Ел әйләнәсе
777
0
0
«Дуслык» җәмгыяте рәисе белгечләрен җыеп сөйләшкәндә сүзне урак белән башласа, терлекчелек белән төгәлли. Ел әйләнәсе, көн саен шулай.
Әле кышка кергәч сөт җитештерү проблемасы беренче планга күчә. Сөйләшеп кенә калмыйлар, эшләренең нәтиҗәсе дә әйбәт. Ел башыннан бирле сөтне узган елгыдан күп җитештерәләр. Июльнең узган ике декадасында да көн саен 2 тонна чамасы сөтне узган ел шул көннәрдәгедән артык сатканнар. Чөнки сыерлары күп бозаулый. Ярты елда 300гә якын бозау алганнар. Бу райондагы иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Шәхси хуҗалыклардан иң күп сөтне шушы җирлектә җыялар. Җәмгыять җитәкчелеге мал асраучы авыл кешеләренә терлек азыклары запаслауда зур ярдәм күрсәтә. Быел шулай 600 тоннага якын печән өләшенгән. Тотарга урыны, ашатырга азыгы булгач, мал тәрбияләргә иренмиләр Түнтәрдә. Урта Көшкәт, Пор.Көтәш бригадаларында да терлекләрне күп асрыйлар.
Җәмгыять фермаларында эшләү өчен дә кадрлар проблемасы юк әлегә. Хезмәт хакын вакытында, әйбәт түләп баргач, эшләре матур, савымнары яхшы. Светлана Анисимова, мәсәлән, быел ярты елда 125 тонна сөт җитештергән. Галина Евдокимова группасында да бу күрсәткеч 121 тонна. Ит җитештерүдә эшләүче терлекчеләрнең дә хезмәт күрсәткечләре мактарлык. Әнә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Сания Кадыйрова быел да сынатмый. Ярты елда симертүдәге һәр терлектән 771 грамм тәүлеклек артым алган. Аның хезмәттәшләре Гафурҗан Галимҗанов, Альберт Якупов, Зиннур Хәйруллин группаларында бу күрсәткеч тагын да югары. Рәмзис Шәрәфетдинов, Рөстәм Кашапов тана бозауларның яхшы үсешен тәэмин итәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.4101
-
1 март 2021 - 14:46Алмаз кабат безнең арада... Гомер үтә... Алмаз Рәшит улы Нотфуллиннын арабыздан китүенә 5 ел узып та киткән... Заманында, татарча көрәшне үстерергә дип мәш килеп йөргән бер чакта, безгә ярдәм кулы сузган җитәкчеләребезнең берсе иде ул.10101
-
1 март 2021 - 14:43Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбировның «Киллер» әсәре турында фикерен белдерде Халык шагыйре авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.4300
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".96002
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.40901
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+