Хезмәт

Чутай сыерлары хәлвә ашый

Чутай сыерлары хәлвә ашый, Баллы ботка белән сыйлана Без килгәндә Чутай фермасыннан "брак"ка чыгарылган сыерларны озаталар иде. "Уртача 667 килограм үлчәү авырлыгы белән барлыгы ун сыерны озаттык", ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова. Алдарак 886 килограмм авырлыктагы сыер саткан булганнар.

Калган хуҗалыклар белән чагыштырганда, биредә мондый малларны кыйммәт бәягә саталар. Ашату мәсьәләсе генә түгел, сату серләрен белү дә кирәк, диләр. Нәкъ базардагыча, сатулашсаң, товар яхшы бәядән китә. "Кызыл юл" хуҗалыгының Чутай бригадасында малларны тиешенчә тәрбияләүче уңган сыер савучылар, терлекчеләр, җитештергән продукцияне югары бәягә сата ала торган белгечләр эшли.

Тудыру бүлекчәсендә эшләүче Фирдинә Гайнуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Фирдания Вәгыйзованың хезмәтләре хакында бары мактау сүзләре генә ишеттек.

Раздой группасы кызлары Ләйсән Габделхәева, бик тиздән үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мәсхүдә Закирова, белеме буенча мал табибы булган Рания Гарифуллинаның нык ихтыяри көчкә ия булуы, үз эшләрен намус белән эшләүләре дә олы мактауга лаек. 2013 елда зур авырлык белән башланып киткән эшчәнлек бүген югары күрсәткечләр белән сөендерә, ди баш зоотехник. Элегерәк бер сыер 17,5 литр сөт бирсә, бүгенге көндә уртача савым 26,5 литрга җиткән. Хәтта 46-48 литр сөт бирүче рекордчылар да бар биредә. Алар аерым рацион белән ашатыла икән.

2015 елда сөт җитештерү 7 процентка арткан. Җитәкчелек моның сәбәбен силос, сенажны башка елларга караганда иртәрәк сала башлау белән аңлата. Закваскалар белән эшләү дә үз нәтиҗәләрен биргән.

- Быел без өч төрле "Сио олл", "Биомед 3", "Ферваксил" дигән закваска белән эшләдек. Казаннан профессор Шамил Касыймович үзе килеп тәҗрибә үткәрде һәм безгә сайлап алу мөмкинлеге тудырылды, - ди терлекчелек буенча рәис урынбасары Илдар Бәйрәмов.

Рапс, кукуруз, арыш, борчакны бергә кушып, экструдер аша чыгарган катнашма да сөтнең артуына китергән. Чутайлылар бу катнашманы үзләренчә хәлвә дип йөртә. Аны исә хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре Таһир Гыйбадуллин белән Илшат Вәлиев җитештерә.

Алты айга кадәрге бозаулар абзарында эшләүче Раушания Әхмәтҗанова, Рәбига Шәяхмәтованың хезмәләрен дә җитәкчелек югары бәяли.
Каплату таналары абзарында хезмәт куючы Зөһрә Җиһаншина белән Илгиз Хәбибуллиннарның хезмәтләре башкаларныкына караганда үзгәрәк, чөнки алар маллар тәрбияләүдән тыш, үзләре үк оператор вазыйфасын да башкара.

1969 елда төзелгән буаз таналар абзарында эшләүче Нурсия Габдуллина хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Быел әлеге абзарга реконструкция планлаштырыла икән.

200 баш савым сыерлар абзарында ике группа булып эшләүче Ризилә Гайфетдинова, Гөлнара Ибраһимова, Нурсия Рамазанова, Миләүшә Нургалиева, Бәдилә Абдуллина, Ләйсән Закирова, ә 100 баш савым сыерлары фермасы сыер савучылары Зөлхия Фазылҗанова, Әлфия Җамалиева, Татарстанның атказанган терлекчесе Маргарита Әхмәтҗанова, абыйлы-энеле операторалар Раяз һәм Рифат Нургалиевларның хуҗалыкның терлекчелектәге гомуми уңышларында өлешләре зур. Сыер саву операторлары Әнәс Ризванов, Илфат Вафиннарның да хезмәтләре мактауга лаек. Төп хезмәтләреннән тыш алар, мичкә ягып, барлык ферма коллективын кайнар су белән тәэмин итәләр. Ашлык пешереп, аңа фермент кушып, баллы ботка әзерлиләр.
Фотоларны тулы куләмдә фотогалереяда карагыз

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: