Хезмәт

Эшләп тормыш итәбез

«Уңыш» ширкәтенең хисап җыелышында эшләүчеләрне профсоюз оешмасына керергә чакыру халыкта хәйран кызыксыну уятты.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы җитәкчесе Рәфыйк Гарифуллин ширкәттә профсоюз комитеты булдыру турында сүз күтәрде. «Профсоюзга керүнең уңайлыклары бик күп. Бүген сыерларга тудырырга кирәк булган шартлар турында гына сүз алып барылды, ә шулар белән турыдан-туры эшләүче эшче кулларга кагылышлы, алар сәламәтлеген саклауда нинди эшләр эшләнгәне турында әйтүче табылмады. «Уңыш» өчен күп сөт беренче урындамы яки кеше сәламәтлегеме?» - диде. Шуннан соң профсоюзны кирәк дип табып, аңа керергә теләүчеләр дә табылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин белдерүенчә, яңа директор килеп эшли башлаганда, ягъни 2012нче елда «Уңыш» районның 20 хуҗалыгы арасында 19нчы урынны алып торса, 2013нче ел нәтиҗәләре буенча инде 11нчедә.
«201Знче елда бер сыердан 1469 тонна сөт җитештерелде һәм дәүләткә 100 процент югары сорт белән озатылды. Чөнки сыерларны ашату яхшырган, раздой төркемнәре оештырылган. «Әлеге төркемдәге сыерлар көн саен 18 литрдан күбрәк сөт бирә. 2012нче елда 188 баш тана сатып алдык, алар да тиздән бозаулап, сөтчелек тармагын алга җибәрүдә ярдәм итәчәк», дип белдерде ширкәт зоотехнигы Динар Иванов. Зоотехник үз эшенең чын остасы буларак, һәрбер мәсьәләгә төрле яклап анализ биреп үтте. Шулай ук сыер савучыларның хезмәт хакы 9619 сум, ә бозау караучыларныкы 9035 сумны тәшкил итүен әйтте. Бу авыл халкының иң авырткан мәсьәләседер кебек тоелды. Чөнки җыелышка колхозчыларның аз җыелуын халык үзенчә бәяләде: «Кызыксындыру чарасы итеп 100 сум бирәбез дисәләр дә, күбрәк килерләр иде дип, хезмәт хакларының аз булуын искәрттеләр.
Күп еллар күзәтелмәгән давыл булып кайбер шәхси хуҗалыкларга һәм шулай ук «Уңыш» ширкәтенә салган зыянны төзекләндерүгә киткән өстәмә чыгымнар планлы рәвештә уздырыласы ремонтларга да комачауламаган: амбар хуҗалыгы, ферма, ашханә, печән склады төзекләндерелә, КСП үзгәртелеп, яңа техникалар кышкы саклауга куелган, фермада идәннәр алыштыру һәм башка шундый эшләр уңышлы гына башкарылган.
Күмәк хуҗалыкның төп акча керү чыганагы булып сөт терлекчелеге тора. Сөт үткәргеч булдыру, азыкны терлекләргә миксер белән өләшү, яңа туган бозауларны тәрбияләү, сыер асларын җыештыру кебек эшләрдә уңайлыклар тудырылган. Көшкәтбашта узган ел яңа бакча хозурына тапшырылды. Әмма күңелне борчыган бер нәрсә бар: иске балалар бакчасы территориясе һәм аның корылмалары нишләр? Әгәр дә җәй җитү белән бозау, сыер арканлап, каз саклау урынына әйләнсә, бик күңелсез булыр. Чөнки монда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә төзелгән беренче обелиск та, сугыш ветераннары үз куллары белән утырткан алмагачлар да бар. Язмамның ахырында янә Фирдәвес Рафаэлевичның сүзләренә кире кайтам: «Без тормыш өчен яшибез һәм эшләп тормыш итәбез». Бу сүзләр һәрбер көшкәтбашлыга киләчәк өчен тагын да зур этәргеч булып торсын, «Уңыш» гел үсештә булсын дигән теләктә калам.
Фото: http://radna.biz

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: