Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борнак»лылар язгы кыр эшләрен кызу темплар белән алып бара

Маңгай тире агызып башкарган тырыш хезмәтләре мул уңыш белән сөендерсен

Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында язгы кыр эшләренең иң гөрләгән чоры. "Борнак" җәмгыятендә нинди эшләр башкарыла, кемнәр тырышып хезмәт куя, бу хакта хуҗалыкның баш агрономы Ранил Әхмадуллин белән сөйләшеп уздык.

- Хуҗалыгыбыз басуларында бүгенгесе көндә җир әзерләүдә "К-742" тракторы белән Анатолий Филипов, "Т-150" тракторы белән Ленар Муллагалиев, СЗП чәчкече белән "МТЗ-1221" тракторында Анатолий Шишкин, "Амазон" чәчкече белән "К-742" тракторында Айрат Ешимбетов, алар артыннан "МТЗ-82" тракторлары белән Николай Константинов белән Илназ Галимуллин катоклап йөриләр.

Әлеге хуҗалыкның уңган механизаторлары һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарып чыгасыларына ышанабыз. Эшләрендә уңышлар теләп калабыз, маңгай тире агызып башкарган тырыш хезмәтләре мул уңыш белән сөендерсен. 

Фотолар Ранил Әхмадуллинныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев