбәпләрен сорашкач. – Атна саен кайтып йөрдек. Элекке сыйныфташым, хуҗалык җитәкчесе Айнур Рамилевич чакыргач та әлләни озак уйланмадым. Күрәсең, күңелдә инде мондый фикер туган булгандыр. Ни дисәң дә, авылда әти-әнинең дә яше бара. Ә тормыш-эш шартларына килгәндә, кайда да эшлисе, тырышасы. Авылда да тырышып эшләгән кеше начар яшәми. Хәзер инде шәһәр-авыл арасында яшәү шартларында әлләни аерма юк бит. Мөмкинлекләр, уңайлыклар берүк. Дөрес, монда кайтуымны аңламаган кешеләр дә булды. Кем шәһәрдәге шундый эшен калдырып авылга кайта инде диючеләр дә булды. Әмма мин үкенмим. Монда кайтып эшли башлагач, Гөлназ белән гаилә кордык. Икебез дә шушы авылдан, студент вакыттан дуслашып йөрдек. Ул миннән бер ел соңрак кайтты...
Гөлназ – районда данлыклы парторг Габделхак абый Латыйповның оныгы. «Целевой» буенча, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, 2015 елда хуҗалыкка эшкә кайткан. Үсемлекчелек буенча хисапчы. Гөлназ белән Шамилнең уллары үсә. Гөлназ да авылга кайтканына үкенми. «Уйлаган кешегә Казан монда гына бит, ике сәгатьлек юл», – ди ул...
Үткән ел Гомәровлар өчен бик тә сөенечле була: үзләренең яңа йортларына күченәләр. Яшьләрдән торган яңа урамда, дәүләт программасы нигезендә салынган йортлары икесенең дә төп нигезеннән ерак түгел. Димәк, әти-әниләренә ярдәмләшергә дә, яшәргә дә бик уңайлы.
Фирдүс плюс Илзирә Шушы көннәрдә генә хуҗалыкның тагын ике белгече гаилә корган булып чыкты. Баш агроном Фирдүс Хәкимовның исеме инде газета укучыларыбызга яхшы таныш. Тәҗрибәм юк диеп куркып тормыйча, шушы җаваплы эшкә алынган Фирдүс эшен дә булдырып эшли, кайчан шалтыратсаң да, тиешле мәгълүматларны белүе, авырсынмый аралашуы белән дә аерылып тора. Данлыклы ферма мөдире Гарифҗан абый Хәкимовның дәвамчысы, мактаулы нәсел баласы (Фирдүс турында һәм аның кебек үк уңган-булган белгечләр: тагын бер Фирдүс Галимҗанов, Фәрдүс Тәкыев, Рөстәм Зариповлар турында газетабызда язган идек инде – ред.). Тормыш иптәше Илзирә хуҗалыкта иң яшь белгеч. Әнисе Гөлфинә хисапчы, әтисе Илдар да мең дә бер һөнәр иясе. Шулай ук тырыш, булган гаиләдә үскән кыз. Яшь белгечләр кайту, гаилә корулары икеләтә куанычлыдыр: авылда төпләнеп калган менә шундый гаиләләр авылларның өмете, киләчәге бит инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев