8 нче февральдә "Кызыл юл" хуҗалыгында еллык эшкә хисап җыелышы булды. Ике хуҗалык берләшкәннән сон үткән өченче җыелыш бу.
Белгечләрнең хисабы һәр төрле чагыштыруларга, анализларга бай иде. Кимчелекләр конкрет күрсәтелеп, аларны төзәтү юллары билгеләнде, киләчәккә планнар расланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров соңыннан сүз алып җыелышка әйбәт бәя бирде, райондагы эшләнгән эшләр белән таныштырып киләчәккә планнар турында сөйләде.
Җыелышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан хуҗалык рәисе Фердинант Хәйруллин башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров белән аны хуҗалыкның Нөнәгәр фермасындагы эшләр белән таныштырып йөрде.
Тулырак язмалар киләсе саннарда.
Фото: http://xpress.sumy.ua/news/economy/3638