Хезмәт

«Дуслык»та урып-җыюны туктатмыйлар (+фото)

Һава шартлары начар торса да, «Дуслык» хужалыгында урып-җыюны туктатмыйлар, әмәлен табалар.

Реклама

Бүген Урта Көшкәт авылы янында арпа басуында арпа суктылар, дымлылыгы 32 процент булса да, эш бара. «Җиӊсә»ләргә тутырыр өчен арендага җайланма алганнар, хәзерге вакытта арпаныӊ бер өлеше шуӊа сакларга тутырыла. Быел 10 «җиӊсә» тутырып карыйбыз инде, ничек чыгар, шунсыз булмый, ди хужалык рәисе Николай Колоколов. Ашлыкныӊ чыгышы начар түгел, әгәр дә коры килеш суктырылса, бу басудан уӊыш һәр гектардан 40 центнердан да артык булыр иде. Ничек кенә булмасын, явым-төшемсез вакытны нәтиҗәле файдаланып дөрес эшлиләр монда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: