Балтачта тын гына яуган кар да чабышкыларга киртә булмады (фоторепортаж-3нче өлеш)
Атлар чаба алырмы? Һай кар гына килеп ишеп китмәсен... Атлар егылып, җайдаклар гына зыян күрмәсә ярар иде... "Сабантуй" паркында һәркем чабышка әзерләнүче атларны шундый сүзләр белән күзәтте
Ничә атнадан бирле һава торышына бәйле рәвештә кичектерелеп килгән ат чабышы сезонын ябу чарасын, ниһаять, бу атнада уздыра алдылар. Дөрес, алдагы атналарда комачаулаган яңгырны бу юлы кар алыштырды, тик ул гына чабышкыларыбызга киртә була алмады. Ыргылып чапкан атларны күреп, җанатарлар көч биреп торды. Бигрәк тә Соснадан Рәнис Таҗетдинов өчен борчылып торучылар байтак иде. Рәнис җиңүгә ирешә алдымы, юкмы, әлегә сер булып калсын. Ә менә фотомизгелләрдән бүгенге ат чабышын рәхәтләнеп күзәтә аласыз.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев