Хезмәт

Бәрәңге бит ул! ди бу культурага мөкиббән киткән авыл агае

«Хезмәт»нең үткән елларда чыккан тегелмәләрен карап утырам. 2005нче елның 20нче август санында таныш фамилиягә тукталып калдым: Фәрит Зарипов. Заманында газета битеннән төшмәгән бәрәңге үстерү остасы түгелме соң?

Шул икән, 60 яшьлек юбилее уңаеннан аның тормыш юлын чагылдырып, күләмле мәкалә басылган. Ә 70нче, 80нче елларда «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозының бәрәңге игү звеносы җитәкчесе Фәрит Зариповның хезмәттәге уңышлары турында дистәләрчә хәбәр языла.
Соңгы елларда санаулы хуҗалыкларда гына үстерелеп, быел кабат торгызыла башлаган бәрәңге игүгә ул заман кешесенең карашы ничек? Зур көч сорый торган гаять мәшәкатьле бу культураны хәзер дә шулай ярыша-ярыша тырышып үстерү кирәкме? Кызыксынуым, Нәнәгәргә, Фәрит Зариповның нигезенә алып килде.
Кабат танышып, якынлашып килүче (24нче августта 70 тула) юбилее белән котлаганнан соң, әңгәмәне түр яктагы йомшак диванда, гаиләнең архив документларын караудан башладык. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале иясе, республикадан, районнан бирелгән күпсанлы Мактау таныклыклары, мәкаләләр... бөтенесе пөхтәләп җыеп барылган.
1974нче елда ВЛКСМның XVII съездында катнашканлыгына документлар да теркәлгән. Биредә президиумда утырган, чыгыш та ясаган икән. Бөтенесен ничек шулай пөхтәләп саклый алдың дим. - Аңа тагын. Үзем җыеп бармасам. Фәриткә эш кенә булсын аңа, - дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Фәния ханым. Балаларга, оныкларга күрсәтергә бер тарих булыр дип туплаган.
Кызлары Энҗе, Эльмира, уллары Фидаил гаиләләрендә алты оныклары үсә хәзер. Төп йортта калган Фидаилнең балаларына бабалары тарихы аеруча якын. Фидаилнең үзенә дә әтисеннән күп нәрсә күчкән. Шуларның берсе - җыр-моңга һәвәслек. Замандашлары Фәритне бик оста баянчы итеп тә беләләр. Дүрт ел ярым флотта су асты көймәсендә хезмәт иткәндә дә гармуныннан аерылмый. Яхшы хезмәте өчен ике тапкыр, барысы 90 көнгә ялга кайкач та клубта авыл яшьләрен биетергә, җырлатырга вакыт таба. Ә инде бөтенләйгә кайткач, клубта бию кичәләрендә, концертлар куйганда урыны түрдә була егетнең.Тормыш иптәше, авылдашы Фәния белән дә клубтагы чараларда катнашканда чынлап йөрешә башлыйлар һәм кавышалар.
- Быел яңа елда бергә тора башлаганга 45 ел булды, - ди Фәния ханым. Ул лаеклы ялга чыкканчы авылдагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Гаилә архивындагы тәртип, Фәритен әңгәмәгә кушылдырып китә алу сәләте, гомумән, үз-үзен тотышы аның турында яхшы тәрбияче булгандыр дигән фикер калдыра. Бәрәңге турында бөтенләй оныттыгыз бугай сез дип, миңа да килүемнең төп сәбәбен искә төшерде.
- Нәрсә дим инде, -дип сөйләп китте Фәрит. - Иң авыр елларда да ач үлемнән алып калды ул бәрәңге. Мин эшләгән елларда игътибар зур иде аңа. Һәр колхозда аерым звенолар икте. Ел саен укыдык, өйрәндек, ярышып эшләдек.Көндәшем Борнактан Наил Нәҗипов белән 4-5 еллап элек Чепьядагы «Наз»да бергә ял итәргә туры килде. Хәтерли икән әле.
Наилләр ул елны һәр гектардан 244 центнер уңыш алып районда икенче, без 269 центнер белән беренче булган идек. Рәт арасын эшкәрттек. Кимендә өч, кайчакта 4-5 тапкыр керә идек арасына. Төрле авыруларга, корткычларга каршы вакытын белеп, соңармыйча эшкәртү бик нәтиҗәле. 16шар, аннан да күбрәк сәгать эшләгән көннәр була иде, - ди Фәрит.
- Карасаң, тәрбияләп торсаң гына уңыш бирә бәрәңге дип, әле дә яздан көзгә кадәр үзебезнең бакчада мәш килә ул, - дип дәвам итә Фәния ханым. Бәрәңгене күп үстерәләр. Чи килеш тә, пешереп тә малларына ашаталар. Файдасы бик зур, иренмәскә генә кирәк, диләр. Карасаң, тәрбияләсәң теләсә нинди һава шартларында да уңыш бирергә сәләтле бәрәңге культурасына район хуҗалыкларында кабат игътибарны арттыруларын яхшыга юрый. Бәрәңге бит ул. Безнең як авылларын аннан башка күз алдына да китереп булмый, ди заманында бәрәңге үстереп, районны ил күләменә чыгарган игенче-механизатор Фәрит Зарипов. Күпләргә остаз, әле дә үзенең тәҗрибәсе белән мул уртаклашучы, җор телле һәм тормышка гашыйк Фәрит кебек кешеләребезгә бай безнең районыбыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: