Чебешләрне санар чак
Ел фасылы көзне юмарт, бай, мул, дибез. Ә менә шул муллык артында игенченеӊ, гомумән, авыл хуҗалыгында эшләүченеӊ күпме хезмәте, маӊгай тире, төн йокылары сарыф ителгәнен күпләр күз алдына да китерми.
Бу өлкәдә вак, әйдә ярар дигән төшенчә юк. Монда һәр адым, һәр алым үлчәмле булырга тиеш. Шул ук вакытта бу тармакныӊ табигать шартларыннан күпкә бәйле икәнен танырга кирәк.
Бу турыда «Татарстан» күмәк хуҗалыгыныӊ орлыкчылык буенча тәҗрибә участогында җыелган хуҗалыкларныӊ баш агрономнарныӊ, зоотехниклар һәм икътисадчыларныӊ, җитәкчеләрнеӊ фикер алышырга, белгечләрнеӊ тәкъдимнәренә колак салырга мөмкинлекләре булды.
Агымдагы елда безнеӊ җирлектә кояшлы көннәр уртача 180-190 сәгать ким булды. 12 сәгать яктылыкка әйләндереп карасак, бу 15 көн кояшлы, чалт аяз көн булып җитмәде, дигән сүз. Нәтиҗәдә орлыкка атап чәчкән кукуруз өлгермәде, дип башлады үзенеӊ сүзен «Татарстан элиталы орлык ассоциациясе» җитәкчесе Юрий Еров. Бу очракта орлыкныӊ сыйфаты, кайдан алынуы һәм безнеӊ шартларга яраклашкан булуы беренче урынга чыга. Республикада кукурузныӊ 100дән артык сорты һәм төрле гибридлары игелә, әмма шуларныӊ дүрттән бере генә безнеӊ шартларда югары уӊыш бирә. Орлык өчен утыртылучы чәчү материалына таләпләр зурдан, диде ул. Хуҗалыклар орлыкны ышанычлы урыннан алсалар, уӊыш өчен борчылырга урын аз кала, шуныӊ турында фикерләргә кирәк, дип белдерде белгеч.
Районыбызда кукуруз 7 меӊ гектардан артык мәйданда игелде. Күп хуҗалыклар, көзен орлыкка алырга, дип аерым мәйданнар әзерләделәр. Район буенча бер меӊ гектардан артык мәйданда кукуруз бөртеккә, дип тәгаенләнде. Әмма, районда «Алга» хуҗалыгыннан тыш, өлгереп җитмәгәнлектән бер хуҗалык та кукуруз бөртеген суктыра алмады. Димәк, бу культураны игүдә быелгы кебек һава шартларына әзер торырга кирәк. Нәкъ шушы максатны күздә тотып «Татарстан» хуҗалыгы һәр елны басуда төрле культуралар өчен тәҗрибә мәйданын булдыра, анда һәр культураныӊ берничә сорты сынау үтә. Уӊышлы булган очракта, орлыклар күбәйтелеп, башка хуҗалыкларга да тәкъдим ителә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ирек Галимов фикере буенча, игенчелекне терлекчелек тармагын үстерүдә төп этәргеч икәнен истә тотып, терлек азыгы әзерләү юнәлешенә тиешле игътибар бирелергә тиеш. Югары энергетикалы, сыйфатлы азык әзерләп, аны булган таләпләргә туры китереп, сыер алдына салмыйбыз икән, мул һәм бәясе югары булган сөтне җитештерү бары кәгазьдә генә калачак.
Хуҗалык елыныӊ 9 айлык нәтиҗәләре гадәттә елны уӊышлы төгәлләү максатыннан күрсәткечләрне барлау, алынган йөкләмәләр белән үсеш саннарыныӊ тәӊгәл килүен чагыштыру һәм җибәрелгән кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә хәлиткеч этап булып тора.
2019 елның 9 аенда хәзерге сатып алу бәяләре белән исәпләгәндә районыбыз күмәк хуҗалыкларында 3 миллиард 251 миллион сумлык продукция җитештерелде. Алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 21 процент тәшкил итте. Гомуми сумманың 2 миллиард 102 миллион сумы терлекчелек тармагына туры килә, бу 65 процентны тәшкил итә, ә калган 1 миллиард 149 миллион сум игенчелек өлкәсенә карый.
Аерым терлекчелектә продукция җитештерүне карасак, ул алдагы елныӊ шушы чорына караганда 33 процентка арткан, ягъни 524 миллион сумга күбрәк булган. Бу очракта үсешнеӊ төп сәбәбе – җитештерүнеӊ күләме арту. Районда сөт җитештерү алдагысы белән чагыштырганда шушы чорда 8565 тоннага артык булса, ит җитештерү 111 тоннага арткан.
Ә шулай да хуҗалыкларда файдаланмаган резервлар күп әле. Мәсәлән, бер шартлы терлеккә туры килгән продукция күләмен карасак, беренче барган хуҗалыклар белән арттагылар аермасы ике тапкырга җитә. Район буенча бу уртача күрсәткеч 65 мең 200 сум булса, «Татарстан» хуҗалыгында ул 85 мең сумга якын, «Кызыл юл»да 84 мең сум, Тимирязев исемендәге, «Дуслык» һәм «Игенче»дә 72 мең сумнан артыграк.
100 баш шартлы терлеккә исәпләгәндә хуҗалыкларда күпме продукция туры килә соң? Район буенча уртача күрсәткеч 81 мең 100 сум тәшкил итә. «Кызыл юл» белән «Татарстан» хуҗалыклары монда да лидерлар сафында, аларда 100 баш шартлы терлеккә исәпләгәндә продукция күләме 102 мең сумнан күбрәк. «Дуслык», Тимирязев исемендәге, «Игенче» хуҗалыкларының да күрсәткечләре начар түгел. Ләкин райондагы егерме хуҗалыкныӊ уникесенеӊ күрсәткече уртача район күрсәткеченнән ким икән, бу җитәкчеләрне, һәр звенодагы белгечләрне уйландырырга тиеш. Дөрес, җитештерү күләме алдагы ел белән чагыштырганда үсештә бара, әмма бу «коры куаныч».
Терлекчелектә җитештерүнең гомуми үсешенә күз салсак, 2 хуҗалыктан кала калганнар үзләренең күрсәткечләрен яхшырта алдылар. «Татарстан» – 22, «Смәел» – 19, «Сорнай» – 18, Тимирязев исемендәге хуҗалык 15 процент үсеш белән баралар. Шул ук вакытта Тукай хуҗалыгы җитештерүне 2 процентка киметте, «Кама» хуҗалыгы да узган ел дәрәҗәсендә генә продукция җитештерде.
Агымдагы елныӊ 1 октябренә район күмәк хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнеӊ баш саны 38642 булды, бу узган елныӊ шул чоры белән чагыштырганда 577 башка күбрәк. Ә ел башыннан мөгезле эре терлек саны 1670 башка артты. «Татарстан» хуҗалыгы мөгезле эре терлек санын узган ел белән чагыштырганда 327 башка, «Труд» 131 башка, «Бөрбаш» 122 башка арттыра алдылар.
Хуҗалыкларда ат санын арттыру буенча максатчан эш бара, атлар саны 1462 баш булды. 1 октябрьгә район буенча 384 колын алынган, узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 24 колынга артык. Әмма «Активист», «Борнак», «Маяк», «Сорнай» һәм «Уӊыш» хуҗалыклары бу юнәлештә үсешкә эшләмиләр.
Җитештерелгән продукция сатылган очракта гына ул хуҗалык кассасына акча буларак әйләнеп кайта. Алдагы елларда сөткә сатып алу бәяләренеӊ кинәт төшүе район икътисадына начар йогынты ясады. Шөкер, соӊгы вакытларда бәяләр тотрыкланды. Әмма, шушы чорда да сөтне төрлечә сатып була.
Сентябрь аенда районда сатылган сөтнеӊ 52 проценты Балтач сөт-май комбинаты аша узса, 41 проценты Биектау сөт комбинаты аша җибәрелгән. Бу ике оешма сентябрь аенда һәр килограмм сөткә 24 сум 6 тиен хисабыннан түләде. «Агат» ширкәтенә тапшырганнарга 23 сум 19 тиеннән хисап ясалды. «Ува-молоко» ширкәтенеӊ дә бәясе түбән булды, һәр килограмм сөткә 23 сум 20 тиеннән чыгып түләнде.
Сөтнеӊ сыйфатына карап, аӊа бәя дә үзгәрә. Сентябрь аенда сөтне иӊ кыйммәт бәя белән «Кама» хуҗалыгы сатты, һәр килограммы – 24 сум 58 тиен. Сөтнеӊ майлылыгы монда иӊ югарысы – 3,91 процент. «Арбор» хуҗалыгы да майлылыгы 3,88 процент булган һәр килограмм сөтен 24 сум 49 тиеннән сатты. Иӊ түбән бәя «Активист» хуҗалыгында булды, 23 сум 19 тиен.
Терлекчелек өлкәсе үсешенеӊ 9 айлык эш нәтиҗәләрен караганда, район буенча үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин ассызыклап узганча, тынычланырга, уӊышлар белән канәгатьләнергә әле иртәрәк. Югары технологияләр турында сүз алып бармыйча (анысы да бик мөһим), урыннарда эш оештыруда элементар кагыйдәләр үтәлүенә ирешергә кирәк. Һәр кешенеӊ хезмәткә карашын, соӊгы нәтиҗәләр белән кызыксынуын тәрбияләү зарури. Шул ук вакытта терлекчеләр, сыер савучылар белән ай саен йомгак ясау җыелышлары санаулы хуҗалыкларда гына уздырыла. Менә шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде, диде ул.
Киӊәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин аныӊ сүзләрен хуплап, барыннан да элек кайбер җитәкчеләрнеӊ, белгечләрнеӊ фикерләве артта кала, дип белдерде. Бүгенге шартларда хуҗалык җитәкчесе, баш белгеч, аерым җитештерү тармагы башында торучы заман белән бергә атларга, алай гына да түгел, күп очракларда, бер адым алда барыр тиеш. Бары шул очракта гына авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсеннән ныклы табыш өмет итәргә була, диде район башлыгы. Хуҗалык башында торучылар шул җирлектә эшләүчеләрнеӊ тормыш дәрәҗәсе, хезмәт хакы, яшәеше өчен тулысынча җаваплы икәнне онытмасын иде.
Фото: баш мөхәррир
Фәрит ГАТИЯТУЛЛИН,
Хәлим РӘХИМУЛЛИН,
Вакыйф ЗӘКИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев