Хезмәт

«Бар өлкәдә дә учет булмыйча, уңыш булмый»

Алан авылында җыелган хуҗалык рәисләре, терлекчелек буенча белгечләр каршында чыгыш ясаган «Бөрбаш» хуҗалыгы рәисе Рафис Солтанов бу сүзләрне җиткергәндә, соӊгы вакытта җитештерүнеӊ һәр тармагында барган зур үзгәрешләр һәм даими уӊышларны күз алдында тотып әйткәндер.

Бу хуҗалыкныӊ тотрыклы булуы, күрсәткечләрнеӊ үсүе, шул ук вакытта барлык чыгымнарны киметү буенча алып барган эше күпләргә үрнәк булып тора. Трактор һәм йөк машиналарына ГЛОНАСС форматындагы исәпләү җиһазлары урнаштыру һәм куллану мәсьәләсен бу хуҗалыкта ныклап өйрәнергә була.

3865 гектар сөрүлек җирләре булган авыл хуҗалыгы предприятиесе ел башыннан 2484 центнер сөт җитештергән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 15 процент үсеш дигән сүз. Шушы чор белән чагыштырганда бозаулар алу сизелерлек, 45 башка артык булган. Болар барысы да көндәлек, тырыш хезмәт сорый. Соӊгы елларда бу хуҗалыкныӊ җитештерү үзәге акрынлап Алан авылына күчә бара, дип нәтиҗә ясарга җирлек бар. Барлык механизаторларныӊ, шоферларныӊ 70-80 проценты шушы авылдан булуы, хуҗалыкныӊ 2246 баш мөгезле эре терлекнеӊ 1125 баш саныныӊ Алан авылы фермасында тәрбияләнүе дә моны дәлилли.

Алан авылы мәдәният йортында дәвам иткән киӊәшмәдә районда терлекчелек тармагы үсешенеӊ дүрт айлык нәтиҗәләре һәр юнәлеш буенча анализланды. Саннарныӊ һәм күрсәткечләрнеӊ үсештә булуы, беренче карашка, борчылу өчен ниндидер җирлек тудырмый да шикелле. Әмма, хуҗалыклар арасында күрсәткечләрнеӊ чуар булуы район җитәкчелеген ныклап борчый. Агымдагы елныӊ дүрт аенда мөгезле эре терлек саны алдагы елга караганда 720 башка арткан. «Татарстан» 288 баш, «Смәел» 112 баш һәм «Бөрбаш» 90 баш мөгезле эре терлекне арттыра алганда, шул ук вакытта баш санын киметүче хуҗалыклар саны арта бара. Егерме хуҗалыкныӊ сигезендә мондый тискәре хәл күренә. Ә бу турыдан-туры дәүләттән алына торган акчалата ярдәмгә бәйле: баш саны алдагы елдагыдан ким икән, ярдәмгә өмет итәсе юк, моны онытмаска иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев җиткерүенчә, районда атларныӊ баш саны артуга бара. 1 майга районда 1323 баш ат исәптә тора, бу алдагы елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 149 башка артык. Бигрәк тә «Бөрбаш», «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар бу өлкәдә нәтиҗәле эш алып баралар, аларда атлар саны 34-25 башка үскән.

Реклама

Сөт җитештерү өлкәсендә уӊай үзгәрешләр саклана. Ел башыннан 27507 тонна сөт җитештерелгән, бу алдагы чорга караганда 2875 тоннага артык. 20 хуҗалыкныӊ 18ендә сөт җитештерү күләме алдагы елга караганда күбрәк. Бу юнәлештә «Смәел», «Татарстан», «Сорнай», «Игенче», «Бөрбаш» һәм «Маяк» хуҗалыкларыныӊ уӊай эшләре билгеләп үтелде. Әле кайчан гына «Татарстан» хуҗалыгы тәүлеккә 20 тонна сөт җитештерә, дип хәбәр иткән идек, бүген инде монда көндәлек 24 тоннадан артык сөт җитештерәләр. Бу  – артта баручы «Уӊыш», Тукай исемендәге, «Арбор» һәм «Якты юл» хуҗалыкларыныӊ  беркөнлек савымы кадәр икәнен күзалласак,  татарстанлыларныӊ максатчан эшләүләрен билгеләп узу кирәк.

Сөт безнеӊ район өчен нефть, дип кабатларга яратабыз, әмма бар хуҗалыклар да аӊа шул дәрәҗәдә игътибар бирми, дип әйтергә нигез бар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин «Алга» һәм «Сорнай» күмәк хуҗалыклары белгечләрен, җитәкчеләрен нәкъ шуныӊ өчен тәнкыйтькә тотты да инде. 1 майга алынган мәгьлүматлар буенча, «Татарстан» хуҗалыгы 2257 тонна сөтне һәр килограммын 25,71 сумнан, «Кызыл юл» 2009 тонна сөтне килограммы 25,31 сумнан сатсалар, «Алга» хуҗалыгы 1007 тонна сөтен 23,92 сумнан, «Сорнай» күмәк хуҗалыгы 1362 тонна сөтен 23,91 сумнан сата. Бу хуҗалыкларда һәр килограмм сөтне уртача район бәясеннән генә сатсалар да, дүрт ай эчендә беренче хуҗалык кассасына 800 меӊ сум, икенчесенә 1 миллион сумга якын керем артык кергән булыр иде. Кызганыч, хуҗалык белгечләре бу саннарны чагыштырырга бик теләмиләр, ахрысы. Сөтнеӊ сату бәяләрендә аерма нидән килеп чыга, бу нәрсәгә бәйле – бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ терлекчелек буенча җаваплы белгече Хәлим Рәхимуллиннан белештек. Аныӊ фикеренчә, акча керемен югалтуга төп сәбәпче – ул сөтнеӊ сыйфаты түбән булуда. Ул үз чиратында терлек азыгыныӊ сыйфатына, саву җайланмаларыныӊ чисталыгына, санитария-гигиена таләпләренә җавап бирүенә турыдан-туры бәйле, ди ул. Махсус эремәләр белән савым сыерларыныӊ имчәкләрен сауганчы һәм савылгач эшкәртү,  имчәкләрне сөртү өчен аерым шәхси салфеткалар булдыру, сыерларны дәвалаганда ветеринария таләпләренеӊ төгәл үтәлеше – боларныӊ берсе дә вак мәсьәлә түгел. Күп очракта бер авыру сыерныӊ сөте фермада савылган барлык сөтне яраксызга чыгарырга мөмкин, ди белгеч. Санап кителгән тәкъдимнәрне урыннарда сыер савучыдан башлап, баш белгечләргә кадәр яхшы беләләр, әмма ничектер чынбарлыкта үтәлми генә. Бу өлкәдә вак, кирәксез мәсьәлә юк, моӊа төшенергә вакыт.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: