Хезмәт

“Беркайчан тап тө­шермәдек”. Газетабыз исемен йөрткән колхоз бүген ничек яши?

Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Балтач районында газетабызның ул чактагы исемен йөрткән, республикада гына түгел, ил күләмендә танылган бер колхоз бар иде.

1929 елның язында биш кешедән оешып киткән бу хуҗалык, бер аерылып, бер кушылып, “Кызыл йолдыз”, “Кызыл яшьләр” колхозлары булып йөргәннән соң, 1964 елдан исемен “Кызыл Татарстан”га алыштыра (төгәлрәге, шул исемдәге хуҗалыкка кушыла, ә берничә елдан – аерылгач, бу исемне саклап кала). Һәм шул елдан бирле республикабыз исеме бу хуҗалык исеме белән гел янәшә бара.

Республиканың 100 еллыгын каршылаганда, хуҗалыкның 90 еллык юбилее елында хуҗалык тарихын тагын бер кат барлау мәҗ­бүрият кебек тоела.

“Берәр юньлерәк колхозга…”

1932 елдан бирле макталса да, әлеге хуҗалыкның иң текә кү­тәрелеш еллары газетабыз исе­мен кабул иткән чордан башлана. Күп еллар әлеге хуҗалыкта башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләгән мәрхүм Габделхак ага Латыйпов истә­леге:

– 1967 ел иде. Газетаның ул чактагы редакторы Шәмси абый Хамматов, безнең районга кил­гәч, райкомда: “Егетләр, берәр юньлерәк колхозга безнең исемне бирик әле”, – дигән. Ә Шәмси абый – ул чакта обком бюросы члены, дәрә­җәсе бик зур. Аның теләгенә каршы килү түгел, сөе­нә-сөенә риза булалар. Шулай итеп, без “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозга әйләндек. Менә шуннан безнең газета белән чын-чыннан хезмәттәшлек башланды. Шулка­дәр күп аралашып яшәдек, газета журналистлары Балтачка килсә, керми китмәде, без дә үз чиратыбызда Казанга барсак, редакция­гә керми кайтмый идек. Ул чактагы коллективны шуңа да бик әйбәт хәтерлим. Озаграк бармый торсак, редакциядәгеләр безгә үпкәли дә иде әле. Ул елларда газетаның абруе шулкадәр зур, бу коллектив белән аралашу безгә дә дәрәҗә, абруй өсти иде. Ә инде Шәмси абый кебек редактор белән дустанә аралашу бик күпләрнең хыялы булса да, ул бик азларга тәтеде.

Колхоз ирешкән уңышларны яктыртуда, безнең тәҗрибәне рес­публикада таратуда бу коллектив шулкадәр олы хезмәт куйды – без бүген дә Шәмси абыйны, Мөнир Абдуллин, Мидхәт Ша­кир­җанов, Габ­дел­бәр Ризвановны зур хөрмәт белән искә алабыз. Шулай да Габ­делбәр турында аерым әйтми мөм­кин түгел. Ул безнең колхозның тарихын өй­рә­неп, бик күп кызыклы мәгълү­матлар туплап, колхоз турында аерым китап чыгарды. Бу әйтеп бетергесез олы хезмәт булды, бик күп тапкыр кайтырга, тау-тау документларны өйрәнер­гә туры килде аңа. Шуңа күрә ул бездә үз кешегә әйләнгән иде инде. Редакция коллективы белән үткә­релгән очрашулар, актив хәбәр­челәрне бүләкләүләр эзсез калмады. Безнең авыллар гомер-го­мергә бу газетаны иң күп яздырып укучы булды. Бүген дә шулай.

Шунысын да әйтергә кирәк: без дә газета исеменә (шулай ук респуб­лика исеменә дип укырга кирәк – авт.) беркайчан тап тө­шермәдек: колхозыбыз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, дүрт тапкыр – СССР, бер тапкыр РСФСР күләмендәге күчмә байракларга лаек булдык, хуҗалыкның исеме ике тапкыр Бөтенсоюз Мактау тактасына кер­телде, төрле дәрәҗәдәге ВДНХ дипломнарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдык.

Сиксәненче елларда безнең колхоз барлык матбугат чарала­рының игътибар үзәгендә булды дисәң дә, арттыру булмас. Бигрәк тә Салавыч Сәрдегәне комсомол-яшьләр фермасы газета битлә­реннән “төшмәде”. Гел яшьләр­дән торган бу коллектив районда, рес­публикада һәр сыердан сөт савып алу буенча рекорд арты рекорд куйды. 4000, 5000, 6000 килограмм чиген республикада беренчеләр­дән булып алар – безнең кызлар “атлады”, аннан бу рекордларны хуҗалык тулысы белән кабатлады… Ул чактагы председателебез мәр­хүм Харис Галимуллин СССР Верховный Советы депутаты булып сайланды, районда беренче “атказанган” исеме алучы агроном да, механизатор да безнең хуҗалыктан булды… Алга таба мондый мактаулы исемнәр, орден-медальләр дис­тә­ләгән механизатор, терлекче, бел­гечләр­гә бирелде. Икешәр ор­ден-ме­даль алучылар да, съездларга делегатлар булып сайланучылар да булды. Исем алыштыру безнең идея булмады, 1992 елда “Со­циа­лис­тик Татарстан” газетасы “Ватаным Татарстан”га әйлән­гәч, без “Татарстан” вариантын сайладык…

21 ел “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхоз булып йөргән бу хуҗалык, баксаң, редакция коллективы өчен заманында үзенең премиясен дә булдырган.

– Мондагы җитәкчеләр газета сүзенең көчен, йогынтысын бик әйбәт белә, журналистлар белән теләп аралаша, мәгълүмат бирергә авырсынмый иде. Безгә махсус үз премияләрен булдырып та гаҗәп­ләндерде алар. “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге кол­хозның “Социалистик Татарстан” газетасы журналистларына премиясе! Беренчесен фотохә­бәрче Мид­хәт Шакирҗанов алды. Дөрес, суммасы хәтердә калмаган, тик андамыни хикмәт, – дип искә ала бүген баш мө­хәррир урынбасары Габдел­бәр абый Ризванов.

67 ел бер нәсел кулында

“Татарстан” хуҗалыгын феноменаль итә торган тагын бер факт бар: аның белән 1952 елдан бүген­гәчә фәкать бер нәсел вәкилләре идарә итә. 67 ел буе. Башта абыйлы-энеле Йосыф һәм Харис Галимуллиннар җитәкче булса, аннан соң рәис итеп сайланган Рамил Нотфуллин – алар­ның бертуганы Мәүлиха апаның улы. Аңардан соң җитәк­челек менә алты елдан артык инде – улы Айнур кулында… Бәлки, хуҗа­лык ирешкән уңышларның тагын бер сере шушындадыр?

– Мин эшкә кайткандагы бел­гечләр, җитәкчеләр, игенче­ләрнең дә күбесе инде вафат яки лаеклы ялда. Әмма алар безне эшкә шулкадәр җентекләп өй­рәт­теләр, таләп тә иттеләр, ки­ңәш тә бирделәр – онытылмаслык тормыш мәктәбе булды ул, – ди 30 ел туган авылында эшләп, шуның 16 елын җитәкчелек ит­кән, инде алты елдан артык район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Нинди ге­нә яңа технологияләр белән эшлә­сәк тә, мин дә, бел­гечләр дә әнә шул мәктәпне гел истә тотып эшләргә тырыштык. Харис абый Галимуллин кебек рәисләр Татарстанда да бик санаулы булды. Колхозның ул чордагы күрсәткечләре чорына күрә генә түгел, күпләр өчен бүген дә рекордлы. Без исә әнә шул күрсәткеч­ләрне саклый, тагын да арттыра алдык. Бездән соң да бу матур традиция дәвам итә. Шунысы куандыра. Безне аңлаган колхозчыларга, бел­геч­ләргә мин бик рәх­мәтле, алар аңламаган булса, уңыш­ларыбыз да булмас, күпчелек идея-план­нар ярты юлда калыр иде. Белгечләр белән без ул елларда уйлаган һәр нәрсәне башкарып чыга алдык.
Ә алар “уйлаган, башкарып чыккан нәрсәләр”не санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Күбесе зур күләмдә капитал салу белән бәйле һәм яңалык та булганга, кайчакта бәхәсле дә тоелган, каршылар да табылган мондый оч­раклар нәкъ менә хуҗалыкка икенче сулыш ачарга мөмкинлек бирә дә инде. Бүгенге чорда югалып калмаска, аягында нык басып торырга җирлек була.

Яшь җитәкче Айнур Нотфуллинга эшкә керешү икеләтә авыр бу­ла. Бердән, әтисенең йөзенә кызыллык китермәскә, ирешел­гән­нәр­не сак­лап калырга кирәк, ә икен­че яктан, әле тәҗрибәсе бик аз…

– Ул чакта белгечләр дә, тәҗ­рибәле хуҗалык җитәкчеләре дә бик ярдәм итте. Билгеле инде, әти­дән дә контроль-таләпләр ге­нә тү­гел, киңәш-ярдәмнәр дә күп булды. Алты елның алтысы алты төрле булды, алар да тәҗрибә тупларга яр­дәм итте. Шөкер, без әтиләр чоры иреш­кән уңышлар­ны саклап кала алдык, арттырдык та әле, – ди Айнур.
Ул җитәкчелек иткән беренче һәм үткән елгы нәтиҗәләрне чагыштырып карасаң да, шулай булуына ышанасың. Берничә генә сан: 2013 елны хуҗалык 4477 тонна сөт (бер сыерга – 6888 кг), 348 тонна мөгезле эре терлек ите (687 тәүлек­лек артым) җитештерсә, 2018 елны инде бу күрсәткечләр 6538 тонна сөт (бер сыерга – 8295 кг), 469 тонна иткә (846 тәүлеклек артым) җиткән. “Мин киткәндә хуҗалык­та көн саен 12 тонна сөт савылса, бүген 25 тоннадан арттырдылар, бу күпне сөйли”, – ди Рамил Нотфуллин да.
Терлекләрнең баш санын арттыру, ашатуда яңа техноло­гияләр, терлек азыгы культураларына, алар­ның да аксымга бай төрләренә игътибар арту, рапс, кукуруз, бә­рәңге мәйданнарын арттыру, техникалар паркын яңарту, төзе­лешләр…

– Соңгы елларда ел саен 20–25 миллион сумлык техника алдык, 20шәр миллион сумлык тө­зелеш алып бардык. Бүген техника паркыбыз шактый нык. Шу­ңа күрә быел төп көчне төзелешкә бирергә булдык, – ди Айнур.

Бу аңлашыла да. Хуҗалыкта 1600 башка исәпләнгән мегаферма төзелә башлады. Ел азагына 800 башка исәпләнгән өлешен файдалануга тапшырырга, сыерлар кер­тер­гә, икенче 800 башка исәпләнгән өлешен киләсе елга төзеп бете­рер­гә җые­налар. Инде хуҗалыкта бер мегаферма бар иде, монысы тагын да заманчарак, тер­лек­челәр­гә дә, малларга да уңай­лырак булачак, диләр. Яңа фермалар төзелгәч тә, иске абзарлардан ваз кичәргә җыен­мый­лар. Алардагы терлекләр үз урынында кала, яңа фермага үзләре үстергән таналардан тыш сатып алырга да җые­налар. Гому­мән, җи­тәкчелек­нең исә­бе – тер­лек­ләрнең баш санын алга таба да арттыру, сыерларны гына да ел азагына 3000гә җит­керергә ди­гән максат куйганнар. Дуңгыз­чылыктан бушаган торакларны да, үзгәртеп, кабат терлек кер­тер­гә ниятлиләр. Биктәштә инде шундый абзарларда таналар асрала, ә Яңа Салавыч фермасында бүген ремонт бара.

…Бер карасаң, чор да, кеше­ләр дә, яшәү шартлары, яшәү рәвеше дә башка. Җәмгыять үзе дә, карашлар да үзгәрде. Тик җиргә береккән, бар булмышы белән авылныкы булган кеше­ләрнең эшкә мөнәсәбәте генә үзгәрмәде бугай. Үзебезнең җир­лектән, шушы хуҗалык мисалыннан чыгып әйтәм. “Татарстан” хуҗа­лыгында хезмәт куйган бер­ничә буын якташларым, авыл­дашла­рым­ның тырыш хезмәте шулай дияргә нигез бирә…

vatantat.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: