Хезмәт

Чапшарда робот эшли

Һәр сыер робот аша тәүлеккә берничә тапкыр уза, аның «хәтерендә» кайсы сыер тәүлеккә, яисә һәр килүендә күпме сөт биргән, ничә килгән, болар барысы да чагыла.

Чапшар терлекчелек фермасына чакырылган хуҗалык рәисләренә иң элек сыер саву өчен куелган роботның эшләвен күрсәттеләр.

Тимирязев исемендәге хуҗалыкта сөтчелек тармагының бу оешманың киләчәк язмышын билгеләүче төп фактор икәнен яхшы аңлыйлар, һәртөрле яңалыкны үзләрендә сынап карыйлар, уңышлы булганнарын киң кулланалар. Чапшар терлекчелек фермасына чакырылган хуҗалык рәисләренә иң элек сыер саву өчен куелган роботның эшләвен күрсәттеләр.

– Агымдагы елның 9 апрелендә эшләтә башладык. Бүгенге көндә 50 сыерны шушы робот сава. Һәр эшнең үзенчәлеге бар, эш акрынлап җайлана. Робот янына сыерлар имчәкләренә сөт җыелгач, үзләре киләләр, алдагы савымнан 6 сәгать үткән булса, җайланма ачыла һәм сыер кереп баса. Алдында бераз катнаш азык куелган, ул шуның белән мавыккан вакытта робот имчәкләрне юа, эшкәртә һәм саву аппаратын имчәкләргә лазер ярдәмендә кидерә. Сөт бетүгә, имчәкләрдән сөт суыручы җайланма ычкына, тиешле эремә белән имчәкләр эшкәртелә. Сыер озаграк уйланып торса, робот аны эткәләп, чыгарга вакыт җиткәнен аңлата.

Һәр сыер робот аша тәүлеккә берничә тапкыр уза, аның «хәтерендә» кайсы сыер тәүлеккә, яисә һәр килүендә күпме сөт биргән, ничә килгән, болар барысы да чагыла. Тана сыерлар яңалыкка тизрәк ияләшә, алар имчәкләренә сөт төшүгә робот янына килеп басалар, калганнарының исенә төшерергә кирәк, хәзергә өч сыер савучы шушында беркетелгән, киләчәктә аларның саны кимер, дип аңлатты хуҗалыкның баш зоотехнигы Шамил Нуриев.

 

Әйе, мондый кыйммәтле җиһазларны алу, урнаштыру бары сөтнең күләме зур һәм ул даими артып барганда гына үзен аклый. Роботның турыдан-туры сөтнең артуына зур тәэсир ясамаганы ачык, димәк, бу очракта, сөтнең күләмен арттыруның башка юнәлешләрен игътибарда тоту зарур. Иң беренчесе – сыйфатлы азык, алай гына түгел, бирелә торган азыкның балансланган булуы, сыер тарафыннан эшкәртелә алуы һәм иң  мөһиме – аның нәтиҗәгә эшләве. Бу очракта Тимирязев исемендәге хуҗалыкта терлек азыгының сыйфатын һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эш даими алып барыла, терлекләргә фәнни яктан нигезләнгән, балансланган рацион нигезендә хәзерләнгән азык бирелә. Бу өлкәдә алар махсус фәнни оешма белән хезмәттәшлек алып баралар. Нәтиҗәсе бар, ди хуҗалык рәисе Булат Исрафилов, 4 июньгә алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, тәүлеккә 2000 килограмм сөт артык савабыз, аның көнлек күләмен 18500 килограммга җиткердек. Алда зур бурыч – сыйфатлы терлек азыгы туплау, узган ел да районда беренчеләрдән печән-сенаж әзерләргә тотынган идек, быел да бу эшне башладык, ди ул.

Киңәшмә барышынында терлек азыгы хәзерләүнең торышы турында, аны тулы көченә башларга кирәклеген район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләрнең кат-кат исләренә төшерде. «Сосна» күмәк хуҗалыгында сенажга егылган люцерна һәм басуларны баскан «сары чәчәк» – тузганактан экспресс-лаборатория ярдәмендә анализ алынды. Аның нәтиҗәсе – иң кирәкле матдә булган каротин тузганакта люцернага караганда 10 тапкыр ким икән. Тузганактан сенаж әзерлим, дип йөрмәгез, күпьеллык үлән басулары – өч, күп дигәндә 4 елдан инде эшкәртелеп, яңа мәйданга күчерергә кирәк, диде район башлыгы. Печәнгә төшүнең иң кирәкле вакытын кулдан ычкындырмаска кирәклеген урыннарда аңласалар да, үләннәрнең кыска, массаның аз булуын сәбәп итеп, эшкә керешү әле дә сузыла. «Якты юл», «Смәел», «Кама», «Кызыл юл», «Активист», «Алга», «Арбор», «Уңыш» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар шушындыйлар исемлегендә. Район буенча 17 мең гектарга якын күпьеллык үләннәрнең беренче тапкып чабып, киптереп печәнгә яисә сенажга туплауны, аның артыннан ук 10 мең гектар мәйданда сенаж өчен чәчелгән берьеллык үлән мәйданнарын егып, җыеп алуны, шул ук вакытта  күпьеллык үләннәрнең икенче тапкыр чабу вакытының тиз җитүен  искә алсак, бүген кулдан ычкындырган көннәрне сагынырга туры килмәгәе. Вакыт көтми!

Киңәшмә Куныр җирлегендә урнашкан, инде эшчәнлеген уңышлы башлаган «Балкыш» авыл хуҗалыгы кооперативында дәвам итте. Ит җитештерү, аны эшкәртү, чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде, коопертив җитәкчесе Азат Дәүләтшин оешманың эше белән таныштырды.

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: