Хезмәт

Дорга басуында район семинары булды

Көзге чәчү һәм туңга сөрү авыл эшчәннәре өчен игеннәрне урып-җыю кебек үк иң мөһим һәм беренче чираттагы эш булып тора.

Район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары һәм инженерлары «Активист» хуҗалыгы басуына шушы эшләр буенча тәҗрибә уртаклашырга, киңәшләшергә җыелдылар.
Кырларны туфракның өске катламын әйләндермичә тирәнәйтеп сөрүнең нәтиҗәсе әйбәт, ди. К-700 тракторына тагылган ПЧ-4,5 агрегаты белән «Якты юл»дан килгән механизатор җирне шулай эшкәртеп тә күрсәтте. Мондый агрегатны күрсәтү өчен «Кама»дан да китергәннәр. Анысы 2,5 метрлы алымлы, МТЗ-1221 тракторы да тарта ала.
«Якты юл»дан китерелгән БДТ, «Активистның БДМ агрегатларын да күрсәттеләр. Болары белән хәзер туңга сөрергә ярамый, дип тапканнар, туфракның өске катламында камыл вакларга әйбәт ди. «Якты юл»ның сигез төрәнле сука таккан К-744 тракторы белән эшкәртелгән участогы яхшы тәэсир калдырды. Сөрү тирәнлеге 25 сантиметрга кадәр, туфрак әйләндерелми, чөнки моның өчен куелган часте алынган.
«Татарстан» хуҗалыгыннан килгән механизатор МТЗ-1221 тракторына тагылган Австралиядә эшләнгән суканы күрсәтте. Бер агрегатка ике якка каратып көйләнгән сукалар белән җир башында суканы гына әйләндереп бөтен басуны бер эздән эшкәртеп чыга.
«Активист»ның сөрү катламын тирәнәйтү өчен үзгәртелгән сука агрегаты кызыксыну уятырлык. Туфракны әйләндермичә 25 сантиметрга кадәр тирәнәйтергә мөмкин. Аларның АКМ-6, КПЭ3,8 агрегатлары җир өслеген йомшарту өчен яхшы дип күрсәтелде.
Семинар-киңәшмәдә туңга сөргәндә үк басу картасы белән эшләүнең кирәклегенә басым ясалды. Мәсәлән, киләсе елда борчак, кукуруз, күпьеллык үләннәр, рапс чәчеләчәк, бәрәңге утыртылачак мәйданнарны көздән тирән итеп туңга сөрергә кирәк. Кайсы басуда нинди чүп үләннәр күплеген күрсәткән мәгълүмат та искә алынырга тиеш.
Мәсәлән, солыча күп булган басуның туфрагын әйләндереп эшкәртү аны тагын да үрчетү булыр иде. Семинарда туңга сөргәндә дискылы агрегатларны, гомумән, кулланмаска кирәк дип әйтелде. Болар белән туфрак тиешенчә йомшармый, тиешле тирәнлектә эшкәртелми. Ә менә БДТ агрегатлары ярдәмендә туфракның өске катламын йомшарту зарури агротехник алымнарның берсе булып тора.
Семинар хуҗалыкның ындыр табагында дәвам итте. Орлыкларны агулап чәчү, орлыкчылык белән шөгыльләнүче үзебезнең хуҗалыклардан супер элита, элита сортлы югары репродукцияле орлыклар юнәтү турында әйтелде.
Мәсәлән, «Игенче»дә бодайның «Львовская-4», «Татарстан» белән Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда «Казанская-566» дигән сыналган югары репродукцияле супер элита, элита орлыклар бар. Чәчкәндә бер үк вакытта минераль ашлама да кертелергә тиеш. Һәр чәчкеч агрегатын катоклар белән тәэмин итү дә мәҗбүри. Алай гына да түгел, чәчкәннән соң һәр басу кабат катокланырга тиеш.
Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин алып барды. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашып, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм игенчелек белгечләре алдына конкрет бурычлар куйды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: