Эшле, ашлы иткән оешма
40 ел тарихы булган «Агрохимсервис» оешмасыныӊ үткәне, аныӊ яшәеше районыбыз тарихы, башка оешмалар үсеше белән нык бәйләнгән.
1932 елда, ул чакта Түнтәр районы дип аталган безнеӊ районда беренче МТС барлыкка килгән. Аныӊ оешуы авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итү, игенчелекне үстерү юнәлешендә революцион адым, дип бәяләргә мөмкин. Җирне эшкәртү, аныӊ уӊдырышлы булуын тәэмин итү, югары уӊыш алу алымнары нәкъ шул чорларда чарлана, кулланышка кертелә. Район МТСына алмашка килгән «Балтач сельхозтехника» оешмасы эчендә барлыкка килгән механикалаштырылган отрядларга (мехотрядлар) турыдан-туры җир белән эшләү бурычы йөкләнә. Җирнеӊ уӊдырышлылыгын күтәрү, аны саклау өчен колхоз басуларына торф, тирес кертү, известьлау үткәрү, соӊрак аммиак һәм минераль ашламаларны кырларга кертү шушы бүлеккә йөкләнә. Мехотряд карамагында 60 еллар башында 25 берәмлеккә кадәр үзбушаткычлы «ЗИЛ» машиналары 20 чылбырлы, 40 тәгәрмәчле трактор, 10 берәмлек төягечләр туплана. Гыйлемхан Шәйхетдинов, Рәис Сәләхиев һәм Нургаян Садыйков җитәкчелегендә бу оешманыӊ эше нәтиҗәле һәм мактаулы була.
Авыл хуҗалыгы тармагында барган зур үзгәрешләр үз чиратында яӊа, махсус оешмалар барлыкка килүне таләп итә. 1979 елныӊ язында район «Сельхозтехника»сыннан яӊа «Спецотделение» оешмасы аерылып чыга, оешманыӊ җиткчесе итеп районыбыз тарихында тирән эз калдырган Марс Хафизов билгеләнә. 1980 елда оешманыӊ исеме «Сельхозхимия» дип үзгәртелә. Ныклы материаль-техник база булдыру, һәр тармакныӊ үсешен тәэмин итү максатыннан шул елларда Казан юлы янында бүленеп биргән мәйданда идарәнеӊ бинасы, ремонт үткәрү мастерское, тракторлар һәм автомашминалар өчен җылы, иркен гаражлар, запчастьлар һәм ягулык склады, техник хезмәт күрсәтү пункты, медпункт, котельная, теплица һәм бик күп башка төрле ярдәмче биналар төзелә һәм бу төзелешләрнеӊ дистә еллар буе уйланып, алга карап башкарылганы икәнлеген бүгенге көн дәлилли. Шул чорда 8 гаиләгә аерым өй салына, 22 квартиралы йорт төзү эшенә керешәләр.
«Сельхозхимия»неӊ җитештерү базасын төзү мөһим булса да, төп бурычларны үтәү мәсьәләсе беренче урында тора. Яӊа техникалар алу, эшне яӊача оештыру турыдан-туры эш күләмнәренеӊ артуына, икътисади күрсәткечләрнеӊ үсүенә китерә. Бу чорда хужалыкларда ачы туфракларны известьләүгә зур игътибар бирелә. Моныӊ өчен дәүләт бюджетыннан махсус финанслар бүленә. Әмма бу акчаларныӊ авыл хуҗалыгы басуларыныӊ уӊдырышлылыгын арттыруда ярдәм итсен өчен зур көч куярга туры килә. Берләшмәнеӊ директоры Марс Бариевичныӊ истәлекләреннән: «… Ул вакытта известьлау өчен махсус машиналар кайтарылды. Чепья бүлекчәсендә известь карьерына реконструкция үткәрелде. Бу эшләрне башкаруда Мансур абый Дәминов һәм Чепья бүлегенеӊ бүлекчә җитәкчесе Марат Дәминов зур өлеш керттеләр. Известь Биектау һәм Казаннан да ташылды. Республикада беренчеләрдән булып басуларга сусыз аммиак кертү эшләрен башкардык. Моныӊ өчен Шәмәрдән станциясендә сусыз аммиак склады төзү эшендә канаштык. Ел саен 7000нән 13 000гә якын гектар мәйданда кырларга сусыз аммиак кертелде...» Тырыш эшнеӊ нәтиҗәсе дә күренә. Район күләмендә алдынгы предприятие Татарстан күләмендә дә данлана, ә инде 1985 елда Рәсәй күләм социалистик ярышта Балтач «Сельхозхимиясе»неӊ мехотряды беренче урынга лаек була, Күчмә Кызыл байрак тапшырыла.
1985 елдан башлап Балтач «Сельхозхимиясе»неӊ үсеше аныӊ шул елда билгеләнгән җитәкчесе, Яӊгул егете Наил Гыйләҗев белән бәйле. (Дәвамы бар).
Бу мәкаләдәге мәгълүматлар Мәгъсүм Мөхәммәтҗановныӊ «Ызаннарда безнеӊ эзләр» дигән китабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев