Хезмәт

Балтачта быел район буенча кимендә 60 мең тонна сөт җитештерү максат итеп куелган иде.

«Смәел» хуҗалыгында сыер савучылар бердәм булып, киңәшеп, дус эшлиләр. Алсу Фазылҗанова, Сәрия Әхмәдиева, Гүзәлия Нәбиева, Гөлүсә Мөбарәкшина, Илмира Насыйбуллина чираттагы савым алдыннан.

Бүгенге көндә терлекчелек өлкәсендә уңышка ирешү гаять катлаулы. Районның бу тармагы республика югарылыгында мактаулы булып килде. Әмма бу безне канәгатьләндерми, бүген сөт җитештерү һәм сатуда булган мөмкинлекләрне файдаланып калырга кирәк. Ә бу җиңел түгел һәм бер көндә генә нәрсәдер эшләп тә булмыйдыр. Бу тармакка көндәлек, даими, еллар буена игътибар биреп, заманча технологияләрне кулланып кына үсешкә ирешеп булачак. Иң мөһиме - бу өлкәгә җитәкченең дә, терлек караучының да, сыер савучының да күңел биреп, булсынга дип эшләве кирәк.
Менә «Смәел» хуҗалыгына да соңгы вакытта икенче - тапкыр җыелабыз, карыйбыз, танышабыз, һәм ... кайткач онытабыз. Икътисадый яктан авыр булса да, хуҗалыкларда терлек абзарларын төзү һәм үзгәртү, терлек караучыларга эш шартларын яхшырту, технологияләрнең һәр буынын тиешенчә үтәгәндә генә уңыш булачак. Безнең әле файдаланылмаган резервлар бик күп. Хуҗалыкларда моны һәр яктан өйрәнү һәм эшкә җигү турында уйланырга вакыт...
Бу юллар муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның район терлекчелегенең 11 айлык нәтиҗәләре буенча «Смәел» хуҗалыгында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышыннан алынды. Елны уңышлы төгәлләү өчен калган кыска гына вакытта эшләнәсе эшләр дә анда күтәрелгән төп бурычларның берсе булды.
Быел район буенча кимендә 60 мең тонна сөт җитештерү максат итеп куелган иде.
Сводкадагы беренче сан еллык йөкләмәнең үтәлеше (процентларда), икенчесе - быел 9 декабрьгә фактта җитештерелгән сөт (тонналарда).
Кызыл юл
109
3529
Татарстан
102
4729
Смәел
100
2778
Кама
98
2622
Активист
96
2358
Уңыш
93
1495
Игенче
92
3938
Сорнай
92
3057
Яңа тормыш
92
2950
Труд
92
2330
Борнак
92
1606
Сосна
91
2823
Алга
91
2334
Тукай исем.
91
1908
Бөрбаш
90
3313
Дуслык
89
4238
Тимирязев исем.
89
2983
Якты юл
89
2397
Арбор
88
1682
Маяк
86
2865
Район буенча
93
55935
Йөкләмәне үтәү өчен елның калган 23 көнендә 4065 тонна сөт җитештерергә кирәк. Һәр сыердан сөтне хәзерге кадәр генә саусалар - һәр сыердан 16 килограммга да тулмый - йөкләмә 600 тонна чамасы үтәлеп җитмәячәк. Үтәү өчен район буенча һәр сыердан кимендә 17,7 килограмм сөт саварга кирәк. Ә 11 декабрьдә ул район буенча 15,34 килограмм гына булды. «Труд», «Яңа тормыш», «Татарстан»да 20-19,8, «Кама»да - 19,2, «Дуслык»та 17,4 килограмм савалар. Ә калган хуҗалыкларда ул бу көнне түбәндәгечә булды.
Сорнай
16,7
Тукай исем.
15,9
Якты юл
16,3
Кызыл юл
15,7
Бөрбаш
15,0
Алга
15,0
Смәел
14,3
Активист
14,3
Арбор
13,6
Борнак
13,6
Тимирязев исем.
13,5
Сосна
13,1
Игенче
13,0
Маяк
11,2
Уңыш
10,1
Үзләренә җиткерелгән еллык йөкләмәне үтәү өчен «Маяк» белән «Дуслык»та һәр сыердан көнлек савым - 33, «Арбор»да - 31, «Якты юл»да - 29, Тимирязев исемендәге, «Яңа тормыш», «Труд», «Алга», «Бөрбаш» хуҗалыкларында 26-27шәр килограмм булырга тиеш.
Димәк, бик нык тырышкан тәкъдирдә дә аларның үз йөкләмәләрен үти алулары икеле. Ә менә күмәк көч белән тулаем район алдында торган бурычны үтәргә мөмкинлек бар әле. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре һәм терлекчеләренең сыерларның продуктлылыгын арттыру буенча һәр төрле мөмкинлекне эшкә җигүләре генә кирәк. Азык запасы җитәрлек. Аны малларга дөрес рацион белән биргән, раздой группаларын оештырган, саву технологияләрен үтәгән фермаларда савым арта бит.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: