Хезмәт

Дүрт ел «ДТ-75» тракторында эшләп, бакалавр булган

Районда беренчеләрдән булып, 3 июнь көнне терлек азыгы хәзерләргә керешкән Тимирязев исемендәге хужалыкта бүгенге көндә эшнеӊ торышы ничек, алдан бу эшкә керешү үзен-үзе аклаганмы һәм куелган бурычлар үтәлерме – бу сорауларга җавап эзләп хуҗалык басуына юл алдык.

Һәр  җирлектәге кебек, сенаж салуда бер йодрык булып тупланып эшлиләр монда. Чабылган берьеллык үлән басуында 10нан артык техника бар, машиналар берсе артыннан берсе яшел масса төяп юлга кузгалалар. Тәҗрибәле механизатор  Илфат Саттаров иярләгән «MacDon»ы белән берүзе үләннәрне теземнәргә салырга җитешә, вакытныӊ һәр мизгелен  файдалып эшли. Аныӊ артыннан катлаулы чит ил техникасы «JAGUAR»ныӊ штурвалы артында беренче елын утырган Салават Әхмәдуллин теземнәрне турап, машиналарга төяп бара. Моӊарчы читтә бәхет эзләп, «шабашка»да йөргән Салаватны  бу авырлык куркытмый, кирәк булса, көне-төне эшли ала. Менә без очрашкан басуда алынасы теземнәр хәйран күренсә дә, ташып торучы иптәшләре белән, соӊга калып булса да, эшне тәмамларга килешкәннәр. Чөнки иртәгә иртән икенче яктагы басуга күчеп, эшне башлап җибәрү кулайрак буласын бар да яхшы  аӊлый. Ә ташып торучылар, «КамАЗ» автомашиналарында Дамир Нуриев, Рәфыйк Ибраһимов, Газинур Сабирҗанов, Рөстәм Хисаметдинов, Илдар Госманов, Рифкат Шәйхетдинов, «ГАЗ-53» машинасында Ришат Габделхаков һәм чит ил тракторы «Massey Ferguson»да Илгизәр Мифтахов  вакыт белән исәпләшми яшел массаны ташып торалар. Без очрашкан чәршәмбе көнне Салават  «Ягуар»ы  белән аларга 567 тонна яшел масса төяп җибәргән. Яшел массаны ныклап тыгызлауда  «CLAAS» тракторында Динар Бариев һәм «К-700»та Рамил Хәлиуллин һәм Зөлфәт Габдрахманов кулалмаш тырышып эшлиләр.

Безнеӊ авыллар саны күп, андагы халыкны эш белән тәэмин итү өчен фермаларны саклыйбыз.  Һәр ферма янында җәйдән терлек азыгы туплауны бурыч итеп алдык, ди баш агроном,  хуҗалык рәисе урынбасары Азат Ганиев. Пүскән авылы фермасы янында 1500 тонна сенажны «курган» итеп салдык, менә Кили фермасында шулай ук 1500 тонналы чокырны тутырабыз, барлыгы 7269 тонна сенаж инде хәзерләдек. Печән 221 тонна, бүгенге көндә хуҗалыкта эшләүчеләргә өләшә башладык. Туклыклы матдәләр тиешенчә саклансын өчен без елныӊ-елында күпьеллык печәнне сенаж итеп әзерлибез, сыйфатлы да, сакларга да уӊайлы. Бу эштә Илгизәр Мифтаховныӊ тырышлыгын билгеләп узарга кирәк, ди ул. Ришат Идиятуллин, Рифат Садыйков төрелгән сенажны ташып торганнар. Ә печән чабуны «Полесье» комбайны белән Илшат Камалов башкарса, покоска салу, җыюны Фидәрис Ильясов тәэмин итә, ә Рузалин Насрыев кипкән печәнне җиренә җиткереп персслап барган.

Хуҗалыкта берьеллык үләннәрне 550 гектар мәйданда  чәчкән булганнар, бүгенге көндә калган 150 гектарын чабып, сенажга аласылары бар. Көзге чәчүне дә онытмыйлар, массасы  алынган мәйданны «ХТЗ»да Илшат Камалов һәм «New Holland» тракторларында Рафил Камалов беренче катын эшкәртеп баралар. Хуҗалыкныӊ  игелекле «New Holland» тракторы хуҗасын алыштырган икән. Озак еллар эшләгән, тәҗрибәле механизатор   Илнур Нургалиевныӊ сәламәтлеге какшагач, аныӊ  урынына бу тракторга Рафил утырган. «Норма профлицеенда укыдым, 4 ел «ДТ-75» тракторында эшләдем. Шул тракторны ремонтлый-ремонтлый,   Казан аграр  университет тәмамлап, бакалавр булдым, узган ел әле комбайнда да эшләдем, менә быел шушы техниканы ышанып тапшырдылар», ди ул елмаеп. Әйе, эш гөрләп баргач, күӊел дә үсә, нәтиҗәләр дә югары була. Хуҗалык механизаторларыныӊ хезмәтләренә булган мөнәсәбәтләре үзгәрмәсен иде, бары шул вакытта уртак максатка ирешергә мөмкин бит.   


Дамир Нуриев Тимирязев хуҗалыгыныӊ иӊ тәжрибәле шоферларыныӊ берсе. 1989 елда Норма профлицеен тәмамлый, анда механизаторлыкка укыганда шофер  таныклыгы да ала. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган колхозында машинага утыра. Менә 28 ел инде ул шушы авыр хезмәттә. Җиде бала үскән гаиләдә төпчек ир-егет буларак, тормыш иптәше Миләүшә белән Пүскән авылында төп нигезне саклаучылар. Ике балалары инде зурлар, әти-әниләре онык сөю бәхетенә дә ирешкәннәр. Дамирныӊ йөзе һәрчак көләч, кешеләргә яктылык сирпеп торгандай йөзеннән елмаю китми. Ә инде нәселдән килгән моӊлы тавышын яӊгыратып җыр сузса, аӊа булга хөрмәт һәм соклану тагын да арта.

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: