Хезмәт

Базарда югалмас өчен

Балтач сырын Мәскәүдә дә беләләр, яратып алалар. Башкаланы яулауның сере нидә?

Балтач сөт-май комбинатына килгән һәркем иң элек әнә шул сорауны бирә. Балтачның сыры да,мае да данлыклы. Сәбәбе нидә? Рәсәй үзәк каналларының берсендә популяр булган “Формула еды” тапшыруы хәбәрчеләре дә, күптән түгел бирегә килеп, шул сорауга җавап эзләгән. Алар йөргән “эз”дән без дә танышып чыктык. Дөрес, анда керү-танышу дигәнең җиңелләрдән түгел.

Комбинатка аяк басуга, иң элек мондагы санитария таләпләренең искитмәле  булына игътибар итәсең. Анысы элек тә катгый булган, быелгы вәзгыятьшартларында өстәмә саклык чараларын арттырганнар гына. Минем әле районның бер генә урынында да шушы кадәр саклык чаралары күргәнем юк. Шактый зур суммаларга төшереп берничә төрле җайланма-автомат алганнар. Моннан тыш та саклану чараларының күп төрле формаларын кулланалар.Керү өлешендә температура үлчәүдән башлап, душ, халат-башлык, берничә урында дезинфекция ( ишек кергән саен идәнгә җәелгәне дә, автоматы да, һава чистарткычы да бар)... “Шулай булмый хәле дә юк. Бездә җитештерелгән продукциянең сыйфаты чисталык-санитария шартлары беләнбик нык бәйле бит”, – диләр.“Сыр-майларыгыз данлыклы булуның сере нидә?” – диеп сораучыларга да гади һәм серле генә итеп: “Мең сернең берсе – чисталыкта”, – дип җавап биреп, аптырашта калдыралар.

Дөресен әйтим, 2007 елгы реконструкциядән соң комбинатка кергәнем булмаган икән инде. Әлеге яңарыштан соң биредә чын мәгънәсендә зур үзгәреш-яңалыклар булган. Биредә хәзер бөтен җиһаз-җайланма чит илнеке. Барлыклинияләравтоматлашкан. Завод дисәң дә завод (халыктелендәэлек-электән май заводы дипйөртелгән комбинатменәхәзербуисемгә биктәлаеклы). Гаделлекөченшунысын да әйтергәкирәк, бу коллектив гомер-гомергәалдынгыбулды, Бөтенрәсәй конкурсларында катнашып, медальләр алган чаклары да бар иде, үтемле продукция чыгаруөченяңадан-яңатехнологияләркулландылар, даимиэзләнүдә булдылар. Шөкер, бүген дә бу традицияләр дәвам итә. Ни дисәң дә, һәр чорның үз таләбе. Бүгенге таләпләргә туры килү, заманнан калмас өчен, тиңдәше булмаган конкуренция базарында югалып калмас өчен җитәкчелеккә дә, коллективка да бик күп эшләргә туры килә. Иң сөенечлесе: хезмәтләре бушка калмый:  республика аренасында гына түгел, Рәсәй күләмендәге базарда алар үз урынын таба. Бүген биредә җитештерелгән сырларның күпчелек өлеше Мәскәү, Санкт-Петербург кебек илнең иң зур ике шәһәренә (башкаласына) китә икән, анда үз сатып алучыларын күпләп тапкан икән, шушы бер факт кына да күпне сөйли.

2007 елда, бер ел эшләмәгән заводта, инде төзисен-төзеп, үзгәртәсен-үзгәртеп бетергәннән соң 2008 елда яңа чит ил линияләрен урнаштыру башлана. Аларны кайлардан гына кайтартмыйлар! Әле бит аларны җитештерүчеләр үзләре китереп урнаштырып, корып та бирә. Менә шул чакта заводта кемнәр генә эшләми:итальяны, шведы, испаны,немецы... дигәндәй.

Бүген сәгатенә 60 тонна сөт кабул итәргә сәләтле бу комбинат. Сөт кабул итү пунктындагы заманча лабораторияләре 1 минут эчендә сөтнең әллә ничә төрле анализын әзер итә. 8 миллион сум торучы приборлары бөтен анализны шул минутта ук экранга чыгара.Римма Хәбибуллина җитәкчелегендәге бу цехта биш кеше өч сменада – кабул ителгән сөтне урнаштырып бетергәнче эшлиләр.

Хәзерге вакытта биредә көн саен 300 тонна сөт эшкәртәләр. Җәен бу сан 350-400 тоннага кадәр җитә. Шушы кадәр сөтне кабул итеп, эшкәртеп, калдыксыз технология белән эшләп, биредә күп төрле сыйфатлы продукция чыгаралар . Чыгаралар дип әйтергә генә җиңел. Әзер продукция булганчы сөтнең үткән юлын үз күзе белән күргән һәркем гаҗәпкә калыр иде. Биредә сөт истән-һавадан арындырыла, фильтрлар аша – механик, башка урыннарда, махсус җайланмаларда термик, пастеризацияләү юллары (әле кабат-кабат та) белән чистартыла, бер җылытыла, бер суытыла (шулай ук берничә тапкыр)... тагын әллә ниләр эшләтелә. Әле һәр өлештә тоткарлану өчен билгеләнгән үз вакыты бар. Әйтик, бер өлештә термик чистартылган сөт махсус 12 сәгать «өлгерә». Сепаратор, нормализатор дигән җайланмаларның беренчесе барыбызга таныш булса, икенчесе, булачак продукция төренә карап, сөтнең майлылыгын көйли икән. Әйтик, 3,6 процент майлылыктагы сөт кирәкме, 2,8 процентлысымы –аерып бирә. Бер караганда биредә инде бөтенесе көйләнгән, системага салынган кебек. Әмма мондагы технологиянең катлаулылыгын аңлату өчен шуны әйтү дә җитә: беренче кергәндә генә аның тәртибен дә аңлап бетерә алмыйсың. Күз алдына китерегез: сөт әле бер цистернага җыйнала, әле икенче бер танкка, әле башка махсус җайланмага, әле сепараторга, аннан творог, сыр цехларына китеп, кабат сепараторга кайтып, кыскасы, ахыргы тамчысы кибеп беткәнчегә кадәр (әллә ничә төрле продукциягә әйләнгәнче дип укы), әйләнештә йөри. Тагын бер линиядә тозлы бассейнга баручы сырлар сәяхәт итә, икенчесендә юылучылары, өченчесендә – пресска, дүртенчесендә төрелергә баручылар...  Бер яктан салкын су, бер яктан җылы су, бер яктан пар килә (тулы бер куәтле котельныйлар системасы эшли). – Һәм аларның барысының да сөттән төрле, сыйфатлы продукцияләр алуда үз роле бар. Һәм һәркайсы кыйммәтле чит ил  линияләре аша үтә. Тагын шунысы  игътибарга лаек: биредә кул хезмәте бөтенләй юк диярлек, фәкать әзер сырларны линиядән алып торырга гына кирәк. Әлеге җитештерү линияләрен юу өчен генә дә кыйммәтле ике чит ил  җайланмасы бар, төймәгә басу белән үзәкләштерелгән юу башлана. Мондагы җылыту-суыту-чистарту күләмен күрсәтә торган ике генә санны китерү дә җитә: электр энергиясе өчен ай саен 4 миллион сумга якын, газ өчен дә шул чама түлиләр икән.

Комбинатта яңа чистарту корылмасы төзеләчәге турында алдагы газеталарыбызда язган идек инде.Проект бәясе 219 миллион сумлык әлеге чистарту корылмасының 70 миллион сумлык өлеше эшләнгән инде, әле төзеп бетерергә ике-өч ел кирәк булачак диләр.

Намуссыз конкурентлары, Балтач маен алдап сатып, комбинатка бик күп проблема, ыгы-зыгы тудырсалар да, шөкер, сырлар белән әлегә андый очраклар күзәтелми. Сүз уңаеннан, сырларыбыз бик әйбәт үтә, өлгергән продукция  складта җыйналып ятмый диләр. Хәер, запас продукцияләре җыела дип тә кайгыра торган түгел, зур камераларда сырлар алты айга кадәр саклана ала, тик моңа кадәр  андый хәл күзәтелмәгән. Айга 30 тонна сыр, 12-15 тонна май җитештерсәләр дә, аларны вакытында урнаштырып баралар.Биредә өч төрле формада 16 төрле сыр гына җитештерелә.  Аларның өлгерү көннәре дәтөрлечә: 20-45 көннән алып, ике ай, алты айдан-бер елга кадәр өлгерә торганнары бар. Шулай да һәр тәмле, үтемле товарның, ризыкның да “иң-иң” дигәне барыбер була: биредә дә башкалада иң популяр дип “маасдам” һәм “пармезан” сырларын әйттеләр.

–Оешма-предприятиеләр арасында иң зур күрсәткеч сөт-май комбинатында. Алдагы елга караганда җитештерүне 106 процентка үстерә алдылар. 35 кешегә өстәмә эш урыны булдырдылар,  уртача хезмәт хакы буенча да иң зур күрсәткеч аларда, – дигән иде әңгәмәсендә район башлыгы Рамил Нотфуллин, тулы бер коллективның хезмәтенә олы бәя биреп. – Бу предприятиенең илдәге вәзгыятькә карап, авыр еллары да булды, әмма нигездә ул районыбызга, хуҗалыкларга һәрчак иң зур ярдәмче булды. Бартер елларында әзер продукциясе белән бикле ишекләрне ачтырса, хәзер предприятие зур төзелеш алып барган хуҗалыкларга процентсыз кредитбирергә дә сәләтле, аягында нык басып торучы оешмаларның берсе. Быел да без бу коллективтан зур уңышлар, матур эшләр көтәбез, өметләрне акларлар дип ышанабыз.

Бөтен цехларда йөреп, бөтен эш процессын нечкәләп аңлаткан, таныштырган баш инженер  Руслан Гатауллин коллективтагы эшче-хезмәткәрләрнең бик тырыш һәм һәркайсы үз эшенең остасы булуын әйтте, белгечләребез дә тәҗрибәле, ун елдан да ким стажлы кеше юк диде ул. Шулайдыр, комбинат җитәкчесе Рәмзил Насыйбуллин да үз чиратында белгечләренә йөз процентка ышана дигән фикер калды бездә...

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: