«Бездә урак өсте яңадан башлана» (+фоторепортаж)
Нөнәгәр белән Чутай арасындагы басуда гөрләтеп ике комбайн эшли. Вак-төяк ремонт вакытына туры килеп, «ДОН-1500» комбайны янына туктадык
Кукурузны орлыкка суга башлаганнар, дигән хәбәр алынуга районыбызныӊ төньягында урнашкан хуҗалыкларныӊ берсе – «Кызыл юл»га юл тоттык.
Дөрестән дә, Нөнәгәр белән Чутай арасындагы басуда гөрләтеп ике комбайн эшли. Вак-төяк ремонт вакытына туры килеп, «ДОН-1500» комбайны янына туктадык. Җәйге урып-җыю вакытындагы очраган таныш йөзләр икән: Рәфыйк Галиев үзенеӊ ярдәмчесе Айдар Гайфетдинов белән яӊадан «кыр кораб»ын кабызып, кукуруз сугарга чыкканнар. Кәефләре дә күтәренке, кичә 5 гектар җирдә сугып караган идек, анысы да 20 тонна булган, бүген инде чып-чынлап тотындык, бездә әле урак өсте яӊадан башлана, диләр алар. Аларга ярдәмгә район «Агрохимсервис» җәмгыяте комбанчылары Фаяз Гапсәләмов һәм Раузит Гыйльметдинов. Ике комбайнга өч машина куелган, шоферлар Раиф Нургалиев, Илфат Нургалиев, Дамир Йосыпов «КамАЗ» машиналары белән орлыкны нәкъ урак өстендәге кебек өлгер генә ташып торалар.
“Хуҗалыкта барлыгы 400 гектар мәйданда кукуруз игелде. Башта 307 гектарын орлыкка алырга уйлаган идек, соӊыннан 50 гектар мәйдандагы кукурузны силоска салу отышлырак булыр дип фикерләштек”, ди хуҗалыкныӊ баш агрономы Рәис Сафиуллин. «РОСТ-140» сортлы бу культураны инде өченче елын игәбез, җирле шартларга ярашкан, безнеӊ өчен кулай, ди белгеч. Яӊа сортларны да сынап карыйлар, әмма аларныӊ өлгерү вакыты соӊрак булачак икән.
– Кукурузны орлыкка игүгә чынлап торып моннан 4 ел элек керештек, – ди «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин. – Башта бу культураны орлыкка игү мәсьәләсенә, яшермибез, шикләнеп тотындык, чәчеп карадык, әйбәт кенә булды шикелле. Мәйданын зурайтып, технологиясен төгәл үтәүгә игътибарны арттырдык. Үстерүен үстердек, җыеп та аласы бар бит, Апас районыннан кадәр килгән комбайнныӊ чиратын көтеп карлар да яуды. Шулвакыт, бу культураны суктыру өчен ургыч алырга кирәклегенә инандык, 1 миллион 800 меӊ сумга алдык та, шөкер, инде өч ел үзебезнеӊ комбайн белән сугабыз, рәхмәт «Агрохимсервис» җәмгыятенә, алар да бер комбайн белән булышалар.
“Кукурузны орлыкка игү икътисади яктан отышлы, быел бер меӊ тонна кайтара алсак, ул бит терлекчелек тармагын 5 ай буе югары энергетикалы азык белән тәэмин итү, дигән сүз”, ди хуҗалык җитәкчесе. Һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән хуҗалыкта орлыкны сыттырып, җиӊсәләргә тутыруны да башкаралар. Читтән алган кыйммәткә чыга, дип, агрегатын да үзләре сатып алганнар. Узган ел 1250 тонна арыш-арпа һәм 650 тонна кукурузны шундый ысул белән сакларга салганнар. Быел әлеге агрегатта эшне оештыруны Рифкать Камаловка ышанып тапшырганнар. 8 кешедән торган бу звено көндәлек кайтачак кукурузны җиӊсәгә өстәмә кушылмалар белән сыттырып, тутырып барырга ниятли. Шушы юл белән 700 тонналап әзерләнәчәк бу орлык «сөт чишмәсе»неӊ нигезе булачак. Яӊадан 300 тонна орлыкны киптереп сакларга салырга уйлыйлар.
– Нинди генә сәбәпләр табылса да, күп җирдә җитәкчеләрнеӊ һәм белгечләрнеӊ фикерләвеннән тора, – ди район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Мәсхүт Гарипов. – Кукуруз игү технологиясенә кыш көне укыттык, алдынгы хуҗалыкларга да бардылар, карадылар, әмма эшләмәгән җирдә юк инде ул...
Быел район буенча 6 мең гектарга якын мәйданда кукуруз игелгән, башта шуныӊ 1800 гектарын орлыкка алабыз дисәләр дә, тора-бара ул 700 гектарга гына калган. «Татарстан», «Дуслык», «Алга», «Кызыл юл» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыклар гына кукурузны орлыкка алачаклар.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев