Хезмәт

Балтачта яртыеллыкта шәхси хуҗалыклардан җыеп тапшырылган сөттән барысы 119,5 миллион сум акча кергән

Иске Салавычта сөт җыючы Гөлфинур Габдуллина.

Электән әйтелгән бу гыйбарә авыл кешесе өчен хәзер дә актуаль. Уңган хуҗалар аны асрап күп файда алалар. Гаиләләре сөт-майдан, иттән өзелми, үзләреннән арткан продукцияне сатып шактый гына акча да эшлиләр.
Авылларда халыктан сөт җыючыларның беренче яртыеллык нәтиҗәләрен анализлап карасак, зур аермалар күзгә ташлана. Иң элек кайсы үзидарә территориясендә күпме сөт җыелганын күрсәтеп китик.
Беренче графада - җирле үзидарә исеме, икенчедә - шәхси хуҗалыклардагы сыерлар саны, өченчедә - быел беренче яртыеллыкта җыеп тапшырылган сөт (тонналарда), дүртенчедә - бер йорт, бишенчедә - 1 сыер исәбенә сатылганы (килограммнарда).
Куныр
590
905
1885
1534
Чепья
419
727
879
1735
Карадуган
401
544
1013
1357
Югары Субаш
327
484
1500
1481
Урта Көшкәт
287
463
1494
1614
Салавыч
264
411
848
1558
Нөнәгәр
265
396
889
1496
Пыжмара
270
378
1453
1399
Шеңшеңәр
276
354
1372
1283
Норма
284
353
331
1242
Яңгул
232
337
953
1454
Смәел
248
287
1040
1157
Бөрбаш
261
242
558
926
Сосна
281
206
727
733
Шубан
212
181
894
856
Кече Лызи
164
167
485
1021
Балтач
123
84
62
682
Борнак
126
81
317
639
Район буенча
5030
6601
777
1312
Сводкадагы саннарны анализлап карасагыз, авыллардагы йортлар санына исәпләгәндә иң күп сөт Куныр, Югары Субаш, Урта Көшкәт, Пыжмара, Шеңшеңәр, Смәел һәм Карадуган җирлекләрендә җыелган. Ә бер сыер исәбенә тапшырылган продукция буенча Чепья, Урта Көшкәт, Салавыч, Куныр, Нөнәгәр, Югары Субаш җирлекләре алда бара. Шәхси хуҗалыклардан сөт узган елның беренче яртысына караганда район буенча 1 йортка - 30, 1 сыерга 39 килограммга күбрәк тапшырылган.
Сөтнең сыйфат күрсәткечләре дә яхшырган. Район буенча шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең 71 проценты югары сорт белән сатылган. Узган ел беренче яртыеллыкта бу күрсәткеч 39 процент кына булган.
Сөтнең майлылыгында да уңай үзгәреш бар. Узган ел беренче яртыеллыкта 3,64 процент белән кабул ителсә, быел - 3,68 процент. Сыйфат мәсьәләсенең кайда ничек булганын түбәндәге сводкадан кара.
Беренче графада җирле үзидарәләр исеме, икенчедә - тапшырылган сөтнең югары, өченчедә беренче сорт белән кабул ителгәне (процентларда), дүртенчедә - майлылык дәрәҗәсе (процентларда).
Балтач
100
-
3,75
Бөрбаш
100
-
3,68
Урта Көшкәт
100
-
3,62
Норма
100
-
3,51
Югары Субаш
98
2
3,76
Яңгул
98
2
3,81
Салавыч
97
3
3,74
Сосна
96
4
3,90
Чепья
93
7
3,63
Шеңшеңәр
93
7
3,60
Борнак
92
8
3,74
Смәел
91
9
3,90
Шубан
91
9
3,85
Карадуган
91
9
3,65
Нөнәгәр
41
59
3,70
Куныр
-
100
3,62
Пыжмара
-
100
3,61
Кече Лызи
-
100
3,40
Район буенча
71
29
3,68
Быел беренче яртыеллыкта шәхси хуҗалыклардан җыеп тапшырылган сөттән барысы 119,5 миллион сум акча керде. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк - 2013 елның беренче яртысында 82,9 миллион сум иде. Кергән акчаның 93,3 проценты халыкка түләнде.
Сатылган физик авырлыктагы һәр килограмм сөт өчен сөт җыючылар 1 сум 22 тиен акчаны үзләренең эшчәнлеге өчен тотып калдылар. Шушылай тотып калынган акча Урта Көшкәт, Смәел, Шеңшеңәр һәм Салавыч авыл җирлекләре буенча 46-98 тиен тәшкил итсә, Сосна, Пыжмара, Шубан, Кече Лызи, Норма һәм Карадуганда 1,40-1,50 сум булды. Кайсы сөт җыючының сөт тапшыручыга күпме түләгәне түбәндәге сводкада күренә.
Беренче графада - сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчедә - җирле үзидарә исеме, өченчедә - быел беренче яртыеллыкта һәр килограмм сөт өчен халыкка түләнгән акча, дүртенчедә - сөт җыючының сатылган һәр килограмм сөттән үз чыгымнары өчен тотып калган өлеше (сумнарда).
Айсаф Сафиуллин
Урта Көшкәт
18,05
0,45
Айрис Муллагалиев
Куныр
17,80
1,22
Кадрия Хаҗиева
Смәел
17,72
0,75
Данил Гыйләҗетдинов
Борнак
17,70
1,05
Габдулла Нәбиев
Шеңшеңәр
17,60
0,91
Римма Закирова
Нөнәгәр
17,57
0,96
Гөлзидә Фатыйхова
Смәел
17,51
0,76
Антонида Васильева
Смәел
17,28
0,76
Гүзәл Дәминова
Салавыч
17,26
0,95
Резеда Әсхәдуллина
Чепья
17,27
0,63
Айрат Гайнуллин
Чепья
17,24
1,56
Венера Яковлева
Салавыч
17,14
0,92
Гөлфинур Габдуллина
Салавыч
17,08
0,96
Икрам Каюмов
Салавыч
16,96
0,90
Марат Әшрәфҗанов
Яңгул
16,96
1,33
Тәбрик Нәбиев
Карадуган
16,90
1,50
Дания Сәйфелганиева
Салавыч
16,90
0,90
Мансур Хәбибуллин
Чепья
16,85
1,62
КФХ Гафиуллин
Чепья
16,84
1,65
Рафил Гыйльмуллин
Карадуган
16,82
1,50
Рәфыйк Миннемуллин
Сосна
16,81
1,32
Гадил Хафизов
Кече Лызи
16,81
1,49
Йосып Габдуллин
Нөнәгәр
16,78
1,59
Чепья кулланучылар җәмгыяте
Нөнәгәр
16,77
1,35
Равил Кадыйров
Шеңшеңәр
16,76
1,03
КФХ Һадиев
Куныр
16,72
1,22
Марат Шәрипов
Шубан
16,71
1,50
Равил Шәймөхәммәтов
Бөрбаш
16,70
1,36
Заһир Габбасов
Салавыч
16,68
1,11
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Салавыч
16,67
0,89
Раушан Хәбибуллин
Югары Субаш
16,66
1,34
Мәлик Гобәйдуллин
Югары Субаш
16,61
1,24
Мәлик Гобәйдуллин
Яңгул
16,53
0,98
Самат Гыйбадуллин
Сосна
16,51
1,51
Рәмзис Габделхаков
Норма
16,48
1,50
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш
16,48
1,30
Вячеслав Шакаев
Куныр
16,47
1,31
Хәлим Әүхәтшин
Пыжмара
10,46
1,44
Илшат Гыйльфанов
Норма
16,40
1,50
Валерий Федоров
Куныр
16,27
1,58
Кафил Әхмәдуллин
Пыжмара
16,23
1,39
КФХ Гыйльманов
Югары Субаш
16,14
1,24
Рәис Садыйков
Балтач
16,09
1,52
Михаил Васильев
Шубан
15,87
1,32
Харис Муллагалиев
Куныр
14,62
1,50
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Борнак
14,00
1,32
Район буенча
16,89
1,22
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыру буенча авыл җирлекләре эшенә бәя биргәндә, төп күрсәткечләрнең берсе булып сөт сатудан 1 сыерга карата акча кереме тора.
Быелның беренче яртысында бу күрсәткеч Чепья җирлегендә 29628, айга уртача 2469 сум булды. Югары Субаш, Яңгул, Нөнәгәр, Куныр, Салавыч һәм Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә дә ярты елда 1 сыерга 24488 - 29135 сум акча керде. Ә Борнак, Сосна, Шубан, Бөрбаш һәм Кече Лызи җирлекләрендә 1 сыерга исәпләгәндә шәхси хуҗалыкларга ярты елда 10691-17165 сум гына акча кергән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: