Хезмәт

Борнаклылар плюс белән башлаган (фото)

Борнак фермасы территориясенә аяк басуга, бер абзарда мәш килеп эшләүче төзүчеләр күзгә ташланды. Шуңа да сүзне нәкъ менә төзелешләрдән башладык.

- Соңгы ике-өч елда бу уңайдан шактый күп эшләнде, - ди мөдир Фәрит Хәбибуллин. - 230 баш терлеккә салкын метод белән асрау өчен яңа торак, кечкенә бозаулар өчен җәйге лагерь төзелде, берничә абзарга капиталь ремонт, кайберсенә реконструкция ясалды, түбәләр алыштырылды, идәннәр бетонланды, стеналар яңартылды. Быел, әнә, бер-алты айлык бозаулар өчен бер абзар өр-яңадан сүтеп, корыла. Инде клетка-бүлемнәре эшләнеп бетте, түбәдә эш бара. Тагын бер абзарга реконструкция ясалачак, планлаштырылган башка төзелеш-ремонтлар да бар әле.

2017 ел бу ферма коллективы өчен шактый уңышлы башланганга охшый. Күрсәткечләр шул хакта сөйли.

- Октябрьдән бирле плюстә баралар, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Ирина Филиппова. - Быелның ике аенда, мәсәлән, үткән елның шул чорына караганда 819 центнер сөтне күбрәк савалар, товарлылык та 96 процент, майлылык та әйбәт. Көн саен 7 тонна сөт савалар. Терлекләрнең баш саны да артык, бозау алу да 22 гә күбрәк, сакланыш та әйбәт. Сүз уңаеннан, бу елны хуҗалык ит җитештерүдә дә үсеш белән башлады. Күрсәткечләр әйбәт булгач, хезмәт хаклары да артты. Үткән ел бу вакытта сыер савучылар уртача 15 мең 540 сум акча алса, быел бу сан 21 мең 765 сум.

Ирина әле бер генә ай баш зоотехник булып эшли. Аңа кадәр зоотехник-селекционер булган. Мельничная авылы кызы, 2002 елда Иске Торҗага килен булып төшкән. Башта дуңгызлар караган, аннан белгечлеккә күчкән. Терлекчелекне әйбәт белүче, тәҗрибәле кадр. Моңа кадәр буш торган баш зоотехник урынына тәвәккәлләгән Ирага уңышлар телик. Нәсел эше өлкәсендә куйган хезмәтләре нәтиҗәләрен бирә башлаган икән, тотрыклы булсын дияргә генә кала. Хәер, әлегә канәгатьләнергә иртә булуын хуҗалар үзе дә бик әйбәт белә.

- Күрсәткечләребез әйбәтләнә барса да, безгә әле башка хуҗалыклар артыннан җитү өчен эшләргә дә, эшләргә, - ди мөдир. - Мөмкинлекләр бар, терлек азыгы яңасы өлгергәнче җитәрлек, өстәмәләр, дару-препаратлар белән дә белән дә өзеклек юк. Сыерларга - дүрт, бозауларга ике төрле өстәмәләр бирәбез. Кызлар да бик тырыша. Бер группада өчәр терлекче эшли. 110-112 шәр сыер туры килә. Көнгә ике савалар, эш ике сменада оештырылган. Әлегә терлекчеләр җитә, сыер савучыларны ял иттерүче алмашчы да бар. Ике айлык күрсәткечләр буенча Ләйсән Гайнетдинова, Гөлзия Вәлиева, Татьяна Антонова, Ольга Шапрынева, Дарья Кокрова, Альбина Габделхаковалар группалары алда бара.

Бозаулар, таналар тәрбияләүдә бу фермада ир-егетләр эшли икән. Сергей Никифоров, Вәзыйх Касыймов, Наил Габделганиев, Илһам Фәйзрахманов, Фердинат Сабирҗановларның һәркайсын мактап язарга була диделәр.

Плюс белән башланган ел борнаклылар өчен шулай дәвам итсен һәм төгәлләнсен дә иде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: