Хезмәт

Балтачлылар 2014нче елны 60 мең тонна сөт җитештерү бурычын үтәп төгәлләделәр.

Сулдан уңга: Елена Слывюк, Алевтина Владимирова, Маргарита Николаева, Ирина Николаева «Дуслык» хуҗалыгында бозауларның яхшы үсеше өчен кайгыртучан хезмәт куялар. Район хуҗалыклары алдына 2014нче елда 60 мең тонна сөт җитештерү бурычы куелды. Бурыч үтәлде - 60019 тонна сөт җитештерелде.

«Татарстан» - 5025, «Дуслык» - 4707, «Игенче» - 4186, «Кызыл юл» - 3757, «Бөрбаш» 3527 тонна сөт җитештереп беренче бишлеккә чыктылар. 2014нче елда район буенча 3363 тонна сөт 2013нче елдагыдан күбрәк җитештерелде. Алда санап кителгән хуҗалыклардан тыш, моңа «Смәел», «Кама», «Активист», «Уңыш» хуҗалыклары зур өлеш кертте.
Еллык эшкә нәтиҗә ясаганда болар белән беррәттән, әле сөт җитештерү өлкәсендә файдаланылмаган мөмкинлекләр, җибәрелгән кимчелекләр турында да җитди сөйләшү булды. Сөт җитештерүдә берара беркадәр чигенеш ясый башлаган «Дуслык»та дилбегәне тиз арада кулга алып, нинди әйбәт сикереш ясадылар. Мондый мисалларны «Уңыш», «Якты юл», «Сосна» хуҗалыкларыннан да китерергә була.
Һәм еллык эшкә нәтиҗә ясау өчен нәкъ менә «Дуслык» хуҗалыгына җыелуның да сәбәбе бар. Бу хуҗалык даими рәвештә күп сөт җитештерү һәм аны сату өлкәсендә район хуҗалыклары арасында лидерлар сафында. 2014 елда терлекчелектән хуҗалык казнасына 102 млн. 542 мең сум акча кергән. Сөт җитештерү күләме буенча алар «Татарстан» хуҗалыгыннан кала, районда икенче урында.
Хуҗалыкта терлекчелек өлкәсендә кызыксындыру чаралары уйлап кертелгән һәм алар үзләрен аклыйлар. Терлекчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен түләүсез ял йортлары-санаторийларга ел саен 10 юллама бирелә. Йорт салганда, каралты-кура җиткергәндәге ярдәм дә бихисап.
Фермада сыер савучы елына кимендә 320 көн эшләсә, аңа бер баш бозау бушка бирелә. Шулай ук сыер савучыларга, сыйфатына карап, савылган сөтнең һәр литрына 30 тиенгә кадәр өстәмә түләү каралган. Хезмәтнең нәтиҗәле булуында эшләүчене кызыксындыра белүнең дә йогынтысы зур шул.
Башка җирлекләрдә мал табибларына кытлык булганда яисә инде аларның хезмәтләренә түләүләр белән аңлашылмаучылык чыгып торганда, бу хуҗалыкта андый тискәре куренеш юк. Хуҗалыкта 3 мал табибы бар, аңа карап, уртача хезмәт хаклары кимемәгән, хезмәтләренә түләү соңгы нәтиҗә белән турыдан-туры бәйләнгән.
Белгечләр белән, хуҗалыкта эшләүче башка кешеләр белән уртак тел табып, аларны куелган бурычларны үтәүгә туплау, «Түнтәр» һәм «Искра» хуҗалыкларыннан югары үсешкә ия булган бербөтен «Дуслык»ны оештыру мисалы хуҗалык рәисенең идарә итүдә алган кыйбласының дөрес икәнлеген раслый.
«Дуслык» хуҗалыгы рәисе Рамил Гыйльмуллиннан сөт җитештерү өлкәсендә тотрыклы үсешнең нидән икәне белән кызыксынам.
- Беренчесе - кадрлар, икенчесе - нәсел эше, өченчесе - терлекләрне дөрес тукландыру һәм тәрбияләү, дүртенчесе - эчке тәртип кагыйдәләренең үтәлеше. Боларны һәр җитәкче белә, - дип хәйләкәр елмаеп куйды җитәкче.
Хуҗалыкта терлекчелек өлкәсендә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны санап чыгу мөмкин түгел, ә шулай да яшь терлек караучылар Николаева Ирина, Слывюк Елена, Николаева Маргарита, Владимирова Алевтиналарның исемнәрен атамыйча булмыйдыр. Нәкъ менә аларның хезмәтеннән яшь терлекләрнең үлемен булдырмау, мул продукция бирәчәк сөтлебикәләрнең тәрбияләнүе тора.
Хуҗалыкта 2015 елда зур үрләр яуларга ниятләнә. Сөт җитештерү һәм сатуны үткән ел белән чагыштырганда 20 процентка арттыру, яшь терлекләрнең көндәлек үсешен 800 граммга җиткеру бурычы тора. Барлык хезмәтчәннәрне максатчан эшкә туплый белгән җитәкчеләре, белгечләре белән дуслыклылар моңа әзер.
Фотоларда хуҗалыкның алдынгы терлекчеләренә бозаулар өләшү мизгелләре

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: