Хезмәт

Балтачта игенчеләр слеты гөрли (+фоторепортаж)

Әлеге минутларда район мәдәният үзәгендә алдынгы игенчеләребез слеты бара. Бу мәртәбәле чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың да күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнаша.

Тантаналы өлеш башланганчы, кунаклар күргәзмәне күзәтеп, районыбыз җирлегендә эшләнә торган продукция белән таныштылар. Ә аннан соң бәйрәм чарасы сәхнәгә күчте. Икмәккә дан җырлап, күпереп пешкән татлы исле ипи Рамил Рашитовичка тапшырылды. Бәйрәмнең дәвамы белән алдынгы сәгатьләрдә таныша аласыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: