Чәчәләр дә, сөрәләр дә
Быел ындыр табагына иң күп ашлык кайтарган өч хуҗалыкның берсе - «Игенче» булды.
Җитәрлек кадәр орлыкка, фуражга салдылар. Мал асраучы авыл кешеләренә дә 750 тонна өләштеләр. Һәм урып-җыю белән бер үк вакытта хуҗалык механизаторлары алдагы ел уңышы турында да кайгырта башладылар. Альберт Сабитов, Алмаз Ибраһимов кебек тәҗрибәле тракторчылар көзге чәчүне тел-теш тидермәслек итеп үткәргәннәр. Һәр гектарга берәр центнер исәбеннән ашлама кертелгән, барлык орлыкларны да биопрепаратлар белән эшкәрткәннәр, агулаганнар. Уҗым культураларын быел үткән елдагыдан 450 гектарга күбрәк чәчкәннәр. Чөнки җәй нинди килсә дә алардан ышаныч зур, бер дә ашлыксыз калдырмыйлар диләр.
Механизаторлар басуларны бер кат көздән эшкәртүгә дә зур игътибар бирәләр. Азат Әхмәтҗанов, Рәис Галиев «КСН-4», Габделбәр Вәлиев «БДМ-3» агрегатлары белән сыйфатны беренче планга куеп эшлиләр. Тракторчы Мәсхүт Әхмәтшин, Рамил Билалов, Радик Хисмәтуллин да аларга кушылды. Соңгы вакытта көн саен 150 гектардан артык җир эшкәрттеләр.
Хуҗалыкта ел бик үк кулай килмәсә дә, бәрәңге уңышы зарланырлык түгел. Инде аның сабагын чабалар, ике бригадада да казырга чыктылар. Хуҗалык кирәк-ярагына гына түгел, бәрәңгене сатуга да чыгаралар. Иң әйбәтләрен генә Казанда узачак ярминкәгә әзерлиләр. Авыл хуҗалыгы продукцияләре сату буенча мондый ярминкәләрдә «Игенче» уңганнары ел саен актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.4301
-
1 март 2021 - 14:46Алмаз кабат безнең арада... Гомер үтә... Алмаз Рәшит улы Нотфуллиннын арабыздан китүенә 5 ел узып та киткән... Заманында, татарча көрәшне үстерергә дип мәш килеп йөргән бер чакта, безгә ярдәм кулы сузган җитәкчеләребезнең берсе иде ул.10801
-
1 март 2021 - 14:43Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбировның «Киллер» әсәре турында фикерен белдерде Халык шагыйре авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.4500
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".96302
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.41801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика