Хезмәт

Еллык эшкә нәтиҗә

Узган елгы эшкә нәтиҗә ясау өчен район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре «Бөрбаш» җәмгыятенә җыелдылар. Биредә гадәти көннәрдә эш ничек барган - барысын да шулай күрделәр, ясалмалылык юк. Әнә шуңа күрә раздойга куелган сыерлары да башкаларны шаккатырырлык түгел.

«Безнең сыерлар боларныкыннан көррәк тә, чистарак та», дип үзара сөйләшеп алды хуҗалык рәисләреннән бер төркем. Дуңгызлар асралган торакны бозаулар өчен үзгәрткәннәр. Моңа тотылган чыгымнарны ишеткәч, «яңаны төзү яхшырак түгел микән», дип әйтеп куйды берсе. Бик яхшылап дезинфекцияләү эшләре башкарылса да, дуңгызларда булган йогышлы авырулар да посып калырга мөмкин икән. Ә менә яңартылган терлекчеләр йорты барысына да ошады: иркен, якты, җылы.
Рәисләрне «Бөрбаш» хуҗалыгы базасына җыюның төп максаты районда терлекчелектәге узган елгы эшкә нәтиҗә ясау иде. Монысы Алан мәдәният йортында үтте. Районда игенчелектән табыш алган хуҗалыклар
бармак белән генә санарлык. Кассага акча кертүнең төп чыганагы терлекчелектә. Моның өчен малларның баш санын гел арттырырга һәм мул продукция бирерлек итеп тәрбияләргә кирәк. Илдә таралып
килүче африка чумасы һәм дуңгыз итенә бәянең нык төшүе сәбәпле, районда дуңгызларның баш саны киметелә. Әмма моны мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белән тәңгәл алып барырга кирәк: һәр ике баш дуңгыз урынына бер мөгезле эре терлек өстәлсен. Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйсак, төп җитештерү - икътисадым күрсәткечләр буенча республика районнары рейтингындагы икенче урыннан хәзер төшеп калачакбыз. Узган ел 1 гыйнварга район хуҗалыкларында 32311 баш мөгезле эре терлек булса, быел - 33133. Аерма - 822. Күп түгел. Бу кемдә яхшы, кемдә начар икәнен түбәндәге сводкадан карагыз.
Саннарда быел 1 гыйнварга узган елның шул чорына карата мөгезле эре терлекләрнең артык баш саны.
Кызыл юл 183
Смәел 131
Труд 95
Борнак 82
Ә шул ук вакытта «Якты юл», Игенче», Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрне 1әр башка гына арттырганнар. «Татарстан», «Яңа тормыш», «Сосна», Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да бу җәһәттән бер урында таптана.
Беренче чиратта, сыерлардан бозау алуны яхшырту сорала. Узган ел ул алдагы елдагыдан 213 башка гына күп алынды. «Маяк», «Арбор», «Труд» хуҗалыклары 74, 72, 62 баш бозауны 2012нче елга караганда күбрәк алганда, 4 хуҗалык елны минус белән тәмамлады. Менә алар (ким алынган бозаулар саны):
Татарстан 91
Якты юл 56
Сосна 49
Игенче 48
Дуслык 30
Районда узган ел мөгезле эре терлекләрнең 2012нче елга караганда 12 процентка күбрәк үлеменә юл куелды. Барысы 1147 баш - Тукай исемендәге яки «Арбор» хуҗалыкларында булган барлык мөгезле эре терлекләр санынча бозау үлгән. Кайда күпме бозау үлгәнлеге түбәндәге сводкада күренә.
Игенче 197
Дуслык 148
Тимирязев исем. 84
Сосна 81
Алга 79
Борнак 74
Ә «Бөрбаш» хуҗалыгы мөгезле эре терлекләрнең сакланышы буенча районда беренче урында тора. 2000 башка якын терлектән үлем айга нибары 1 баш туры килә. Хуҗалык җитәкчеләре буаз сыерлар асрый торган торакны да, яңа туган, 2 айга кадәрге, 2 айдан 6 айга кадәрге һәм тана бозаулар асрала торган урыннарны да үз күзләре белән күреп, аларны ашату тәртипләре белән танышып киттеләр. Бозауларның тиз һәм сәламәт үсешенә йогынты ясый торган чараларның берсе - кукуруз ашатуның да файдасы сизелә диләр. Нәтиҗәлелеге фәнни яктан расланган бу чараны кайбер хуҗалыкларда әле дә кулланмаулары киңәшмәдә кискен тәнкыйтьләнде.
Узган ел сөт җитештерүдә беркадәр үсешкә ирешелде, 2012нче елдагыдан 3145 тоннага күбрәк җитештерелде. Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына сөт җитештерү буенча үсешкә ирешкән хуҗалыкларны күрсәтәбез (күрсәткечләр центнерларда).
Уңыш 331
Арбор 142
Труд 123
Алга 112
Смәел 103
Хәзер артта сөйрәлүчеләр күрсәткече (минус белән):
Игенче 68
Тимирязев исем. 13
«Активист», «Сорнай»да 6-16, «Кызыл юл», «Яңа тормыш», Тукай исемендәге хуҗалыкта авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең 100 гектарына сөтне 20-21 центнерга гына күбрәк җитештерделәр.
Районда һәр сыердан сөт 2012 елдагыдан 10 килограммга кимрәк, 5949 килограмм гына савылды.
Түбәндәге саннарның беренчесе - узган ел, икенчесе - 2012нче елда һәр сыердан савылган сөт (килограммнарда).
Труд 7938 7013
Яңа тормыш 7119 6919
Татарстан 6888 6760
Кама 6852 7007
Дуслык 6783 6079
Активист 6616 6807
Сорнай 6606 6836
Алга 6120 5022
Бөрбаш 5860 6735
Сосна 5824 5381
Смәел 5816 6028
Тукай исем. 5648 5621
Маяк 5598 5952
Кызыл юл 5558 5390
Якты юл 5545 6103
Арбор 5443 5062
Тимирязев исем. 5106 5521
Борнак 5014 4769
Игенче 5022 5498
Уңыш 4197 4071
Хуҗалык җитәкчеләре Бөрбаш, Алан фермаларында йөргәндә сыерларны кардада күреп кайттылар. Кардаларга салам кибәннәре кертеп куелган, ләкин таратылмаган.
- Җилененә салкын тимәсә ярый инде, - дип куйды җитәкчеләрнең берсе карда яткан сыерга күрсәтеп. Бик мөмкин. Башлаган эшне азагына җиткермәү нәтиҗәсе инде бу.
Башка күп хуҗалыклардагы кебек биредә дә савым сыерлары рационын баетасы бар. «Запас саклап ятасы юк, силос-сенажны, фуражны сыерларның гәүдәсенә, сөт бирүчәнлегенә карап җитәрлек итеп бирергә кирәк», дип искәртте киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Жмых, микроэлементлар да даими кулланылмый.
Район буенча 2013нче елда ел башындагы бер мөгезле эре терлеккә 1746 килограмм сөт сатылган. «Уңыш»та ул - 2082, «Татарстан»да - 2057, «Дуслык», «Алга», «Кызыл юл» хуҗалыкларында 1958, 1961, 1977 килограмм булса, күп хуҗалыкларда бер дә мактанырлык түгел:
Борнак 1299
Тимирязев исем. 1450
Арбор 1466
Якты юл 1560
Сорнай 1615
Сосна 1615
«Игенче», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге, «Борнак» хуҗалыклары 2012нче елга караганда да чигенеш ясадылар.
Район хуҗалыклары узган ел дәүләткә 56407 тонна - 2012нче елдагыдан 3885 тоннага күбрәк сөт саттылар. Бу артыклык хуҗалыкларда түбәндәгечә:
Уңыш 645
Татарстан 623
Алга 545
Дуслык 534
Труд 398
Ә менә өч хуҗалык 2012нче елга карата чигенеш ясады. «Игенче» - 595, «Сорнай» - 65, Тимирязев исемендәге хуҗалык 85 тонна сөтне кимрәк сатты.
Узган ел 2012 елга караганда күбрәк һәм сыйфатлырак сөт сатудан гына да район буенча 50 миллион 317 сум өстәмә акча керде. Кайсы хуҗалыкның күпме өстәмә акча эшләгәнен түбәндәге сводкадан кара (күрсәткечләр мең сумнарда).
Уңыш 9001
Дуслык 7748
Труд 6989
Татарстан 6980
Алга 4992
Смәел 3978
Арбор 3490
Сосна 3441
Борнак 2687
Маяк 1723
Кызыл юл 1457
Яңа тормыш 1365
«Кама», «Якты юл», «Сорнай», «Бөрбаш», Тукай исемендәге, «Активист» җәмгыятьләрендә бу өстәмә миллион сумга тулмый. Ә менә «Игенче», Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең сөтчелек фермалары сөтне алдагы ел дәрәҗәсендә җитештереп сата алмау сәбәпле генә дә беренчесе 6 миллион 123 мең, икенчесе 861 мең сум акча ала алмый калдылар.
Терлекчелектәге 2013нче елгы эшләргә нәтиҗә ясаган киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин сөтчелек тармагына аерым игътибар биреп, аның хуҗалыкларның төп җитештерү - икътисадый күрсәткеченә зур йогынты ясавын ассызыклады. Моны һәр хуҗалык җитәкчесе, алардагы белгечләр бер генә көн дә исләреннән чыгарырга тиеш түгелләр. Сөт җитештереп сатуны арттыру буенча биредә эшләүче терлекчеләргә һәр төрле шартларны тудыру, башкарган хезмәтләренә күрә тиешле түләүне тәэмин итү зарур.
Рәсемдә: салам таратылмагач сыерлар карда ятарга мәҗбүр.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: