Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Беркарусыз кешеләр белән эшләргә җайлы»

Морҗадан төтен чыкканда өзелмәсен өметең.

Иртәнге як. Пыжмара фермасына терлекчеләр инде  иртәнге сәгать бишенче яртыда ук килеп, сыерларны савып, малларны тәрбияләп, бозауларга ашарга биреп, җыештырып,  бер кат эшләрен бетереп кайтып киткәннәр. Сыерларны вакцинацияләүгә әзерләп йөрүче мал табибы Любовь Чайникова күренә дә, кардадагы малларга Айрат Исмәгыйлев азык сала, ә ферма өендә мөдир Зөлфия апа Шәйхетдинова нәрәт чутлап утыра. Авыл миченә ягып җибәргән, табигый җылылыкта рәхәтләнеп эшли бирә. Тәрәз төбендә гөлләр, идәндә келәм. Морҗасыннан җайлап кына төтен чыга... Матур, нәзәкатьле ферма мөдиренең өе!

–160 баш сыер малы бар, – ди Зөлфия ханым эшеннән бүленеп. – Бозаулату бүлеге дә эшли. Нигездә үгезләр бездә. Үрчем яхшы, килодан ким биргәнебез юк. Азык сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә бирелә. Ел саен нәрсә дә булса төзибез, әле генә маллар торагының берсен рәтләп чыктык. Фермада барлыгы 22 кеше эшли. Күбесе инде 45-50 яшьлекләр, лаеклы ялга чыгар вакытлары да җитә. Яшьләр килми әлегә.

Ферма мөдире белән маллар торагын карап керәбез. Җиде мал абзары бар. 200 башка исәпләнгән сыер торагында Рәйсә Зарипова, Рузилә Зарипова, Рәсимә Хәсәнова хезмәт куя, 100 баш сыер асрала торганында Зөһрә Галиәхмәтова, Рәфисә Сафиуллина эшли. Бозаулату бүлегендә – Рузилә Гайфетдинова, Нурсия Шакирова. Сыерлар савым аппаратлары белән савыла, сөт сөтүткәргечләрдән суыткычларга китә. Пыжмара фермасында, ел башыннан, 9 мең 753 центнер сөт савылган, 837 центнер ит җитештерелгән, көнлек артым – 903 грамм.  Фермада кул хезмәтеннән ерагаерга җыенсалар да, атчылар күренә әле. Раушан Шәйдуллин техника үтеп кералмас урыннарга ат белән азык кертә. Ат дигәннән, хуҗалыкта 60лап ат бар. Мин 2012 елда эшкә килдем, ул чакта 12 генә ат иде әле, хәзер менә 60лап, дип елмая Зөлфия ханым. Колыннарны саталар икән, бияләре кала, тайлары китә. Авылда да хәзер ат асраучылар күбәйгән, фермада эшләүчеләр дә колыннарны сатып ала. Гомумән, хуҗалыкта эшләүчеләр малларны иркен асрый, чөнки хуҗалык ел буена җитәрлек печәнен, саламын, ашлыгын бирә. Яхшылып акшарлаган фермаларга күз төшереп йөргәндә яныбыздан берничә рулон төягән трактор узып китте, Рәдис Галиәхмәтов икән, иртән килеп малларга азык өләшкән дә, хәзер, әнә,  янә азык хәстәрләү өчен туратырга салам ташый. Слесарьлар Мансур Шәйхетдинов белән Фәнил Гайфетдинов һәр эшкә дә өлгер, үзләренә тапшырылганны намус белән башкаралар. Биредә сменалы эш түгел, сигездә кайтып киткәннәр төштән соң сәгать икедә килә, берсе дүрттәге савымга гына килә, шимбә, ял эшләгәннәргә өстәмә түләү каралган. Туганнан алып 2 айга кадәр бозауларны Алия Заһретдинова тәрбияли, күңел биреп эшләгәч, бозаулар да күзгә күренеп яхшы үсә, ике алты айлыкны Айрат Исмәгыйлев үрчетә. Зуррак үгезләрне Сәрдектәге үгез фермасына җибәрәләр, анда ике кеше эшли.

– Икенче килешкә юлларга таш түшәлгән булыр инде, – ди Зөлфия апа җитәкченең вак таш белешеп йөрүен, уңайлы шартларга ирешә баруларын искәртеп. Булыр, Аллаһы боерса, анысы да, намуслы хезмәтләре белән ил табынын баетучылар янына гаеп эзләп килмәдек, тиенен-тиенгә исәпләп, үз көче белән алга барган хуҗалыкның матур эшләрен генә күрәсе һәм хезмәт кешесен күрсәтәсе килде. Ә инде яшьләргә килгәндә, булыр, алары да кайтырлар, – морҗадан төтен чыкканда өметләрне өзмик әле.

Алга баралар, карусельгә нигез салалар

Әтнә фермасының 9 мал торагы бар. Узган елның февралендә яңа абзар салганнар. Бозаулату торагы белән тагын ике фермага реконструкция эшләнгән. Барлыгы 30га якын кеше фермада хезмәт куя. Ферма мөдире – Гөлфәния Гыймадиева, әле узган елдан гына биредә. Аңарчы хуҗалык идарәсендә хисапчы булып эшләгән. Сыер савучылар берсен-берсе алыштырып, ял итеп эшлиләр. Бозау караучылары иртәнге 6да килә, 9да кайтып китә, 3тә киләләр, 5тә китәләр. Хезмәт хаклары вакытында түләнә, айның 25ендә аванс, унынчы числосында эш хакы алалар. Әтнә фермасы уңган терлекчеләргә бай, андыйларны ферма мөдире мактап туялмый. Фердинант Дәүләтшинны алыштыргысыз тракторчы диләр, уңган механизатор биредә азык цехында эшли, малларга азык өләшә. «Фердинант кебек беркарусыз эшләүче кешеләр булса, хуҗалыкларга 4-5 тракторчы да җитә», диләр аның турында. Цехта ул Тәбрис Исрафилов белән бергә хезмәт куя, Тәбрис компьютерда белгеч, шулай ук үз эшенә җаваплы караучан, тырыш хезмәткәр. Хатыны Ләрисә белән бергәләп хуҗалыкта эшлиләр, Ләрисәсе сыер савучы, ике ул үстерәләр, шушы көннәрдә шатлыклы мизгелләр дә кичерделәр, янә бер уллары туды. Авыл җирен үз итеп яшәүче, хезмәттән тәм табып эшләүче парларны чын күңелдән котлыйбыз, угыл исә игелекле гаиләдә бәхетле бала булып үссен! Гөлсинә Гатиятуллина, Рәйсә Гатауллина, Альбина Вәлиуллина, Фәридә Абдуллина, Лилия Гыймадиева, Тамара Федорова, Лидия Кузнецова – уңган сыер савучылар.

Остазлары янәшәсендә яшь сыер савучы Лилияне генә алыйк (яшьләрдән тагын Рәйсә бар), ул 42 ел намуслы хезмәт куйган сыер савучы Бибиниса апаның кызы, әнисенең алмашчысы, иптәше Рафил дә биредә эшли, тегермәнче. Авылны ярата торган, хезмәтләре белән макталып, гөрләтеп тормыш алып баручы үрнәк яшь гаилә. Зөлфия Хаҗиева берүзе 70 баш сыер тәрбияли, иртә-кич берүзе сава. Илүсә Закирова, Диния Газизова, Марс Габдуллин, Рәсим Закиров, Роза Хафизова, Хәниф Ногманов, Марат Гәрәев бозау караучылар, шулай ук тырыш хезмәткәрләр дип мактый ферма мөдире.

– Эшләре җаваплы булуга карамастан, гел читтә кала килгән һөнәр ияләребез дә бар, – ди Гөлфәния Гыймадиева. – Алмаз Сәйфетдинов унынчы сыйныфны тәмамлагач ук фермага лаборант булып килгән иде, көндәлек 8 тоннага якын сөт тапшырабыз икән, монда Алмазның өлеше зур. Абыйсы Илнур да биредә эшли, Рамил Закиров белән оператор хезмәтен башкара, сөтнең чисталыгы алардан гыйбарәт. Әлеге егетләр кебек үз эшләренең осталары күп инде бездә, тирес чыгаручы Рәсим Нуриев белән Фәнил Шакиров та беркарусыз эшли торган хезмәткәрләр, алар белән эшләргә бик җиңел.

Гөлфәния апа фермадагы бөтен эшчесен санап чыкты бугай, җәйге сезонда ашлык киптерүдә эшләгән газ операторы, кышын фермада мал табибының уң кулы булган – сыер тоякларын дәвалаучы, сугым эшләрен башкаручы оста Илнур Шәфигуллин да, селекционер Гөлнас Шакирова да, каравылчы Фәрит Вәлиуллин да, кызларны гел алыштырып торучы, эшкә булган Диния Газизова да, яздан-көзгә чаклы «Магдон»да да эшләп, фермада да төп тегермәнче булып торучы Фаяз Гәрәев та, җәй буе карда җыештыручы, силос кертүче, тоз ташучы атчылар Мәгъфүр Газизуллин белән Рафил Хәбибуллин да, Диниянең ире, тирес чыгаручы Альберт Газизов та калмады, барысы да сүз тыңлаучан, эшкә җитез кешеләр икән. Җәмгыятьнең акча кереме орлыкландыручы Гөлназ Гәрәева бәйле, Куныр кызы Гөлназ 2009 елдан бирле хезмәтенә тугры ханым, башкарган хезмәтен кайнатасы, данлыклы остазы Билсур Гәрәевтан кабул итеп алган.

Әтнә фермасында ел башыннан 23 мең 157 центнер сөт сауганнар, 1285 центнер ит җитештер-гәннәр, көнлек артымнары 924 грамм. 456 баш савым сыерлары бар, таналар кергән саен, баш саны арта бара. Эш шартлары кайгыртылган, күңел биреп эшләр өчен кирәк кадәр мөмкинлекләр җитәрлек.

Китәр алдыннан җәм-гыятьнең баш мал табибы Геннадий Чайниковны фотосурәткә төшердек, абзарга кергән иде, сыерлар аны күрүгә качты, ә менә ферма аты йөгереп үк килеп җитте. Кызык булып китте. Көн-төн фермада булсаң гына маллар сине белә, таный торгандыр шул. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, шушы күркәм коллективны саклап эшләргә язсын! Икенче килешкә малларның карусель залларында савылуын да күрербез, иншаллаһ! Инде нигезен салып куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелег