Хезмәт

Чутай фермасында бозауларны "имчәк әни" компьютер аркылы ашата

«Кызыл юл» хуҗалыгының Чутай фермасы сыерларны өч тапкыр савуга көйләгән бердәнбер терлекчелек комплексы районыбызда.

Сыер савучылар беренче сменага иртәнге сәгать биштә килә, эшләрен төгәлләп, тиешле хезмәтләрен башкарып өйләренә кайтып киткәнче, икенче сменадагы эшчеләр килеп җитә, алар исә көндезге савуны башкара, аннан соң сыерларны кардага чыгаралар. Өченче сменага килүчеләр сыерларны кире үз урыннарына кертеп бәйләп, кичке савымга әзерлиләр. Эшләрен башкарып өйләренә тыныч күңел белән кайтып китә алар, чөнки кичкә калган каравылчылары - Таһир Шакиров белән Марат Галәлетдиновка тел-теш тидерерлек түгел, күзәтеп йөрү эшеннән тыш алар терлекләрнең асларын җыештырып, башка хезмәтләрне дә башкаралар.
Шушы урында уникаль ханым - Рузилә Мөхәммәдиева турында да сөйләп узасым килә. Ул мәктәпне бетергән елны ук фермага эшкә килә. Җаны-тәне белән авылга береккән кыз бернинди эштән дә чирканып тормый. Алыштыргысыз терлекче, диләр аның турында хуҗалык белгечләре. Сыерын да сава, кирәк икән каравылын да тора, иң мөһиме һәрбер йөкләнгән эшне намус белән башкара. Күп еллар бозаулату бүлегендә хезмәт куйган, бүгенге көндә вакытлыча раздойда эшли.
Рузилә ханымга киләсе елда 60 яшь тула, тормышында авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, күңеле көр аның. Җиңел атлап, башын горур тотып, иреннәренә мөлаем елмаю йөгертеп, сыерларны бер кат яратып чыга ул. Шыпырт кына хәлләрен белешә, ә алар җавап итеп ахры терлекче апаларына җайлап кына мөгерәп, эләктерә алсалар, ялап та куялар. Бозауларга да бит улым, кызым дип, дәшә алар. Маллар да үзләренә булган мондый карашны әлбәттә тоядыр, тизрәк үсеп, мул сөт бирүләренә бу йогынты ясамыйча калмыйдыр.

Яңа туган бозаулар янына кергәндә үк ишектәге язуга күзем төште, чит кешегә керү тыела диелгән. Җайлап кына ишекне ачып кергәч, бозаулар да аптырап карап куйгандай булды, янәсе, нишләп йөрисең син монда. Шул арада каршыма яңа туган бозауларны караучы, алар телендә әйтсәк, «Корма мама» - Рәмзия Шәехзаманова килеп җитте. Эшенең ничек башкарылуын сөйләп узды, бактың исә монда да бөтен нәрсә компьютерлашып беткән. Бозауларның һәрберсенең муенына санлы чиплар беркетелгән, махсус аралыкка килеп басып ашаган вакытларында шушы чиплары аша компьютерга хәбәр килеп, алар теркәлә икән, ә Рәмзиянең төп эше монитор аша кайсы бозау ашаган, кайсы юк икәнен карап бару. Замана балаларының компьютер, телефонны белүләренә аптыраган кешеләргә шушы бозауларны килеп күрегез диясе килә. Маллар да мондый җайланма белән уртак тел тапканны, безгә - кешеләргә калышырга ярамый инде.

Бу комплексның әлегә бер генә ягы эшли, икенче якта реконструкция эшләре бара, ремонт төгәлләнгәч, ул ягына да яңа туган бозаулар кертеләчәк. Дөресрәк итеп әйтсәк, 3 айга кадәр үстерелгән бозаулар икенче фермага чыгып киткәч, ул якка дезинфекция ясалачак. Ә яңа бозаулар икенче якка кертеләчәк һәм киләчәктә әлеге эш шулай чиратлаштырылып алып барылачак.

Фермадан фермага йөреп, эшчеләр, аларның хезмәтләре белән танышып йөргән арада, миңа һәрбер эшнең асылын аңлатып йөрүче ферма мөдире Радик Сәлихҗанов белән дә гапь корып алдым. Ул үзе бу вазыйфасын ел ярым гына башкара икән әле, моңарчы механизатор булган, Нөнәгәр авылында яши. Радик абый әңгәмә кору өчен бик рәхәт кеше булса да, кул астында эшләүчеләргә бик кырыс кебек тоелды. Ләкин җитәкче кешегә шундый булу кирәктер дә. Шуңа да аның һәрбер эше җиренә җиткереп башкарылган.

«Икенче сезонга кадәр җитәрлек азык әзерләдек, хәтта запасыбыз да бар», ди ул. Кардада йөгереп йөргән атларны күргәч, алар хакында да сорамый кала алмадым, әлегә хуҗалыкта 26 атлары бар икән. Аларны тере килеш сатуның уңай вариант булуын да яшермәде ферма мөдире. Һәрбер хезмәткәргә үзенчә бәя биреп, мактап йөргән мөдир үзе хакында сөйләүне генә кирәк тапмады.
Фотоларны тулы куләмдә фотогалереяда карагыз

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: