Хезмәт

Балтач кырларына ашлама бик кирәк…

20 хуҗалыкныӊ бары 9ы гына аммиак суын кертергә фикерли, алар тарафыннан 2739 тонна арзан, үсемлекләр тиз һәм тулысынча кабул итә торган аммиак суы ташып куелган.

Бу хакыйкатьне җитәкчеләребез, белгечләр белми, дип әйтеп булмый. Әмма, ашлама кайтару турында саннарга күз салганда, кайберәүләре дөрестән дә оныткандыр, дигән уй керә. Хужалыкларда ашлама тупланышы төрлечә булса да, кырларга чәчүгә чыкканда ул һәр басуга тигез кирәк. 20 хуҗалыкныӊ бары 9ы гына аммиак суын кертергә фикерли, алар тарафыннан 2739 тонна арзан, үсемлекләр тиз һәм тулысынча кабул итә торган аммиак суы ташып куелган.

Әмма «Сосна», «Маяк», «Смәел», «Кама», «Кызыл юл», «Активист», «Алага», «Арбор», «Борнак», «Уӊыш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар бу төр ашламадан меӊ төрле сәбәп табып, баш тарталар. Шушы ук хужалыкларныӊ күбесендә башка төр ашлама да җитәрлек түгел. Ашламаныӊ аммиак селитрасы һәм мочевина төре районда 3373 тонна әзерләнгән.

Иӊ күбесе - 266 тонна «Кызыл юл»да, «Татарстан»да - 240 тонна тупланган. «Игенче», Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Дуслык», «Яӊа тормыш» хужалыкларында мондый төр ашлама 200 тоннадан күбрәк. Катлаулы ашлама туплау буенча хәл тагы да аянычлы – район буенча бары1437 тонна гына тупланган килеш. «Маяк», «Кызыл юл», «Кама», «Игенче», «Яӊа тормыш», «Смәел» хуҗалыкларында катлаулы ашламаныӊ күләме 100 тоннадан артык, калганнарда бары 25 – 60 тонна гына тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: