Хезмәт

Эшле авыл ашлы була

Киләсебезне алдан әйтеп куйгач, Әхмәтхан өендә, дөресрәге арт якта, техникалары янында иде.

Кайберәүләрнең машиналарыннан да чистарак булган МТЗ-82 тракторы күзгә ташланды. Капка төбендә калган шундый «ГАЗель»га да игътибар иткән идек инде. Әхмәтхан үлән чапкыч ремонтлаучы ир-атлар белән таныштырды.
- Монысы Наил Йосыпов, янгын частенда бергә эшлибез. Монысы - кода тиешле кеше, авылдаш Таһир Әлтәпов. Әле тагын бер ярдәмчем бар. Хезмәттәшем Дамир Камалов та сменада булмаганда минем фермада эшли.
Янгынчының бер тәүлек эш, өч көн ял бит. Әнә шул яллары да файдалы эштә үтә, гаиләләренә өстәмә керем кертә. Чиратлап, бер-берсенә терәк булып хезмәт итә егетләр.
Төп таянычы һәм ярдәмчесе булган улы Айнур да үсеп җиткән инде. Быел Нормадагы училищены тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Казан Федераль институтын тәмамлап, эколог буларак диплом алачак кызлары Айсылу да укудан буш вакытларында гаиләләренә ярдәм итеп торган.
Авыл медпунктында фельдшер булып эшләүче хатыны Алсу хуплап тормаса, Әхмәтхан мондый колачлы эшкә алынган булыр иде микән. Уртак фикердә булып, бер-берсен аңлашып-килешеп, матур яшәүләренең дә роле зур монда. Алсу әле Курмала халкына да медицина хезмәте күрсәтә. Һәр ике авыл халкы өчен дә көндәлек кирәкле кеше. Гаиләдә дә хатын-кыз буларак, барысын көйләп, тәртипләп торырга җай таба.
- Инде ияләндек. Авыл халкы да элеккечә ни җитми инде боларга дип карамый. Эшләгәнне, тырышканны күрә, бәяли башладылар. Үзләренә дә файда гына ич. Тагын шушындый бер-ике гаилә фермасы булса, авылда ничә кеше эшле булыр иде. Эше булгач, ашы була. Ә ашы булган авыл бетми инде ул, ди Әхмәтхан.
Көекне дә үз эченә алган «Сорнай» хуҗалыгы җитәкчелегенә дә рәхмәтле ул. Эшкә аяк чалмыйлар, гел булышып торалар, ди. 36 гектар җир арендага биргәннәр. Чәчү, урып-җыю вакытында техника белән ярдәм итәләр.
Әхмәтхан үзе дә шактый тагылма авыл хуҗалыгы машиналары юнәтә алган. Сука-культиваторы, тырмалары, чапкычы, пресслагычы үзенеке. Ә чәчкеч белән комбайнны «Сорнай»дан алып тора. Рәхмәт, ашлыкны урнаштыру өчен амбардан урын да бирәләр, ди фермер.
Фермерларны үзләренә көндәш итмәгән Тәүфыйк Гыйләҗев кебек җитәкчеләр булган җирдә, кем белә, бәлки тагын берничә гаилә фермасы үсеп чыгар. Әхмәтхан да үзе турында түгел, күбрәк авыл, аның кешеләре, киләчәге турында сөйләргә омтыла.
Һәр өйдә тормышларын гөрләтеп алып бара торган кешеләр яшәвен әйтеп горурлана. Аңа бергә эшләүче авылдашлары Наил дә, Таһир да кушыла. Авылга су кергән, юл әйбәт, үзәккә якын. Шулай булгач бернинди оптимальләштерүләр дә бетерә алмый әле Көекне диләр. Яшьләр кала авылда, балалар да күпләп туа башлагач, кибете, ясле-бакчасы да кабат эшли башлауга ышаналар.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: