Хезмәт

Чепьяда иҗат бәйгесенең бер өлеше буларак ярминкә гөрләде (фото)

Авыл җирлекләре арасында "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе иртәнге сәгатьләрдән үк ярминкә белән башлана дип хәбәр иткән идек инде. Хәзерге минутларда Чепьяда авыл җирлегендә ярминкә гөрләде.

Биредә Чепья авыл җирлеге, "Труд" һәм "Арбор" авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, Чепья һәм Арбор мәктәпләре, ике балалар бакчасы, "Наз тернәкләндерү бүлекчәсе коллективлары сәүдә итә.
Ярминкә район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан бик яхшы дип, 7 балл белән бәяләнде.
Бүген - 20 гыйнвар көнне Чепья мәдәният йортында кич белән алар концерт та тәкъдим итәләр. Күп милләтле чепьялылар чыгышын карамый калмагыз. 18.00 сәгатьтә күргәзмә-ярминкәләр оештырыла, ә концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!!!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: