Балтачта игеннәрнең торышы белән танышалар (фото)
Чираттагы тукталыш — Татарстан күмәк хуҗалыгының тәҗрибә участогы.
Исегезгә төшерәбез, бүген Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районның авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре белән берлектә игеннәрнең торышы белән якыннанрак танышу максатыннан рейдка чыкты.
Җитәкчеләр «Сорнай» басуларында булганнан соң, Тимирязев басуларын туктамыйча гына автобустан гына күзәтеп узды.
Чираттагы тукталыш — Татарстан күмәк хуҗалыгының тәҗрибә участогы. Монда 4 дистәгә якын культуралар игелә. Шушы басуда тәҗрибәләр алып барыла. Безнең шартларда кайсысының яхшырак уңыш бирүе һәм төрле авыруларга каршы торучанлыклары өйрәнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев