Хезмәт

Чыгымнарны киметергә

«Татарстан» җәмгыятенең хисап җыелышында да үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурыч- максатлар билгеләделәр.

Терлекчелек һәм игенчелек алдынгыларына, юбилярларга Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары, сертификатлар тапшыру «Татарстан» җәмгыятендә хезмәткә карата хөрмәт булуын тагын бер кат ассызыклады.
Яхшы эшләүчеләрне ел дәвамында да бүләкләп килгәннәр. Кызыксындыру чаралары премияләтә дә, терлекләтә дә бирелгән. Аннан тыш, хезмәткәрләр ял йортларында булып, сәламәтлекләрен дә ныгыта. Профсоюз аша юллама алучылар да бар. Туган колхозында яшьтән үк бил бөккән, намуслы хезмәте белән продукция җитештерүгә зур өлеш керткән җәмгыять эшчеләре өчен хөрмәт шушы була түгелме?
Хисап җыелышында кышлатуга җитәрлек күләмдә фураж, сенаж, печән, салам запасы барлыгы әйтелде. Бу исә язгы чәчүдә, урып-җыюда намус белән эшләгән игенчеләрнең фидакарь хезмәте. Җыелышта Валентин Яковлев, Рафаэль Сабирҗанов, Илгизәр Минһаҗев, Ришат Саттаров, Вячеслав Александров, Дмитрий Иванов, Фәнил Сәләхетдиновларга хөрмәт күрсәтелде. Игенчелек өлкәсендәге эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә башкарылса да, барлык мөмкинлекләрнең дә кулланылып бетмәвен һәм киләчәктә бу юнәлештә тагын да сыйфатлы рак итеп эшләп булганлык гы әйтелде.
Техника ремонты һәм ягулык өчен тотылган акчаларның 2012нче елдан күбрәк булуы да уйланырга җирлек калдыра. Хуҗалыкның ревизия комиссия рәисе Илгиз Йосыпов та машина-трактор паркларында, фермаларда исәпкә алу журналларында тәртип булмавын ассызыклады. Төгәл һәм вакытында исәп алып баручы Сәрдегән фермасы бу исәптән башкаларга үрнәк булып күрсәтелде. Тиешле күләмдә азык булгач, сөт җитештерүдә дә алгарыш бар. Эшне нәтиҗәлерәк итү, мул итеп сөт саву максатыннан, кызыксындыру премияләре дә булдырылган. Инде анны өч ай түләгәннәр дә. Яуланган үрләрне югалтмыйча дәвам итәсе генә бар. Гел үсешкә бару юнәлешендә яңа технологияләр куллану, җәмгыятькә белгечләр чакырып укулар уздыру да әһәмиятле фал. Уңышка ирешүдә ферма мөдирләре, мал табиблары һәм терлекчеләрнең участокларда эшне җиренә җиткереп башкаруларының мөһимлеге кат-кат искәртелде җыелышта.
Ит продукциясе җитештерүнең кимүе җәмгыять өчен зур югалту диелде. Аны арттыру колхоз кассасына акча кертүдә бер резерв булып тора бит. «Татарстан»лылар халык алдында хисап тотканда үз кимчелекләрен ачык күрсәтеп, аларны төзәтү юлларын бергәләп эзләде. Җыелышның тәнкыйди характерда үтүе, җитәкчелекнең хаталарны тануы һәм аларны бетерү юлларын ачыктан-ачык эзләве игътибарны җәлеп итте.
Җыелышта катнашкан муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин:
- Производствода җитештерү югары булса да, чыгымнар зур. Аларны киметү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бары эшне дөрес һәм максатчан оештыру гына кирәк, - диде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: