“Башкалардан калышасы килми”
Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.
Җәһәт әңгәмә
Әңгәмәдәшебез – “Сосна” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фирдәвес Габдулла улы Ситдыйков. Бу вазифада җиде елдан артык эшләсә дә, бу беренче әңгәмәбез булып чыкты. Шуңа күрә сүзне аның белән таныштырудан башлыйбыз. Сосна егете, югары белемле агроном. 1994 елдан шушы хуҗалыкта агроном булып эшли (ике ел башка юнәлештә шөгыльләнеп ала). 2013 елның октябрендә хуҗалык рәисе итеп билгеләнә.
–Җиде ел аз вакыт түгел, шул еллар эчендә нәрсә эшләдек, нәрсәнедер эшләп бетермәдек дип уйланасызмы?
–Билгеле инде, эшләнгәне дә, эшләнмәгәне дә күз алдында. Мактану булып кабул ителмәсен, бу чорда аз эшләнмәде. Яңа техникалар алдык, бик күп төзелешләр алып бардык, бигрәк тә терлекчелеккә күп капитал салынды: ел саен икешәр абзар төзедек, элекке дуңгыз абзарларын сүтеп-корып, бозау абзарлары итеп үзгәрттек. Таналар-бозаулар тораклары барысы да диярлек заман таләпләренә җавап бирә. Быел сыерлар өчен яңа комплекс төзи башладык. Июнь азагында әле каркаслары гына булган фермага декабрьда инде беренче төркем сыерларны керттек. Биш йөз башка исәпләнгән бу фермада бүгенге көндә 250 баш сыер савыла, алар ияләнү чорын әйбәт үтте. Җәйгә аның янәшәсенә тагын 500 башлык ферма төзергә җыенабыз, чөнки бердән, саву залы 1000 сыерга исәпләнгән, икенчедән, мондый фермалар көн таләбе инде. Элекке абзарлар сыер савучылар өчен эшләнгән, аларга җылы булсын, туңмасыннар дип уйланылган булса, хәзерге бу тораклар сыерлар өчен бик уңайлы, анда җылылык плюс 5-6 градус, бу сыерлар өчен иң оптималь температура. Ә саву заллары җылы. 80 миллион сумга төшкән комплексның 50 миллионына кредит алсак, калганын үз акчабызга эшләдек.
–Сосна хуҗалыгы күп еллар районда алтын урталыкта баручы хуҗалыкларның берсе. Дөрес, “Правда” чагында ялтырап, алдынгылыкка чыккан чаклары да булды. Урталыкны сайлау ул аңлы рәвештә идеме?
–Бер яктан караганда, урталыкта барган кешене мактамыйлар да, хурламыйлар да, тыныч кына эшли аласың. Монысы билгеле, шаяру катыш инде. Бу – уйлап, планлаштырып эшләнгән әйбер түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре, сәбәпчеләре булган. Безнең дә башкалардан калышасы килми, соңгы елларда алып барылган төзелешләр дә шул нияттән башкарылды инде. Әмма үзебезне чын-чыннан борчый торган әйберләр дә бар. Әйтик, быел ел да әйбәт килде, уңышлар да бар кебек. Акча керемен дә алдагы елдан 21 миллион сумга арттыра алдык, 18 мең тонна сенаж, 11 мең тонна силос әзерли алдык, ел ярымлык терлек азыгы дигән сүз бу, 7690 тонна бөртекле ашлык җыйнап алдык. Әмма соңгы күрсәткечебез, гектардан уртача уңыш районның уртача күрсәткеченнән кимрәк булуы борчылырга мәҗбүр итә. Нәрсәнедер эшләп бетермәгәнбез, димәк. Шул ук вакытта 100 гектар авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләргә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да күрсәткечләребез районның уртачасыннан чигенке.
–Терлекләрнең баш санын арттырабыз дисез, яңа комплекс төзегәч, бу инде мәҗбүрият. Бу уңайдан берничә сорау: дуңгызчылык бетерелгәннән соң район җитәкчелеге тарафыннан бурыч итеп куелган бетерелгән өч дуңгыз урынына бер баш мөгезле эре терлек булдыру программасы үтәлдеме? Терлек санын нәрсә хисабына арттырачаксыз һәм терлек азыгы белән проблема тумас дип курыкмыйсызмы?
–Соңгы сорауга җаваптан башлыйм әле. Бездә җирләр чагыштырмача иркен, җиргә карата терлек саны күп түгел, шуңа күрә терлек санын әле шикләнмичә арттырырга була. Әлегә дуңгызлар урынына тиешле санда мөгезле эре терлек туплап бетерә алмасак та, менә бу яңа комплекска читтән таналар кайтарткач, бу эш тизләнер дип көтәбез. Сөт җитештерүне дә бу ел азагына 20 тоннага җиткереп булмасмы дибез, моның кадәр хезмәт куелгач, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Тырышырга кирәк инде.
–Сез районда җәйләүдән баш тартмаган бердәнбер хуҗалык. Аның берәр өстенлеген күрәсезме, әллә ияләнгән гадәт инде дисезме, сәбәп нидә?
–Җәйләү ул – маллар өчен дә, терлекчеләр өчен дә бик әйбәт. Маллар дүрт айлап саф һавада, иркендә йөрсәләр, сыер савучыларга да анда бермә-бер җиңелрәк. Терлекләрнең асларын җыештырасы да юк, биш еллап элек сөтүткәргеч линияләр сузганнан соң, эшләре дә җиңеләйде, эш сәгате дә бермә- бер ким. Иртәнге биштә килсәләр, инде сәгать җидегә-сигезгә эшләрен бетереп кайталар да. Өйләрендә иркенләп эшли алалар. Май ахырында терлекләр чыгып киткәннән соң абзарлар да ял итә, чистартабыз, ремонтлыйбыз, дезинфекциялибез.
–Кадрлар белән ничек? Балтачның якын булуы үзен сиздерәме?
–Хәзер инде элекке кебек түгел диясем килә. Китәсе – китеп, киләсе килеп бетте диярлек. Эшләгән кешегә хезмәт хакын да Балтачтагы оешмалардан ким түләмибез дияр идем. Әмма, ни генә дисәң дә, ферма – ферма инде ул, берничә меңгә идән юса-юа, фермага килергә атлыгып тормый кеше. Яңа фермалар бу проблеманы хәл итүдә бер өмет булып тора. Шөкер, сыер савучы эзләп йөргән көннәр үтте инде. Әле менә соңгы вакытта гына һөнәр лицеен тәмамлаган өч яшь егет кайтты. Үзебезнекеләр. Мин аларга лицейда укыган чакта берәр мең сум стипендия түләргә вәгъдә иткән идем, әмма сүземдә тора алмадым. Укып бетергәч, берсе армиядән кайткач, идарәгә чакырып сөйләштек тә, мин сезгә ул чакта түли алмадым, хәзер эшкә кайтсагыз, 30ар мең сум акча бирәм дидем. Килешү төзедек. Кайттылар. Өчесенә дә техникалар бирдек, әйбәт кенә эшләп киттеләр. Бер егетебез фермага килде. Бу егетләрнең кайтуы бик әйбәт булды, сөенеп бетә алмыйм. Белгечләр белән дә, шөкер, проблема юк. Барысы да үзебезнекеләр, читтән килгән бер зоотехник кына бар. Быел бер егетебез безнең стипендиат булып ветеринария академиясенә укырга керде. Анысы да киләчәккә бер өмет бит.
–Килешәсездер, атлар сезнең хуҗалыкның визит карточкасына әйләнеп бара. Йөк атларыгыз да, чабышкыларыгыз да... Бу мавыгу нидән башланды?
–Ат чабышларында гел беренчелекле алган егетебез Рәнис Таҗетдинов, бүген армиядә әле ул, “Без дә чабыш атлары алыйк әле”, – диде дә, башта берне алдык, бүген алты чабышкыбыз бар. Гади атларга килгәндә, мин эшли башлаганда хуҗалыкта 27 ат бар иде. Бер чакны бик матур, әйбәт айгыр китерделәр. Баш зоотехник белән икебезнең дә күңелгә бик ошады бу. Алып калдык. Бүген менә атлар саны 76га җитте. Ел саен 25-30 колын сатабыз. Район җитәкчелеге балалар өчен ат спорты мәктәбе булдыру идеясе белән мөрәҗәгать иткәч, каршы килмәдек, төзелешнең бер өлеше башланган инде. Бәлки алга таба авыл туризмы юнәлеше буенча да нәрсәдер эшләп булыр. Күптән түгел бик матур тарантас алып кайттык, яңа ел бәйрәмендә кыш бабай һәм кар кызы, бөтен авыл халкы шунда утырып урам әйләнде дисәң дә була. Авыл кешесе атларга битараф түгел, шунысы сөендерә.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һәрбер ниятләгән яхшы эшегездә үзегез теләгән нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын!
Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев