Хезмәт

Балтач районы терлекчеләре республикабызның 6 районы кадәр сөт савалар

Районыбыз сыер савучылары, кышлату чорында тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәткән терлекчеләрәбез апрель аена зур уңыш белән атладылар.

Бүгенге көндә районыбызда көнлек сөт савымының күләме 163 тонна. Күпме, азмы дигәндә, Чирмешән, Спас, Мөслим, Менделеевск, Бөгелмә, Лениногорск районнарында савылган сөтне бергә кушсаң, нәкъ бездә савылган кадәр сөт җыела. Гомүми көндәлек савылу күләме белән карганда, Арча районында 156 тонна, Кукмара районында 148 тонна, Әтнәдә 132 тонна, Сабада 122 тонна сөт савыла. Бер сыерга һәм 1 гектарга савылган сөт буенча исәпләгән рейтингта Әтнә районы беренче урында.
Фото: http://www.vitbichi.by/?p=7955

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: