Хезмәт

Бэйрэм белән, авыл эшчәннәре!

Республикабызның башка төбәкләреңдә дә эшләп, бай тәҗрибә туплаган югары белемле белгеч Фирдәвес Рафаил улы Нәбиуллин туган якка кайткач, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеген яхшырту юнәлешендә аерым бер энергия белән эш башлады. Һәм менә авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Авылның бүгенгесеннән Сез канәгатьме?
-Авыр сорау. Канәгать дип әйтсәм, мең төрле мәшәкатьләре, проблемалары тулып яткан авыл халкы кычкырып көләчәк үземнән. Канәгать түгел дип тә булмый. Яши бит әле авыл. Инде мин малай чакта ук авыллар бетә, авылларның киләчәге юк дип сөйлиләр иде. Бик нык көчәеп киткән үзәкләшү, шәһәрләшү шаукымы да районыбыз авылларын бетерә алмады. Мине үстергән кечкенә генә Пүскәннең дә яңа йортлары белән балкып яшәп яткан мәле. Райондагы 20 авыл хуҗалыгы җәмгыятендә бүген 2300дән артык кеше эшли. Аларның иң күбесе тракторчы-машинистлар (550гә якыны) һәм сыер савучылар (470кә якыны). Ә терлекчелектә гомумән 1000гә якын кеше хезмәт куя.
- Димәк, элекке колхозлар, хәзер җәмгыятьләр әле дә шактый райондашыбызны эшле итә. Ә аларга түләү мәсьәләсе ничек соң?
- Район хезмәткә түләү буенча республикада арткы урында барса да, республика районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге түләү белән чагыштырганда хәл начар түгел. Терлекче-механизаторларга безнекеләрдән дә әз түләгән районнар күп. Ләкин әле бу бездә әйбәт хезмәт хакы түлиләр дигән сүз түгел. Хуҗалык җитәкчеләренә үзләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, аны вакытында бирү турында гел искәртеп торыла. Әле продукция сатудан акча кереме әйбәт булып, хезмәткә түләүне арттырырга мөмкинлекләре булган хуҗалыклар бар.
Быел 9 айда район буенча акча кереме узган ел шул чордагыдан 20 процентка күбрәк - барысы 1222805 мең сум булды. Монда түбәндәге хуҗалыклар әйдәп бара (мең сумнарда).
Татарстан 123614
Яңа тормыш 83533
Дуслык 78200
Кызыл юл 75229
Игенче 72600
- Хуҗалыкларга акча нигездә терлекчелектән керә. Ә терлекчелекне игенчелек тота. Соңгы еллардагы корылык игенчелектәге эшне аксатмадымы?
- Безнең як игенчеләрен табигать соңгы елларда нык сынады. Үсемлекләр өчен бик кирәк вакытта яңгырлар яумыйча борчулар, ә урып-җыю башлангач аларның нык ешаеп китүе дисеңме. Сыналса да сынатмады игенчеләребез. Узган елгы корылык шартларында да игеннәрдән үзебезгә җитәрлек кадәр ашлык үстереп җыеп ала алдык. Ә быел зур уңыш алуда республика районнары арасында беренче бишлектә торабыз. Район буенча һәр гектардан 32,8 центнер бөртек җыеп алынды, амбарларга 119 мең тонна ашлык кайтарылды.
Сводкадагы беренче сан - хуҗалыкта һәр гектардан алынган уртача уңыш (центнерларда), икенчесе - ашлыкның тулай җыемы (тонналарда).
Татарстан 40,7 9670
Смәел 40,5 4277
Кама 38,3 6585
Сосна 35,8 9201
Кызыл юл 35,5 8150
Яңа тормыш 35,5 7849
Алга 35,2 4385
Труд 35,0 5605
Арбор 34,3 4190
Дуслык 33,4 6643
Тимирязев ис. 32,9 6406
Маяк 31,3 7201
Игенче 31,2 8932
Бөрбаш 30,9 5481
Активист 30,6 4513
Якты юл 30,5 5232
Тукай ис. 26,8 3742
Сорнай 26,0 5875
Борнак 25,0 2613
Уңыш 24,6 2373
Болар, беренче чиратта, игенче-механизаторларыбызның, белгечләрнең, хуҗалык җитәкчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Чәчү, терлек азыклары хәзерләү, урып-җыю кампанияләре алдыннан игенче-механизаторлар, белгечләр, җитәкчеләр белән җыелып сөйләшү, бергәләп техниканың әзерлеген тикшерү, хуҗалыкларга кайткан яңа агрегатларны һәм кулланышка керә башлаган яңа технологияләрне өйрәнү уртак эшкә уңай йогынты ясый. Быел районда сөт җитештерүне 60 тоннага җиткерү максаты белән эшләүче сыер савучыларыбызның хезмәте мактауга лаек. Нәселле терлекләр белән шөгыльләнүче район буларак, терлекчеләребез ярдәме белән киләчәктә дә шушы данны югалтмабыз дип ышанам.
- Ә авылның, мондый хуҗалыкларның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
- Әйбәт итеп. Хөкүмәт тарафыннан авылга 30лап төрле программа буенча ярдәм күрсәтелә. Зур грантлар билгеләп төрле конкурслар үткәрелә. Аны алучылар безнең районнан да шактый. Төрле субсидия акчалары биреп барыла. Әле 40х60 программасы буенча 25 миллион сум лимиттан тыш акча алачак бар. Хуҗалыклар төрле яңа технологияләрне, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, кулланып, конкурентка сәләтле продукцияләр сатуны гел арттыра барганда һәм хөкүмәт тә даими игътибарда тоткач, хуҗалыклар яши, ныгый әле. Әнә шундый өмет, ышаныч белән барлык авыл эшчәннәрен бүгенге һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, муллык, сәламәтлек телим.
Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Рәхмәт Сезгә.
Фото http://yandex.ru/images/search?viewport=wide&text=%D1%81

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: